Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәсән Туфан нинди кара белән генә язган? — «Безнең мирас»
Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас»). Хәсән Туфан яшел карадан башка кара белән һич язмаган, диләр.
— Нихәлләрдә, Хәсән абый! — дип сораганнар Туфаннан.
— Язып булмый әле бу арада, — дигән шагыйрь.
— Авырыйсыңмы әллә?
— Юк, авырмыйм, — ди Туфан. — Карам бетте.
— Кибеттә кара күп бит, Хәсән абый! — дигәннәр аңа.
— Кибеттә зәңгәр дә кара төстәге кара гына, миңа яшел төслесе кирәк! — дигән остаз.
Гөнаһ шомлыгына күрә, ул айда кибетләргә яшел кара чыкмаган була. Хәсән Туфан Пермь шәһәреннән яшел кара кайтарта.
(Сибгат Хәким авызыннан. 1983, 14 ноябрь)
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз