«Чирмешән төбәгендә ачлык» - «Безнең мирас» журналы

«Ачлыкны 1921 ел белән генә күрсәтү дөреслеккә туры килми. Шуңа күрә хәтерне Чирмешән төбәге мисалында яңартырга булдык», - дип яза галим Фәйзелхак Ислаев..

(Казан, 21 май, «Татар-информ», «Безнең мирас», Фәйзелхак Ислаев). Тарих дәреслекләренә 1921 елгы ачлык дип кергән бу тетрәндергеч еллар халык хәтерендә хәзер инде онытылып бара. Ә ачлыкны 1921 ел белән генә күрсәтү дөреслеккә туры килми. Шуңа күрә хәтерне Чирмешән төбәге мисалында яңартырга булдык. 1920 елда авыл халкы җирне үзе өчен генә эшкәрткәнлектән, чәчү җирләре шактый кими, уңыш та бик яхшы булмый. Архив материалларына караганда, шул елның ахырында ук Чирмешән төбәгендәге шактый авылларда ачлык башлана. Бөгелмә кантонының төрле вулысларыннан кантон үзәгенә, киләсе елны уңыш булмаячак, көзен чәчелгән арыштан бернәрсә дә көтеп булмый, дип язалар. Чирмешән вулысыннан да: «Озимые хлеба находятся в очень плохом состоянии», — дип хәбәр итәләр. 1921 елның башында ук кайбер авылларда мал-туар саны сизелерлек кими башлый. Сәбәпләре — малга ашатырга җитәрлек печән юк дәрәҗәсендә, салам хәзерләнмәгән. Хайваннарга азык җитмәгәнлектән, алар арасында төрле авырулар көчәя.

1921 елда, 1920 ел белән чагыштырганда, Бөгелмә кантонында чәчелгән җир мәйданы 40 процентка кими. Кимүенең сәбәбен чәчү өчен орлык җитмәү, шактый хуҗалыкларның аты булмау белән аңлаталар. Шул ук вакытта күмәк хуҗалыкларда чәчү мәйданы күпкә арта, тик алар бөтен кантонга күп түгел, нибары унау гына. Алары да әле эшен җайлап җибәрә алмый интегә. Хайваннар саны 30 процентка кими, авылларда атларны күпләп сату һәм суеп ашау башлана.

1921 елның башында ук шәһәрдә азык-төлек җитмәгәнлеге сизелә. Хәер, мондый хәл Гражданнар сугышы еллары өчен табигый. Авылларда хәер соранып йөрүчеләр арта. Теләнчеләр икмәкне, тормышта кирәк булган төрле кирәк-яракка алмашып, башка төбәкләргә алып киткән очраклар да күзәтелә. Икмәкне чит төбәкләргә чыгаруны тыялар, аны тикшереп тору өчен махсус комитет төзелә. Хакимият органнары, продразверстка планнарын үтәү өчен, азык-төлекне крестьян хуҗалыкларыннан көчләп җыюны дәвам итә.

Әйтерсең, табигать тә халыкны ныграк сынарга уйлый: 1921 елның язы катлаулы килә. Утырткан кызыл торма, кабак, кыяр һәм кәбестәне, май аенда ук көчле кырау төшеп, салкын өшетә, кишерне, корт ашап, үстерми. Бу елның язы һәм җәе бик эссе килә. Чәчкән орлыклар, дым булмаганлыктан, шытып чыкмый, кырларны чүп үләннәре баса, аларны да тиз арада кояш көйдереп, киптереп бетерә. Көзгә таба кайбер кешеләр алабутаны урып, ындырга ташып өя. Аның орлыгын суктырып, кул тегермәнендә тартып, кара он ясый һәм шуны ашка салып ашый яки күмәч пешерә.

Бөгелмә кантонында 1921 елның беренче яртысында 4210 кеше ачлыктан үлә. Татарстан кантоннары арасында бу — иң зур күрсәткеч. Димәк, ул якларны ачлыкны иң авыр кичергән төбәк дип атарга була. Шулай булуга да карамастан, җирле хакимият органнары ачлыктан интеккән кешеләргә ярдәм кулы сузарга ашыкмый. Тик 1921 елның 4 августында гына, ачлыктан коткаруны оештыру өчен, кантон башкарма комитеты җитәкчелегендәге комиссия төзелә. Ачлык — фронт, дип игълан ителүгә дә карамастан, үзәктән реаль ярдәм тиз генә килеп җитми, аннан 57 мең пот (1 пот — 16 кг) бәрәңге җибәрү белән генә чикләнәләр.

1921 елның 21 октябрендә генә Бөгелмә станциясенә Петроградтан ачлыктан интеккән балаларны тукландыру поезды килә, анда 2 мең баланы төшке аш белән сыйлый башлыйлар. Алдан хәбәр итмичә килгән поезд үз эшен 4-5 көннән соң гына оештырып җибәрә ала. Ач балаларга исән калыр өчен һәр сәгать кадерле булган вакытта шулай эшләнә бит бу! 1921 елның декабрендә ике атна эчендә базарда азык-төлеккә, бигрәк тә икмәккә, бәя 3 мәртәбәгә арта. Бер пот ашлыкның бәясе 750 мең сумга кадәр күтәрелә.

Бөгелмә кантоны буенча 1922 елның 22 гыйнварында 240 310 кеше ачлыктан интеккән. 10 ашау урыны, мәктәпләрдә 123 ашханә, Бөгелмәдә 2 АРА ашханәсе, авылларда Помголның 129 ашханәсе эшли. 2188 өлкән яшьтәге кеше, 1334 бала-чага эвакуцияләнеп, аларның кайберләре Украинага, Полтавага озатыла. 1921 елның 1 декабреннән 1922 елның 22 гыйнварына кадәр Бөгелмә кантонында 1266 кеше — ачлыктан, 101 кеше тифтан үлгән, 3063 кеше тиф белән авырган.

Чирмешән ягындагы авылларда хәлләрнең бик начар булуын әлеге телеграмма күрсәтә: «Татцик. В Черемшанской волости Бугульминского кантона положение населения ужасное. Ежедневная смертность на почве голода 50 человек. Трупы валяются. Умерших хоронить некому. Скот, собаки и кошки съедены. Установлен факт: родители съели трупы двух своих детей. Шлите продовольственную помощь для спасения населения.

Предволисполкома Фролов»

Ачлыктан интегүчеләрнең кешелек сыйфатларын югалткан очраклары да булган. Бу хакта Урманасты Үтәмеш авылына караган документлар сөйли: «Февр. 1922 г. Из телеграммы народного следователя 2 участка: В Подлесном Утямышеве гражданин зарезал своего брата 8 лет. Несколько частей зарезанного съели, остальные отправлены в Кувакскую больницу.

Фев. 1922 г. Сообщение в кантисполком: в д. Подлесный Утямыш гражданка съела своего умершего трехлетнего ребенка. Питания нет, семья из 5 человек питается кошками, собаками, скотина съедена. Уполномоченный Зубарев».

Ачлык елларының авырлыгы турында кайбер истәлекләр сакланган, шуларның берсен китерәбез: «Халыклар ачка беткәннәр… Бер чокырга унар кешене күмәләр иде. Юлда — үлгән, артта, чокырда да — үлгән бәндәләр. Хәтта үз балаларын үзләре ашаган кешеләрне күрдек… Куйбышевта базарда адәм ите саталар иде пешереп һәм [андый сатучыларны] тота торалар иде. Татариядәге шикелле майлы балчык ашадылар. Гали авылында үземезнекеләр алабутаны киптереп тарталар да, юкә яфрагын киптерәләр дә төяләр. Шуны ашыйлар да, тәрәт итә алмыйча, үләләр. Менә заман сезгә, балалар! Ат, сыер бик аз калды… Мин үзем, армиядән кайткач, бу хәлне белдем дә, беркөнне шундин үләннәр берлән ашадым да, эч күбеп, тәрәт итә алмыйча дүрт көн йөрдем».

Чирмешән төбәгендәге авылларда мондый хәлләр еш булып торган. Бөгелмә кантонының ачлыктан интеккән халыкка ярдәм итү комиссиясенең 1922 елның 30 гыйнварындагы утырышында комиссия җитәкчесе Гордеев мондый сүзләр әйтә: «Положение населения кантона становится безвыходным. С мест начинают поступать сообщения о поедании на почве голода трупов детей. Читает телеграмму из Черемшана от уполномоченного по перевыборам т. Зубарева о бедственном положении деревень Верхней и Нижней Чегодайка. В последнем установлен факт поедания трупов детей. В Подлесном Утямыше женщина съела свою (так в тексте. — Автор) умершего трехлетнего ребенка».

Түбән Чагадай авылында булган хәлләр хакында архивта башка документ та сакланган. 1922 елның 9 апрелендә төзелгән документ буенча бер ир кеше «людоед» дип теркәлгән, аның гаиләсендәге кешеләр барысы да ачлыктан үлгән.

Бу авылларда АРА ашханәсе булуга карамастан, шундый фаҗига күзәтелә, чөнки кешедә ашар өчен азык юк, ә ашханәләрдә 14 яшькә кадәр булган балаларны гына тукландыралар. Тиз арада Югары Чагадай һәм Түбән Чагадай авылларына 81 данә паек һәм бу аяныч хәлләрне ачыклау өчен уполномоченный җибәрелә. Әлбәттә, бу чаралар гына авыл халкын ачлыктан коткара алмый. Ул вакытта паек күләме — һәр кешегә 1 фунт (400 грамм чамасы) он итеп тарттыртылмаган кукуруз бирелгән. Кызганыч, ачлыктан интеккән кешеләргә таратырга он яисә ашлык җитмәү сәбәпле, норма 1922 елның февраль аенда 50 процентка киметелә. Комиссия утырышында: «За февраль и первую половину 1922 года количество голодающих ежедневно увеличивается. Овсяной хлеб недоброкачественный, сырой; картофель мерзлый», — дип теркәп куелган.

Кукуруз, кыш көне Мәскәүдән вагоннарга, җәй көне Сембердә Иделдәге баржадан станциядә вагоннарга күчереп төяп, Шынтала, Бөгелмә, Ютазы станцияләренә кадәр алып кайтылган, аннан, ат арбаларына салып, авылларга ташылган. Вагон бушатучы грузчикларга һәр вагон өчен 1 пот 10 фунт кукуруз бирелгән. 1922 елның июнь аенда Бөгелмәгә кукуруз белән 70 вагон килүе билгеле.

Кукуруз орлыгын Шынтала станциясеннән Чирмешәнгә алып кайтканнар һәм шуннан соң гына авылларга өләшкәннәр. 1922 елның кыш айларында Югары Чагадайга 360 паек бирелү турында мәгълүмат сакланган. Шул ук вакытта Түбән Чагадай — 400, Иске Үтәмеш 545 паек алган, ә вулыста барлыгы 4500 паек таратылган. 1922 елның 15 июнендә Чирмешән вулысына 250 паек урынына 500 паек бирелә.

Кырларда иген өлгерү белән, 1922 елның 1 августыннан паекларны таратуны туктату турында карар кабул ителә. Ашлык уңышы бик начар, үскәнен дә җыеп алырга һәркемнең хәленнән килми, хуҗалыкта булган шактый атлар суеп ашала, кырда эшли алырлык кешеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, авылларда ачлык дәвам итүне исәпкә алып, халыкка паек тарату дәвам итә. 1922 елның 3 сентябрендә Чирмешән вулысына 250 пот (4000 кг. — Автор) бодай оны бүленеп бирелә.

1922 елның җәендә җир җиләге бик уңа. Шәмгун кызы Фәхирә ачлыктан аяксыз калган Фәхразый һәм Шәйхразый исемле ике баласын, каяндыр көч табып, урманга күтәреп бара. Өйгә балалар үз аяклары белән кайталар һәм исән-сау калалар.

Ачлык елларында Югары Чагадайда, башка авыллардагы шикелле, ваба чире (тиф) хөкем сөрә башлый. Ваба белән авырып та, аннан үлмәгән кеше эштән чыгып, чирләп кала. Күп кеше маляриядән иза чигә. Авылда тормыш тәмам таркала, актык ат, сарык, кәҗә, әтәч, чебеш суеп ашала, көненә ике калак он белән торган халык кешелек сыйфатларын югалта. Авылда әтәч тавышы ишетелми, эт өрми — алар ашала. Йортларның яртысына якыны бөтенләй юкка чыга. Күбесе очсызга сатыла, иясез калганнары әле үлеп бетмәгәннәр тарафыннан сүтелә һәм утын итеп файдаланыла. Мунча ягучы юк, кычыткан капчыгыннан тегелгән күлмәктә бетләр үрмәли. Тирә-яктагы һәр авылда коточкыч ачлык хөкем сөрә.

Бөгелмә кантоны ачлыктан вафат булган кешеләр саны буенча Татарстанда өченче урында: беренче урында — Тәтеш, икенчедә — Чистай. Статистика Татарстан буенча барлыгы 400 мең кеше ачлыктан үлгән дип саный, ә аның төгәл саны күпме булганлыгын берәү дә белми, чөнки ул төгәл исәпкә алынмаган, Авыл Советларында моны санарлык кеше дә калмаган.

Югары Чагадай — Чирмешән төбәгендә ачлыктан иң күп газап чиккән авыл. Ачлык елларында авыл халкының күпләп үлгәнлеге турында әлеге саннар әйтеп тора: 1920 елның гыйнварында авылда 1206 кеше исәпләнсә, 1922 елны 466 кешегә кимеп, 740 кеше генә кала. Димәк, авыл халкының 38,6 проценты вафат була, бу күрсәткеч — Чирмешән вулысы буенча иң югарысы. Югары Кармалка дип аталган рус авылы гына моннан бераз калыша, анда 475 кеше үлгән. Ә ул барлык халыкның 38,5 проценты. Болар бит авыр елларның ахыргы саны түгел, алга таба да авылларда ачлыктан үлүчеләр булган.

1926 елда булып узган халык санын исәпкә алуда авылда бары тик 697 кеше генә теркәлгән. Димәк, авылда яшәүчеләр саны, 1920 ел белән чагыштырганда, 793 кешегә кимегән. Бу — ачлык фаҗигасенең масштабын күрсәтүче коточкыч зур сан. Ә бит 1922-1926 нчы елларда авылда шактый бала да туган. Шундый ук фаҗига Идел буендагы башка татар авылларында да күзәтелгән. Татар авыллары тарихында хәтта сугышлар чорында да кешеләр моның кадәр масштабта үтерелмәгән! Менә бу 1917 елгы Бөек революциянең һәм Гражданнар сугышының иң төп нәтиҗәсе.