Кече Шырдан: киләчәккә өмет белән… - «Татарстан»

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында 106 йортның утызында гына кеше яши

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан», Руфия Фазылова). Ни хикмәт, шәһәрдә кар, шыкраеп катып, бозга әйләнә дә куя. Ә авылда ул тәмле итеп аяк астында шыгырдый. Гүя яңа яуган ак кар сине сәламли… Ныклабрак карасаң, ак кар өстендә песи, эт эзләрен (ә бәлки башка, кыргыйрак берәр җанвар) эзләрен очратасың. Авылның кышы үзгә шул, табигый, җанга рәхәт…

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылына баргач, әнә шулай чын кышка сокланып, яңа яуган ак кар белән «сөйләшеп» кайттык.

КАЮМ НАСЫЙРИ САЛДЫРГАН МӘЧЕТ

Кече Шырдан зур түгел, 106 йортның утызында гына кеше яши. Дөрес, җәй айларында авыл җанлана икән — дачниклар кайтып тула.

Иң беренче шуны әйтергә кирәк: Кече Шыр­дан — Каюм Насыйриның туган авылы. Биредә яшермиләр, танылган татар мәгърифәтчесе, язу­чысы алар өчен горурлык кына түгел, ә авылны саклап калуның бердәнбер чарасы да. Хикмәт менә нидә — Кече Шырданда туристлык маршру­ты ясарга телиләр. Боз кузгалган инде — кунак­ларны сыйлар өчен чәйханә эшләнгән, ул җәй буе халыкка хезмәт күрсәткән. Мәскәүдән, Рос­сиянең башка шәһәрләреннән кунаклар килгән. Каюм Насыйри акча биреп төзеткән мәчетне дә яңадан торгызганнар. Аның янәшәсендә заманча музей (шунда ук китапханә дә булачак) эшләп яталар. Матурлап ясалган кое, чишмәләр дә бөек мәгърифәтче исеме белән бәйле.

— 2015 елда, Каюм Насыйриның 190 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, авылда беренче тапкыр бөек якташыбызга багышлап Коръән мәҗлесе уздырдык, — диде Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов. — Менә шунда авылдаш­лар мәчет кирәк, дип әйтте. Ә нишләп яңа мәчет төзергә, дип уйлаштык. Бездә бит Каюм Насыйри үзе төзеткән мәчет бинасы исән. Аны реставра­цияләп, авылдашларга кире кайтарырга мөмкин, дигән фикергә килдек. Һәм шушы идеяне Кече Шырданда туып-үскән, бүген Казандагы шәхси проект-конструкторлык бюросы җитәкчесе Асия Гобәйдуллина күтәреп алды. Аның матди ярдәме белән (әлбәттә, бүтән авылдашлар, Яшел Үзән халкы, тирә‑як авыллар, предприятиеләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итте) тарихи иман йортын яңадан эшләп чыктык. 2017 елның ав­густында реставрацияләнгән мәчеттә беренче азан тавышы яңгырады.

Мәчетне яңарту эшләре башлангач, «Каюм Насыйриның туган җирен яңадан торгызу» фонды да оеша. Эшнең башында әлеге дә баягы Асия Гобәйдуллина тора. Каюм Насыйри музеен да әлеге ханым үз акчасына эшләтә. Аны танта­налы рәвештә февраль аенда ачарга уйлыйлар.

Инде янәдән мәчет тарихына кайтыйк. 1901 елда Кече Шырданда бер мәчет була.

Тик икенче мәчет төзү ихтыяҗы да туа, чөнки авылда 528 ир кеше исәпләнә. Авыл җыенында Каюм Насыйри мәчет төзелешенә 1 мең сум акча бирәчәге турында әйтә. Галим сүзендә тора да. Ни кызганыч, Каюм Насыйри яңа мәчетне күрә алмый, 1902 елда вафат була. Ә яңа гыйбадәт­ханә авыл халкының яраткан, изге урынына әйләнә. Совет власте килгәч, 1939 елда мәчет ябыла. Ул мәктәп функциясен үти башлый. Соң­рак авылның медпункты, китапханәсе, колхоз идарәсе бинасы була. Соңгы елларда Каюм Насыйри төзеткән мәчет бинасы буш торган. Алда әйтелгәнчә, бары 2017 елда гына Аллаһ йортына яңадан җан өрәләр.

— Төрле чыганакларда Каюм Насыйри бик фә­кыйрь яшәгән, сәер кеше булган дип язалар, — дип сүзгә кушылды Гүзәл Минһаҗева. — На­сыйрилар нәселе бик укымышлы, гыйлемле һәм шул ук вакытта хәлле кешеләр саналган. Әтисе Габденнасыйр мулла бөтен булган акча­сын, малын җыеп, Мәскәүдә зур сабын эшкәртү остаханәсе (завод дип тә әйтәләр) ача. Ике ту­ган — Мәскәүдә, ике туган Казанда эш итә.

ШӘҺӘРДӘН — АВЫЛГА!

Авылның бүгенгесе белән кызыксынам. Мәктәп яшендәге балалар юк икән. Иң яшь гаилә дигәннәре дә илледән узган кешеләр. Аңлашыла ки, белем бирү үзәге дә юк. Алай гына түгел, авыл кибетсез дә яшәп ята хәтта. Атнага ике тапкыр ипи алып киләләр, ди үзе.

Авылның үзәге — мәчет, төзелеп ята торган музей һәм чәй йорты. Алардан читтәрәк иске клуб бинасы моңаеп утыра. «Буржуйка» миче белән җылытыла торган мондый клубларны хәзер бик сирәк авылларда очратасың. Менә шул янтайган мескен клуб янәшәдә генә яңа са­лынган мәчет, чәй йорты, музейга исе китеп карап торадыр кебек тоелды…

Әлеге заманча эшләнгән социаль, мәдәни объектлар янәшәсендә ике катлы яңа ике йорт та бар. Аларның берсе Асия ханым Гобәйдулли­наныкы, икенчесе аның апасыныкы икән. Шушы урамга иң беренче аяк баскач, һич кенә дә Кече Шырданны бетеп баручы авыл дип уйламыйсың. Бетә торган авылга мондый йорт салалармыни?!

 Авыл бетмәс дип ышанам, — диде яшь фер­мер Булат Минһаҗев та. — Һәрхәлдә, шуның өчен тырышабыз. Мин Яшел Үзән шәһәрендә үскән егет, җәйләрен биредә яши идек. Әти авылга яшәргә кайтам дигәч сөенгәннәрем! Кош‑корт үстереп карыйсы килде. Аллага шөкер, яңа шө­гыль безгә ошый, ә иң мөһиме — булдыра алабыз.

Минһаҗевлар алты ел элек Кече Шырданга күченеп кайткан. Башта гаилә башлыгы Җәүдәт абый авыл тормышын ялгызы башлап җибәргән. Тормыш иптәше Гүзәл Минһаҗева Яшел Үзән район газетасында хезмәтен дәвам иткән. Дөрес, атна саен кайтып йөргән.

— Җәүдәт белән Булат кош‑корт алабыз дигәч, шикләнеп тә куйдым, — диде Гүзәл апа. — Тик ми­нем егетләр бик тәвәккәл, уйласалар, тоталар да эшлиләр. Булат та акрынлап авылга күчен­де. Казанда ике көн эшләп, ике көн ял итә ул. Иремнең дә эш режимы шундый. Берсе эштә булганда, икенчесе авылда кош-кортларны карый.

Лаеклы ялга чыккач, Гүзәл апа да тулысынча Кече Шырданга күченгән. Миңа исә Булатның янып торган күзләре ошады. Йөзәр баш күркә, каз, тавыклар — барысы турында да яратып, белеп сөйли. Токымлы тавыклар алып кайткан. Алар яшел йомырка сала икән.

— Үзебездән арткан күкәйләрне Казанга, Яшел Үзәнгә алып барып сатам, — диде Булат. — Хәзер инде үз клиентларым бар. Күркә, тавык итен дә шулай урнаштырам. Сораучылар күп.

Күркә дигәннән, суйганнан соң, бу кошның бер түшкәсе 15–18 килога кадәр җитә. Берьюлы икешәр күркә алучылар да бар икән.

— Кош-кортларга азыкны үзебез әзерли­без, — диде яшь фермер. — Игенне сатып алабыз да тарттырабыз. Шуңа күрә безнең ит тәмле була, кошлар химиясез азык ашап үсә.

Минһаҗевлар үзләре өчен ике баш умарта да тота. Безгә дә ул балдан авыз итү бәхете тәтеде. Арттырып әйтү түгел, мондый балны ашаган юк иде… Тагын үләннәр дә җыеп кип­терәләр икән. Чәйнең хуш исе, тәме турында аерым бер язма әзерләргә булыр иде…

БЕР СЫЕР ДА БЕР АТ

Кече Шырданда сарык асраучылар күп. Ә менә сыер белән ат тотучы бер генә гаилә бар. Шуңа да биредә сөткә хәтта чират икән.

Шәрипов Марсель абый белән Фәридә апа икәү генә гомер итәләр. Олыгаеп кына бергә кушыл­ганга, балалары булмаган. Лаеклы ялга чыксалар да, ир белән хатын каралты тутырып мал асрый.

— Сыерсыз әллә ничек бит, — дип елмайды Марсель абый. — Фәридә саумыйм дип әйтсә, әлбәттә, бетерербез. Тик алай дими әле. Мин үзем малларны бик яратам.

Фәридә апа аягына операция ясаткан, шулай да зарланмады:

— Ничек тә тырышырга иде инде, физзарядка кирәк, — диде хуҗабикә. — Авылда сыер булма­гач, сөткә кытлык зур. Пенсиягә өстәмә бит, акчасы да килә. Хуҗалык булгач, өйне, каралты-кураларны да яңартасы килә. Әле менә быел яңа мунча эшләп куйдык. Мал тотуның файдасы бар инде.

Бүген Шәриповлар хуҗалыгында сыер, тана, үгез, ат, утызлап баш сарык бар. Әле алга таба

да Кече Шырданны яңа сауган сөт белән тәэмин итәргә җыеналар.

— Малларга азыкны сатып аласызмы? — дидем хуҗа кешегә.

— Игенне сатып алабыз. Ә печән белән проб­лема юк. Ташландык бакчалар күп хәзер, анда печән үсә. Хуҗа кешеләр хәтта чабып та бирәләр. Мин трактор белән барып алып кына кайтам.

Авылның тагын бер тырыш гаиләсе белән та­ныштык — Миңнуллиннар. Ирле-хатынлы Ринат абый белән Саимә апа ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Балалар гаиләләре белән шәһәрдә яши. Ел саен диярлек авыллар арасында уз­дырыла торган «Иң матур йорт» конкурсында катнашып, Миңнуллинар җиңүче була икән.

Әле кар күмәргә өлгермәгән бакчадагы агач хайван, кош‑корт сыннарын карап, өй эченә уздык. Ике катлы йортның тәрәзә төбендә әллә нинди матур гөлләр үсеп утыра. Тагын Саимә апа берничә савытка кыяклы суган да утырткан.

— Язга кадәр шулай суган үстерәм, артыгын күрше-тирәгә сатам да, — диде хуҗабикә.

Миңнуллиннар йорты авыл кешеләренә почта бүлекчәсе (!) булып хезмәт итә икән. Өйгә керүгә өстәл, урындык, санагыч тора. Шунда ук — газе­та-журналларга язылган кешеләр һәм пенсия алаучылар исемлеге дә. Хәтта почтада сатылыр­га тиешле товарлар да тезелеп киткән.

— Ярты ставкага булса да, почтальон хезмә­тен үтим, — диде Саимә Миңнуллина. — Хәзер газета-журналлар атнага ике генә килә бит, авырсынмыйм үзе.

— Матбугатка язылучылар күпме соң? — дим.

— Әйе, бар. Егермеләп өйгә почта таратам. Ун­тугыз пенсионерым бар, аларга айга бер пенсия бирәм. Коммуналь түләүләр дә алам.

Моннан тыш Саимә апа социаль хезмәткәр дә — авылның җиде ялгыз әби-бабаен карый ул. Атнага ике тапкыр Яшел Үзән шәһәренә барып, азык‑төлек төяп кайта икән.

Миңнуллиннар умартачылык белән дә шө­гыльләнә. Каршыдагы бакчаларында утыздан артык оя кортлары бар. Кышка кортларны бак­чада калдырганнар.

— Безнең әти дә умартачы иде, — диде Ринат абый. — Кечкенәдән кортлар янында үстем. Үземне белгәннән бирле корт асрыйм. Киңәшкә дә күп киләләр, кортларны сатам да.

— Утыз оя кортны карарга кем булыша? — дим.

— Хатын инде. Җае туры килгәндә малай кайта. Миңа бик кеше кирәкми дә, өйрәнгән, белгән эш бит.

«БОЗ КУЗГАЛДЫ…»

Рәис Кәримов авыл буенча йөртеп чыкты. Каюм Насыйриның нигезен дә барып күрдек. Анда бүген бүтән гаилә яши икән, дөресрәге, җәйгә кайтып йөри. Каршысында кое-бар. Кай­чандыр шул коедан кечкенә Каюм су ала торган булган. Тау астына төшеп, матурлап эшләнгән чишмәне дә күрдек. Бу урында шуны әйтим: кое, ике чишмәгә заманча итеп корылмалар ясал­ган. Берничә ел элек авыл җирлеге үзидарәсе грант откан булган. Чишмәләрне шул акчага ясаганнар. Ә коены Асия Гобәйдуллина оеш­масы эшләгән.

Үзсалым дигәннән, киләсе елда биредә йорт саен 2 мең сум акча җыярга сөйләшкәннәр. Дәүләт арт­тырып кайтаргач, авылга трактор алырга уйлыйлар. Йорт саен кеше яшәмәсә дә, кышын һәр урамны чистартырга кирәк бит.

Авыл җирлеге башлыгы бик юан бер талны да күрсәтте. Ул 2013 елдан Россиянең Милли агачлар реестрына кертелгән икән. Реестрдан күренгәнчә, талга 300 ел чамасы, биеклеге — 8 метр, кәүсәсенең диаметры — 2 метр ярым. Мондый борынгы — ике га­сырлык имәннәр авыл клубы янында да үсә.

…Кече Шырдан бик матур урында урнашкан. Чагыштырмача Казанга да ерак түгел — алтмыш чакрым тирәсе. Гөрләп торган авылның ни өчен шулай беткәне гаҗәбрәк тә тоелды. (Колхозлар таралган, монысы аңлашыла.) Тик бит үз эшеңне башлар өчен менә дигән җир бу. Авыл җирлеге башлыгы чын күңеленнән Кече Шырданның якты киләчәгенә ышана:

— Соңгы биш елда гына берничә йортны сатып алдылар. Ә хуҗа булган йортның тирә‑ягы каралган була. Шунда аның бала-чагасы да кайта, ә димәк, авыл гөрләп торачак. Туристлар өчен менә дигән урын бу. Авылның исеме халык телендә күбрәк булган саен, аңа игътибар да артачак. Өстәвенә, Асия Гобәйдуллина кебек авыл өчен янып, барысын да эшли торган кешеләр бар… Мин исә җәннәт почмагына тиң шушы авыл туристлар өчен генә түгел, кешеләр өчен яшәү урыны да булыр, дигән якты теләктә калам.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Гүзәл Минһаҗева, журналист, авыл тарихын өйрәнүче:

— Авыл турында, Каюм Насыйри язмаларыннан кала, башка мәгълүмат юк. Аның версиясе буенча, күрше Бишбатман авылында башта татарлар гомер иткән. Бу авыл тирәләренә Болгардан берничә кеше килеп, җәй буе маллар ашатып, кышка үзләренә кайтып китә торган булганнар. Болгар дәүләте җимерелгәч, әлеге кешеләр шушы җирләрне хуп күреп, бирегә күченеп килгәннәр. Бу вакытта Бишбатманда Бикташ исемле кеше яшәгән. Шул Бикташ янына килеп, яшәү урыны сайлап йөргәннәр.

Шырдан урыны аларның күңеленә хуш килгән һәм алты кеше бирегә килеп төпләнгән. Икесенең уллары да булган. Алты ир‑атның да исеме билгеле түгел, әмма ике улның исемнәрен тарих саклап калган: Бираш һәм Атна Хуҗа. Моннан берничә генә чакрым ераклыкта урнашкан Иске Йорт авылында Атна Хуҗа дигән чишмә дә бар. Бираш белән Атна Хуҗаның әтиләре, бирегә күчеп килгәч, Хаҗга китә һәм шунда вафат була. Ә балалары авылны үстерүне дәвам итә. Кызганыч, Кече Шырдан исеме каян килеп чыккан дигән сорауга төгәл генә җавап юк.