Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кәбестәләрне борчадан коткару өчен биш киңәш — «Сөембикә»
Борча бер җәйдә өч буын биреп өлгерә.
(Казан, 20 июль, Татар-информ», «Сөембикә», Лилия Гәрәева). Чарасын күрмәсәң, бер-ике көн эчендә бакчаны корытырга мөмкин булган бөҗәк аеруча бүгегедәй эссе көннәрне котыра. Бер җәйдә ул өч буын биреп өлгерә.
Борча бөтен яшелчәләргә зыян салмый: кәбестә, шалкан, редиска, кара торма, керән ишеләргә зыян сала. Борча зарарлауның билгеләре: яфракта башта бик вак тишекләр барлыкка килү. Тизрәк котылмасаң, борча үсемлекнең яфрагын тулысынча кимереп ашап бетерә.
Борчадан котылу өчен берничә киңәш: Әлеге бөҗәк утын көле сибелгән яфракларга тими. Утын көлен җәй буена берничә тапкыр кулланалар. Утын көлен сабын эремәсе белән кушып сипсәң, тагын да яхшырак. 10 литр суда 3 кг көл туглап, ике көн тоталар. Аннары сөзеп, 40 г вак угычтан уылган кер сабыны кушып болгаталар. Әлеге эремәне ике атнага бер тапкыр үселекләр өстенә бөркиләр.
Утын көле белән тәмәке тузаны кушып сипсәң дә нәтиҗәсе әйбәт. 1 өлеш көлгә 1 өлеш тәмәке тузаны алына. Утын көле белән сүндерелгән известь катнашмасы да кулланырга мөмкин. Шулай ук бергә бер нисбәтендә алына.
Зәһәр борыч. Кызыл ачы борычны үзегез дә үстереп, кофетарткычта чыгара аласыз. Борычның төнәтмәсен дә ясап сибәргә була. Үсемлекләргә аның зарары юк, ә менә борча андый тәмләткечне бер дә үз итмәс.
Нашатырь спирты. Бакчачылык кибетләрендә бер литрлы шешә белән нашатырь спирты сатыла. Анда күрсәтелгән инструкция буенча (гадәттә 10 литр суга 1-2 аш кашыгы алына) сыеклап, үсемлекләргә бөркиләр. Бу ашлама да, борча, тлә ише корткычлардан дәва да була.
Кәбестәләр инде зураеп килсәләр, шлангтан бик салкын су белән кондырырга була. Әлеге ысулның нәтиҗәсе дә яхшы. Борча күп булган участокларда сидерат сыйфатында горчица чәчмәвең хәерле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз