news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер халык без - «Мәдәни җомга» газетасы

Казан һәм мишәр татарларының чыгышы бер, дип раслый галимнәр.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», «Мәдәни җомга», Сөембикә Кашапова). Без үзебезне татарлар дип уйлый, шуның белән горурлана идек. Ә Казанда безнең мишәрләр булуыбыз ачыкланды

Казан һәм мишәр татарларының чыгышы бер, дип раслый галимнәр

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Галимнәр Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиевның фәнни эзләнүләре һәм тикшеренүләре нәтиҗәсендә язылган хезмәт 500 данә тираж белән дөнья күргән. Институтның М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев кичәне истәлекләр белән башлап җибәрде. 

Ул мишәр дигән этнос булуы турында балалык һәм үсмерлек елларында беркайчан да ишетмәгән. Егет Уфага педагогика институтына укырга керергә килгәч, аңа Миякә һәм Бәләбәй районы егетләренең мишәр булуын әйтәләр. Әмма егет ул вакытта бу мәсьәләдә бернәрсә дә аңламый. Аннары белемен күтәрү ниятеннән Казанга килгәч, тарих институтында фәлсәфәдән имтихан тапшырган вакытта, директор урынбасары Фәрит Солтанов, яшь белгеч сөйләгәндә, «Азатлык» радиосы тыңлаган кебек хис кичерүен әйтеп, «Анда да синең кебек мишәр татарлары тапшыру алып бара», — дигәч, егет янә аптырап куя.

«Мишәр» атамасы каян килеп чыккан соң? Галимнәребез «мишәр» сүзенең этнос атамасы булмавын, ә бәлки экзоэтноним икәнлеген ассызыклады. «Мишәр» Мещера дигән атамадан чыккан. Рус чыганакларында XVII гасырга кадәр шушы термин кулланыла, аннары XVI–XIX гасырларда ул бөтенләй диярлек юкка чыга, бу төбәктә яшәүчеләрнең барысы да татар дип йөртелә башлый. Тарих институты директоры Радик Салихов Мещерада яшәүче татар кенәзләренең урта гасыр тарихында мөһим роль уйнавын, мишәр татарларының хәрбиләр, галимнәр булуын искәртте. Борынгы тамырлары белән Мещера якларыннан булган Гаяз Исхакый, Муса Акъегет кебек күренекле затлар, музыка һәм театр эшлеклеләре ярдәмендә мәдәниятебез үскән. «Күп гасырлык тарихыбызда халкыбызның төрле төркемнәре булдырылган. Әмма без бер һәм бердәм халык булганбыз», — диде Р.Салихов.

«Казан татарлары, шулай берникадәр шаяртып, аларны үзләре мишәр дип атый», — дип белдерде Казан дәүләт федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов. Ул үзе Казанның Татар бистәсендә туып-үскән. Беренче тапкыр күршеләрендә мишәрләр яшәвен ишетеп, ул гаҗәпкә калган. Бу уңайдан Казан татарлары арасында йөргән бер мәзәктә дә мишәрләрне сыйфат билгесе куелган татарлар, дип атаулары искә төшә. Галим Пермь өлкәсендә яшәүче туганнарының да үзләрен мишәр, диюләренә бик гаҗәпләнүе турында сөйләде. «Без үзебезне татарлар дип уйлый, шуның белән горурлана идек. Ә Казанда безнең мишәрләр булуыбыз ачыкланды», — дигәннәр.

Раил Фәхретдинов татарларны төркемнәргә бүлгәләү соңгы елларда бик кискен мәсьәләгә әверелүен ассызыклады. Галим рус галимнәренең беркайчан үз милләтен бүлмәвенә игътибар иткән. Аларда да Вологда, Кубань диалектлары бар, әмма алар бүленми. «Субэтносларга аеру башлангач, XIX йөз азагы — XX гасыр башында, мөгаен, казан, касыйм мишәр татарларының сөйләшендә үзенчәлекләр булгандыр, әмма хәзер бу аерымлык бик аз сизелә, хәтта бетеп тә бара. Р.Фәхретдинов күрше республикада «мишәр» дигән этносны бүлеп чыгарырга тырышуларын ишеткәч хәйран калуын искәртеп, аны, бик күңелсез хәл, дип бәяләде. XX гасыр башында, аеруча Совет хакимиятенең беренче унъеллыкларында формалашкан татар милләтен бүлгәләргә тырышу вакыты узуын искәртте.

«Мишәр» сүзе — этнос атамасы түгел, ә экзоэтноним, — дип тәгаенләп үтте тарихчы. — Күптән түгел тарихи фикер классиклары хезмәтләрен карадым. Ш. Мәрҗани дә, Х.Фәезханов та, Газиз Гобәйдуллин да мишәрләр турында искә алмый. Китап бу мәсьәләләрне бутарга, болгатырга теләгән кешеләргә җавап булган».

Хезмәт авторларының берсе, тарих институты галиме, тарих фәннәре кандидаты Мәгъсүм Акчурин тикшеренүләрне мишәрләрнең кем булуын, йолаларын, Алтын Урда заманнарыннан нинди законнарга буйсынып тормыш итүләрен һәм ничек яшәгәннәрен белү һәм шушы сорауларга җавап бирү теләге белән башлауларын искәртте.

Мещера дип аталган бик зур биләмәләрдә һәм аның тирәсендәге җирләрдә татарлар яшәгән. Мещера җирләренең бер өлеше Әстерхан өлкәсенә керсә, икенче ягыннан Уралга кадәр, хәтта күпмедер өлеше Украинага да барып җиткән. Бу җирләр кай­чандыр Алтын Урданың эчке өлеше дә булып торган. Шулай ук бу районда мордвалар һәм эрзәләр дә яшәгән. Хәзер бу биләмәләрнең бер өлеше Рязань, Түбән Новгород һәм шулай ук Мордовия Республикасы җирләре булып исәпләнә.

Мишәрләр нигездә йомышлы татарлар булган. Араларында кенәзләр, морзаларның күп икәнлеге мәгълүм. «Әмма аларны Обломов тибындагы помещиклар, дип тә әйтеп булмый. Кем булуларына карамастан, хәрби операцияләрдә катнашканнар, авыр физик эш белән шөгыльләнгәннәр. Алар яшәгән җирләргә барып чыгу өчен дә зур авырлыклар белән юл сабарга туры килгән», — диде М.Акчурин. Документларны өйрәнгәндә, Саров монастыре монахларының да татарлар белән эш иткәнлеге ачыкланган. Алар татарлардан җир сатып алган. Бу уңайдан китапта бик кызык­лы бер шәҗәрә дә бирелгән.

Мещера биләмәләрендә Касыйм ханлыгы оешкан. Аннары Алтын Урданың элек эчке биләмәләренә кергән җирләрнең бер өлеше Мәскәү дәүләтенә кушылган һәм яңа Мещераның составы булып теркәлгән. Бу өлкәләрдә, рус хакимияте белән бергә, татар кенәзләре хакимлеге дә яшәвен дәвам итә. XVII гасырда Романовлар династиясе Россия патшасы буларак ил белән идарә итә башлагач, хәл үзгәрә.

Чынлыкта исә алар татар дип аталган, татар үзаңы белән яшәгән. Соңыннан Ока буеннан Урал, Көнбатыш Себергә кадәр чикләрне саклауда нәкъ менә Олы Урда, Касыйм ханлыгы һәм Казан ханлыгы татарлары әһәмиятле өлеш керткән. Тора-бара алар эченә Казан татарлары да күп кергән.

Гасырлар дәвамында Мещераның йомышлы татарлары һәм аларның нәселләренең дәвамчылары төрле сәбәпләр белән яңа җирләргә күченгән. Нәтиҗәдә Мещера өязе татарлары — Мордовия Республикасы, Рязань, Тамбов, Пенза, Түбән Новгород, Ульянов, Самара, Саратов, Әстерхан, Оренбург өлкәләренең, Башкортстанның кайбер авыл-бистәләре, Татарстанның Чүпрәле, Буа, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнарында яшәүче татарларның әби-бабасы. Алар арасында Мещерада яшәгән татарларның 400 ел элек алган фамилияләрен йөртүчеләр дә хәтсез.

Татар тарихчылары да 1917 елгы революциягә кадәрге фәнни хезмәтләрендә Мещера татарлары белән казанныкыларны бер халык итеп күрсәтеп килгән, төркемнәргә аермаган. Совет чоры этнологлары исә мишәр татарларын Идел-Урал татарлары субэтносы буларак караган.

Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова үз чыгышында ике чыганакны искә алды. Беренчесе — Тел әдәбият һәм тарих институты галимнәре тарафыннан 1970-1980 елларда үткәрелгән географик экспедициясе материаллары. Бу вакытта этнографлар төркеме СССР төбәкләре буйлап, татарлар мәдәниятенә кагылышлы материаллар туплап йөргән. Алар шул вакытта XIX гасыр уртасында Идел буе һәм Урал татарларының киемнәренең дә бердәй комплексын теркәгән.

Икенчесе — хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның үзаңын социологик тикшерүләр нәтиҗәсе. Ул да татарлар арасында этнографик этнонимнар булмавын күрсәткән. «Без тикшерүләребезне дөнья стандартлары нигезендә үткәрәбез. Анда катнашучы татарлар 99,9 очракта үзләрен мишәр, яки Себер татары дип атамый, ә бәлки татар, дип белдерә», — диде Г. Габдрахманова.

Тәкъдим итү чарасында популяр җырчы Фирдүс Тямаев та катнашты. Чыгышы белән Нурлаттан булган артист татар булып үсүен, шул телдә белем алуын, мәктәп эскәмиясеннән үк шул телдә җырлавын искәртте. «Кайсы якта тууыңа, үсүеңә карап сөйләмдә аерымлыклар була. Аны сез миндә дә сизеп торасыз. Казанга килгәч кенә мишәр икәнлегебезне белдек, югыйсә Нурлатта үзебезне татар дип йөрдек. „Мишәр“ дип, гел үртәп торгач, сәхнәдә дә „мишәрләр, вперед!“ дип шаярып әйткәләдем. Уеннан уймак чыга диләр…» — дип йомгаклады Ф.Тямаев һәм залны тутырып «Татарлар» җырын башкарды.

Хезмәт фәнни эзләнүләр аша туган, бик күп архив материаллары өйрәнелгән. Басмада мишәр сүзенең каян килеп чыгуы да бик нигезле дәлилләр китереп аңлатылган.

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/ber-khalyk-bez

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100