news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дога кабул булсын өчен нишләргә? — «Ватаным Татарстан»

Пәйгамбәребезнең өч төрле кешенең догасы һичшиксез кабул була дигән хәдисе бар.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Дилбәр Гарифуллина). «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бер әңгәмәбез барышында, сүз уңаеннан, дога кабул булуның бер сере бар дигән иде, әмма аның турында башка вакытта сөйләргә вәгъдә итте. Бу юлы сәхифәбезне без дога кылу фазыйләтенә багышладык.

— Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Миннән сорагыз, җавап бирермен», — ди. Шуның белән Ул безне дога кылырга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, Аллаһ дога кылган колларын, аларның Үзеннән сораганны ярата, ди. Рәсүлебез вакытында сәхабәләребез аяк киеме бәйләве кебек вак-төякне дә Аллаһтан сораган. Хакыйкатьтә дога ул — Аллаһ каршында үзеңнең мескенлегең, зәгыйфьлегеңне күрсәтә торган билге. Аңардан сорыйсың икән, димәк, син Аңарга мохтаҗ. Сорамыйсың икән, Аңардан башка да булдырам, табам, эшлим дип тәкәбберлек күрсәтәсең дигән сүз. Әмма чынлыкта зур проблемаларга юлыккан кеше, ахыр чиктә, барыбер Аллаһка кайта, Аңардан ярдәм сорый. Кеше авырып китә дә, өйдәге даруларны эчеп, үтәр дип көтә. Алай да үтмәсә, табибка бара. Аның да ярдәме тимәсә, халык медицинасына күчә, күрше, танышлар тәкъдим иткән чараларны кулланып карый. Инде алар да булышмагач, мәчеткә килеп, дога кылдыра. Югыйсә без иң беренче чиратта шифа-дәваны Аллаһтан сорарга тиеш. Әмма дога кылдым да хәзер дәваланам дип көтеп утыру да дөрес түгел. Даруны да эч, табибка да бар, Аллаһтан сихәт тә сора.

— Аңардан күпме сорап та, җавабы булмаган чаклар бар.

— Андый вакытта күңелне төшерергә кирәкми. Кайбер адәмнәр шуннан соң, әстәгъфирулла, Аллаһ юк ул, дип әйтергә дә тайчынмый. Берәү шулай дип әйткәч, миң аңарга, Аллаһ синнән сораганны үзең бирәсеңме соң, дип сорадым. Без Аңа шарт куя алмыйбыз, Ул тиеш дип әйтә алмыйбыз. Ә адәм баласы, Аллаһы Тәгаләнең колы буларак, кушканны үтәргә тиеш. Ул безне Җир йөзенә китерде, ризыкландырды, әмма Үзе кушканны үтәргә боерды. Адәм баласы исә үтәми һәм теләми дә. Намаз укымый, ураза тотмый, хәрамнан тыелмый. Догага җавап булмауның беренче сәбәбе дә — аның гөнаһлары. Шулар сәбәпле Аллаһтан ерагая да. Кемдер урламыйм, таламыйм, кеше рәнҗетмим ди, ә намаз укымавың? Ул исә — бик зур гөнаһ. Аллаһ сине ишетә, әмма җавабы менә шулайрак була. Үпкәләргә дә кирәкми, чөнки монда гаделлек бар. Балага да бит әни кеше, сүземне тыңламадың, сиңа кәнфит эләкми, ди. Бу гади мисал да безгә үрнәк булып тора.

— Аллаһы Тәгаләнең догаңа җавап бирмәвеннән галимнәр хикмәт тә эзләргә куша.

— Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһ догаларыбызга өч төрле ысул белән җавап бирә», — ди. Беренчесе — без нәрсә сорасак, шуны бирә. Әмма ул күпмедер вакыт соңрак та булырга мөмкин. Берәр яхшы эш сорагансың икән, ул бер айдан да, бер елдан да булырга мөмкин. Шуңа да мин сораганны бирмәде дип әйтергә ашыкмагыз, чөнки Ул сиңа аны Үзе кирәк дип белгән вакытта бирә.

Икенчесе — Аллаһ, кабул булмаган догаң хакына, сиңа киләсе бәла-казадан коткарып яки аны булдырмый кала. Берәр нәрсә сорыйсың да, көтәсең-көтәсең, юк. Кылган догаң хисабына Аллаһ шул вакытта сиңа килергә тиешле чир яки берәр бәла-казаны булдырмый кала. Йә ут-күздән, йә берәр фаҗигадән саклап кала.

Өченчесе — догага бернинди җавап булмый, әмма аның әҗере ахирәт көненә кала. Кыямәт көнендә Аллаһ каршына басып җавап биргәндә, кабул булмаган догалар хисабына, гөнаһларың кичерелеп, җәннәтле дә булырга мөмкинсең. Иманы нык булган кешеләр, шул исәптән сәхабәләр догаларының шул рәвешле җавап бирелүен күбрәк тә тели икән. Дөньяда сораган әйбер ул шунда ашала, эчелә дә бетә. Ә кыямәт көнендә шулар хакына тәмугтан котылуың — иң зур сөенеч.

Без шуны да онытмаска тиеш: Аллаһ адәм баласына бары тик хәерлесен бирә. Син бер нәрсәне сорыйсың, ә аның урынына икенчесен аласың. Әйтик, ир бала сорыйсың, Аллаһ сиңа кыз бирә. Димәк, синең өчен кыз бала хәерлерәк була. Бер танышым Аллаһтан бала сорады, хатынының бала алып кайтасы килмәде. Шуннан ул икенче хатын алды, әмма баласы төште, кабат балага уза алмады. Шуннан аралары суынып аерылыштылар. Ә беренче хатыны, мине ташлап икенче хатынга китәр дип куркып, бала тапты. Аллаһ хәерлесен бирде, әмма ул шактый бормалы юл белән килеп чыкты. Берәү улына машина аласы килеп, Аллаһтан шуны алырга ярдәм сорый. Бирде машинаны, улы шәһәр буйлап чабып йөрде-йөрде дә, юл фаҗигасенә очрап, үлеп китте. Машина алмаган булсам, хәерлесе булыр иде, диде ул соңыннан. Сораган нәрсәбез хәерлесеме икәнен белмибез, Аллаһ бирми икән, димәк, шулай кирәк дип тынычланырга кирәк. Раббыбыз, минем арада сәламәт коллар бар, аларга авыру бирсәм, иманнары какшый, ди. Сәламәт кеше кинәт кенә авырып китә дә, ничә еллар намаз укыдым, ураза тоттым, ә миңа Син авыру бирдең, дип, ризасызлык белдерә һәм аның иманы зәгыйфьләнә. Авыру кешеләрнең, сәламәтлек биргәч, шулай ук иманнары какшарга мөмкин. Чирле булганда гел догада була алар, сәламәтләнгәч, Аллаһны оныта, дога кылмый башлыйлар. Колларым арасында байлар бар, фәкыйрьлек бирсәм, иманнары какшый, ә фәкыйрьләргә байлык бирсәм дә шул хәлгә төшәчәкләр, ди. Догабыз кабул булмау иманыбызны саклау өчен дә кирәк икән.

Муса галәйһиссәлам Мисырдан чыкканнан соң кырык ел адашып йөри. Бу арада ул гел догада була. Әюп пәйгамбәр исә унсигез ел авырып ята, шуннан соң гына аңа шифа килә. Димәк, пәйгамбәрләрнең дә догаларына җавап озак вакыттан соң гына килгән.

— Аллаһ кушканча яшәмәү аркасында да догаларыбыз кабул булмаска мөмкиндер.

— Хәрам ризык ашау, гөнаһлар кылу аркасында да Аллаһ безгә җавап бирми. Чәчләре тузган, киемнәре пычранган бер мосафир кеше, чүлдә озак вакыт йөреп аптырагач, кулларын күккә күтәреп, юл буенда утыра һәм: «Әй Раббым, Әй Раббым», — дип дога кыла икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, моны күреп, аның ашаган ризыгы хәрам, эчкән сулары хәрам, кигән киемнәре дә хәрам. Ничек итеп аңа җавап булсын», — дип әйткән. Хәрам ризык дигәндә дуңгыз итен ашауны гына түгел, урлап табылган, кеше хакына кереп алынган мал да күз алдында тотыла.

— Догаларның кабул була торган билгеле бер вакыты бармы икән?

— Догаң кабул булсын өчен, син икенче бер кешегә үзең дога кылырга тиешсең. Үзең өчен син ниндидер нәфес белән сорарга мөмкинсең, ә кешегә ихластан, эчкерсез рәвештә дога кыласың. Бер-беребезгә догада булыйк дигән сүз ул бик зур мәгънәгә ия. Аннары син кешегә теләк теләгәндә, фәрештәләр, үзеңә дә шулай булсын, дип дога кылып торалар. Догаң кабул булсын өчен, аны сорар алдыннан берәр саваплы гамәл эшләргә кирәк. Теләкләрең кабул булуның хәйләләре менә шул.

— Пәйгамбәребезнең өч төрле кешенең догасы һичшиксез кабул була дигән хәдисе бар. Ул кемнәр турында әйтелә?

— Рәсүлебез: «Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: мосафир догасы, мәзлүм, ягъни рәнҗетелгән кешенең догасы, ата белән ананың баласы хакында догасы», — дигән. Рәнҗеткән кешеңә бәддога укып вакыт әрәм иткәнче, син шул мәзлүм хәлеңдә үзең өчен дога кыл. Алай дөресрәк булыр. Хаҗда Гарәфәт тавында, Мәдинә мәчетендә кылынган догалар кабул була. Җомга көнендә, гает бәйрәмнәрендә, тәшрикъ көннәрендә, уразада булганда, фарыз намазларыннан соң, яңгыр яуганда да догалар кабул буласына шик юк. Пәйгамбәребез (с.г.с.), төнге вакытта бер сәгать бар, ул вакытта Аллаһтан нәрсә сорасаң, шуны бирә, ди. Бу төннең икенче яртысында, төгәлрәге, уникедән соңгы вакытны өч өлешкә бүлсәң, шуның өченче өлешендә килеп чыга. Теләкләрең кабул булсын өчен, ике рәкәгать хаҗәт намазын укый аласың.

— Дога кылганда ике кулны күтәрү һәм битне сыпырып кую гадәте каян килгән?

— Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләреннән ул дога әдәбе булып килә. Рәсүлебез дога кылганда ике кулын күтәргән. Бармак араларын ерагайту да, янәшә кую да дөрес. Кемдер Аллаһ биргәндә төшереп җибәрмәс өчен ике кулның чәнти бармакларын янәшә куярга куша. Кулларымны җәебрәк тотканымны күргәч, берәү миңа шулай дигән иде. Аллаһ күп итеп бирә, шуңа кулларны җәебрәк тотам әле, дидем мин аңа. Битне сыпырып кую да Аллаһ илчесеннән килә.

— Мәрхүмнәрне искә алып сөйләгәндә, дога булып барсын, дибез. Гадәти бер истәлек-хатирә дә дога була аламы?

— Пәйгамбәребез, мәрхүмнәр турында яхшы итеп сөйләсәгез, ул савап булыр, дигән. Мәрхүм дигән сүз үзе үк гарәп теленнән Алланың рәхмәтенә ирешкән дип тәрҗемә ителә. Берәр вафат булган кеше турында искә алганда мәрхүм дию генә дә шул дога булып тора. Пәйгамбәребез турында әйткәндә, саләллаһу галәйһи вәссәләм (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дибез, сәхабәләр исемнәренә радыйаллаһу ганһу, ягъни Аллаһ алардан риза булсын дип өстәп әйтәбез, болар да дога була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100