news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпкә шүрләп барасымы? - «Ватаным Татарстан» газетасы

Роспотребнадзор тәкъдимнәрендә, укучыларга да, укытучыларга да битлек кию мәҗбүри, диелмәгән. Әмма температура үлчәү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү гадәти хәлгә әйләнәчәк.

Мәктәпкә шүрләп барасымы? - «Ватаным Татарстан» газетасы

(Казан, 19 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Битлек кимәсәң, мәктәпкә кертәләрме? Бер парта артына ике кеше утырырга ярыймы? Бәйрәм тантаналары булырмы? Яңа уку елы башланганда мондый сорауларның күп булуы гаҗәп түгел. Боларга ачыклык кертү өчен Роспотребнадзор төбәкләр өчен тәкъдимнәр әзерләде. 5 айга сузылган «каникул»дан соң укуга ничек барасы?

Балалар түгел, укытучы сыйныфка йөри

– 1 сентябрьдән укулар гадәттәгечә башланыр дип көтелә. Әмма һәр төбәктә үзләрендәге эпидемиологик хәлне яхшы беләләр, – дип белдерде Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов. – Шуннан чыгып, сәламәтлек саклау буенча чаралар кабул итәчәк. Тантаналы линейка уздырмыйлар икән, аны башкача да оештырырга була. Әмма бәйрәм рухын саклаячакбыз.

Роспотребнадзор тәкъдимнәрендә, укучыларга да, укытучыларга да битлек кию мәҗбүри, диелмәгән. Әмма температура үлчәү, шәхси гигиена таләпләрен үтәү гадәти хәлгә әйләнәчәк. Температураны ишек төбеннән үк үлчәп кертмәкчеләр. Шулай ук укучыларга элеккегечә бер сыйныфтан икенчесенә йөрергә туры килмәс. Кыскасы, физкультура, технологиядән, ягъни җиһаз кирәк булмаган фәннәрдән тыш, барысын да бер бүлмәдә укытачаклар. Социаль ара дигән нәрсәне дә онытырга ярамый. Техник хезмәткәрләр һәрдаим сыйныф бүлмәләрен сафландырып, җыештырып торачак.

– Без уку вакытын төрлечә башларга тәкъдим итәбез. Әйтик, аны кайдадыр сәгать 8дә, кайдадыр 9 нчы 15 минутта башларга мөмкин. Ишек төбендә балалар өелешеп тормасын өчен температураны сыйныфка кергәч тә үлчәп була. Моның өчен һәр сыйныфка контактсыз термометр кирәк. Тәнәфескә дә балалар төрле вакытта чыга ала, – ди Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. – Роспотребнадзор укуны оештыру мәсьәләсенә кысылмаячак. Әгәр уңайлы икән, ике атна – мәктәптә, аннары тагын икене читтән торып укытырга мөмкин. Әлбәттә, моның өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерергә кирәк. Бәйрәм тантаналарын үткәрү тыелмый.

Бәйрәм шау—шуы көтәргәме?

Җәй буе әти-әниләр, укучылар, укытучылар башта яңа уку елы нинди шартларда башланачак дигән сорауга җавап көтте. Жавап табылды – балалар мәктәпкә барачак. Хәзер исә алар, 1 сентябрь тантаналары уздырылырмы, дип кызыксыналар. Кайберләре хәтта бәйрәмгә барыр өчен өстәмә ял көненә өметләнә. Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сабыйлары 1 нче сыйныфка баручы әти-әниләргә ял бирергә дигән тәкъдимне җиткергән.

Мәгариф хезмәткәрләренең Алабугада узган республика август киңәшмәсендә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов та, 1 сентябрьдә уку елы мәктәпләрдә башланып китсә дә, пандемиягә бәйле рәвештә вазгыятьның төрлечә үзгәрүенә әзер булырга кирәк, диде. Казан мэры Илсур Метшин исә башкалада бәйрәм тантаналары үткәрелмәячәген әйтте. Әмма бу көнне мәктәпләрдә «Тынычлык дәресе» узачак. Казанда быел 1 нче сыйныфка 20 меңнән артык укучы барачак.

Сездә нинди хәлләр бар?

Яңа уку елында Чаллы мәктәпләрендә белем алучылар былтыргыдан 2500 укучыга күбрәк булачак. Бу – 65000 артык укучы дигән сүз. Укучылар арасында социаль араны саклау өчен автокаланың 22 мәктәбендә укулар ике сменада оештыралачак.

Чүпрәле районының мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов әйтүенчә, район мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзер. 1 сентябрьдә тантана уздыру-уздырмау исә республикадагы вазгыятьтән торачак. Чүпрәле мәктәпләрендә барлыгы 2000нән артык баланы көтәләр. 1 нче сыйныфка 170тән артык бала барачак.

– Термометр, бактерицидлы лампаларның бер өлешен узган уку елы ахырында ук алган идек инде. Укучылар сыйныфтан-сыйныфка күчеп йөрмәсен өчен бүлмәләр саны җитә. Хәзер авыл мәктәпләрендә балалар саны кими бит. Яңа шартларда белем алу укучылар, укытучылар өчен дә кыенлыклар тудырмас, – ди Илсур Халитов.

Азнакай районының Тымытык мәктәбендә барлыгы 150 бала укыячак. 1 нче сыйныфка 17 бала килер дип көтелә. Мәктәп директоры Фирүзә Кашапова әйтүенчә, читтән торып укуга ияләшкән булганнар.

– Яңа таләпләргә ияләшү авыррак булса да, тора-бара күнегербез. Сыйныф җитәкчеләренә эш артачак. Әти-әниләргә баласының сәламәтлеге турында укытучыга хәбәр итәргә туры киләчәк, – ди ул. – Хәзер менә җылыту системасын үзгәртәбез. Моңа кадәр салкынрак була торган иде. Мәктәбебез укучыларны кабул итәргә әзер. Сыйныф бүлмәләре җитә. Температура үлчәргә термометрлар биреләчәк. Дәрес, тәнәфес вакытларын көйләячәкбез. Ашханәгә укучыларны сыйныфлап кертәчәкбез, – ди ул.

Роспотребнадзор киңәшләре:

*Сыйныфлар арасында күпләп укучы катнашында чаралар уздыру тыела

*Белем оешмасына кергән һәр кешенең температурасын үлчәргә

*Дезинфекция чараларын куллануны көчәйтү. Көн саен һәм атнага бер тапкыр ныклап җыештыру

*Һәр сыйныфка берәр бүлмә беркетеп, барлык фәннәрне шунда укыту

*Укучылар бергә җыелмасын өчен, дәрес һәм тәнәфесләр вакытын билгеләү

*Ашханәдә эшләүчеләргә битлек, пирчәткәләр кию

* Бер укучыны бер партада утырту мәҗбүри түгел

*1 сентябрьдә бәйрәм чараларын ачык һавада сыйныфлап уздыру, анда катнашкан әти-әниләргә битлек кию

* Вазгыять начараеп китсә, өйдә укыту мөмкинлеген карау

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100