Нурихан Фәттахның хатыны Руфина Фәттахова: Бала теле ана куенында ачыла - «Татарстан»

«Нурихан белән танышканда аның беренче хатыныннан аерылган икәнен белә идем«, - дип искә ала Татарстанның атказанган табибы.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-инфом», «Татарстан», Руфия Фазылова). Руфина Фәттахова — югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы. 1937 елда Башкортостанның Тәтешле районында дөньяга килә. 1964 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1972 елдан Казан дәүләт медицина академиясендә укыта башлый. Һәм хәзерге көндә дә биредә эшли.

Медицина уку йортына керү алдан уйланылган адым да, хыял да түгел иде. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, иптәш кызым белән газетада игъланнар караштыра башладык. Ул чакта югары уку йортының исемнәре белән бергә бинаның фотосурәтләре дә басыла иде. «Уку йортының менә монысы матур», — дип сөйләнгәләп, белдерүләр укыйбыз. Шул вакыт әти килде дә: «Балалар, уку йортын бинасына карап сайламыйлар бит», — диде. Ул безгә Уфага медицина институтына барырга киңәш итте. Әти укытучы, мәктәп директоры булып та эшләде. Аның киңәшен тоттык.

«Медицина институтына укырга керә алмасаң, өйгә кайтмыйсың», — диде әти. Керә алмасам, нишләргә тиеш идем, анысын әйтмәде. Күрәсең, яхшы укыгач, имтиханнарны уңышлы тапшырыр, дип уйлагандыр. Тиешле тәрбия бирдем дип тә фикер йөрткәндер. Озын сүзнең кыскасы, ул елны медицина институтына керә алмадым, балл җитмәде. Шуннан Уфа медицина училищесына киттем. Анда бишкуллап алдылар.

Кулга диплом алгач, ике ел фельдшер булып эшләдем. Шул чагында үземә максат куйдым — врач булам. Уфа дәүләт медицина институтына керер өчен ныклап әзерләндем. Һәм теләгемә ирештем.

Нурихан белән танышканда аның беренче хатыныннан аерылган икәнен белә идем. Икебез дә Яңавылдан булып, бер мәктәптә укысак та, берберебезне күргән юк идек. Яшь аермасы шактый бит — 9 ел. Уфа медицина институтының беренче курсында укып йөргән чагым. Кышкы каникулга кайткач, китапханәгә бардым. Анда классташым Әлфия мөдир булып эшли иде. Яшь язучы буларак, Нуриханны очрашуга чакырганнар. Нишләптер, ул чара да, Нурихан үзе дә әллә ни тәэсир итмәде миңа. Икенче көнне миңа Уфага китәргә кирәк иде. Без Нурихан абый белән Уфага бер үк рейста очтык. Утыргычлар да янәшә туры килде кебек. Ни генә булмасын, сәгать буе диярлек без аның белән сөйләшеп бардык. Аның кулында кечкенә чемодан бар иде. «Уфа буйлап күтәреп йөреп булмас, сезнең бүлмәгә куеп торырга ярыймы?» — диде ул… Каршы килмәдем. Иптәш кызым белән без аны озатып та калдык әле. Ул Казанга китте. Аннан хатлар языша башладык. Ул минем хатларның берсен дә ташламаган, саклаган…

Өченче курсны тәмамлагач, Нуриханга кияүгә чыктым. Һич көтмәгәндә тәкъдим ясады ул. Өченче курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында Яңавылда берничә мәртәбә очраштык без, бер мәртәбә Ямады авылына Илдар Юзиевларга да барып кайттык. Алар Казаннан әтиләренә кайткан булганнар. Җәй азагында, укулар башланганчы дип, Нурихан мине Казанга кунакка чакырды. Дусларча гына инде. Ул миңа Казанның матур урыннарын күрсәтеп йөрде, Казан дәүләт медицина институтына алып барды. Әлбәттә, Уфа медицина институты белән чагыштырганда, КДМИ җиһазлар ягыннан күпкә алга киткән иде. Алай гына да түгел, Нурихан мине бирегә дүртенче курска ничек күчереп булу турында да кызыксынды. Менә шулай, бер уйламаган җирдән, берәүгә дә әйтмичә, без өйләнешеп куйдык һәм мин укуны Казанда дәвам иттем.

Беренче урында гаиләме, эшме, — дип сорыйлар. Әлбәттә, институтны тәмамлап, эшкә урнашкач, беренче чиратта эш турында уйлыйсың. Диагнозны дөрес куйдыммы, дөрес эшлимме икән, дисең. 1972 елда Казан дәүләт медицина академиясенә эшкә урнашкач, көне‑ төне әзерләнергә туры килде. Ул бит студентлар белән генә эшләү түгел, ә врачларны укыту. Алар каршына чыгу өчен күпме әзерләнгәнемне үзем генә беләм. Шуңа күрә, ул елларда гаилә беренче урында булды, дип әйтә алмыйм.

КДМАда берничә ай эшләгәч, китәргә уйладым. Кайттым да, Нуриханга әйттем:

— Укыту эшен ташлыйм. Врач булып кына эшләргә уйлыйм.

— Ни өчен? Нәрсә булды? — диде Нурихан.

— Үземнең тавышымны магнитофонга яздырып тыңлап караган идем, миндә акцент көчле, — дим. — Син лекцияңнең темасын беләсеңме? — диде ирем. — Әлбәттә, ул бит минем диссертация темасы. Ул теманы миннән күбрәк белүче дә юк.

— Әгәр дә син темаңны белеп сөйләсәң, тыңлаучы синең акцентыңа игътибар да итмәячәк. Ә инде син бик әйбәт русча сөйләсәң, әмма темаңны белмәсәң, алар сине гафу итмәячәк. Үзең уйла, телисең икән, кит, — диде Нурихан. Шулай итеп мин кафедрадан китмәдем. 

Акцент дигәннән, кафедра мөдире миңа: «Өйдә дә ручса сөйләшегез», — дия иде. Беренчедән, акцентны бетереп булмый. Татар мәктәбен бетергән, татарча уйлый торган кеше бит мин. Икенчедән, ничек инде өйдә русча аралашасың, ди?! Нурихан белән?!.. Сөйләшкәндә ялгыш русча сүз кыстырсаң өтеп алырга да күп сорамас! 

Дөресен генә әйткәндә, элек җәмәгать транспортында кычкырып татарча сөйләшергә курка, ояла идек. Хәзер яшьләр андый түгел. Миңа калса, аларда беркайчан да бездәге кебек оялу булмас. Хәзер бит замана башка: Европа илләрендә әллә ничә төрле телдә сөйләшәләр. Ерак барасы түгел, бездә дә үзбәкләр, башка халыклар рәхәтләнеп үз телләрендә аралаша. Берәү дә бармак төртеп күрсәтми.

1980 нче елларда радио, телевидениедә сәламәтлек турында тапшырулар алып бардым. «Азат хатын» журналында да шундый сәхифәм бар иде. Төп эш урыным — Биектау районының Каменка бистәсендә урнашкан туберкулез авы рулары хастаханәсендә. Эштән соң, тапшырулар төшерергә шәһәр үзәгенә йөгерәм. Кайчакта туры эфирда эшләргә дә туры килә иде. Башта тапшыруга килгән врачны алдан әзерлисең: ул татарча камил сөйләргә тиеш. Ә бу ул чорда шактый катлаулы эш иде.

Тапшыруларны коллегаларым да карап баралар иде. Медицина терминнарын фәкать татарча сөйләп булуына шаккаталар. Татарча сөйли белгән өчен генә теләсә кайсы врачны чакырып булмый — гадәттә тапшыруларда да иң беренче сүз профессорга бирелде. Бу үзенә күрә, телне саклауның бер күренеше булгандыр дип уйлыйм.

Безнең почта әрҗәсе газета-журналлар белән тула иде. Бер ишесе –Нуриханга, бер ишесе миңа килә. Почта ташучы: «Сез яздырган газета-журналлар белән сумканы күтәрерлек булмый», — дия иде. Безнең заманда профессиональ журналларга язылу мәҗбүри булды. Хәзер андый мәҗбүрилек юк. Хәтерлим, КДМАда эшли башлаган елны кафедра мөдире матбугатка язылган квитанцияләрне карап-тикшереп тора иде. 

Казанда татарларның татарча сөйләшмәвенә аңлы кеше бик борчыла. Хәер, элек тә борчылалар иде. Ул чакта үзара зарланышудан узмады. Күпләр русларны гаепләде. Бераз ирек сыман замана килгәч, матбугатта: «Тегеләй итик, болай итик», — дигән язмалар күренә башлады. Телне дин саклап калган, дин тотарга кирәк, дигән өндәүләр көчәйде. Хәзер инде күп нәрсә ачыклана төште кебек: яулыклы апа-әбиләр, яшь туташлар шәһәр тулы, ләкин аларның күбесе рус телендә аралаша.

Соңгы берничә елда миңа еш кына Коръән ашларында, никах бәйрәмнәрендә катнашырга туры килде. Хәзрәтләрнең күбесе яшьләргә татар телендә вәгазь сөйли алмый. Гарәпчә ятлаган аятьләрен чатнатып укып чыгалар да, тиешле гонорарларын алып кайтып китәләр.

Сүз дә юк, татар бакчалары, мәктәпләре булмау, баланың яшьтән үк үз телендә сөйләшмәвенә китерә. Ләкин бакчага йөрмәгән балаларның да телсез-чукрак кебек гариплегенә кем гаепле? Аңсыз ата-ана! Баланың теле ана куенында ачыла лабаса! Телне саклауда гаиләнең роле турында Роза ханым Туфитулова беренчеләрдән булып күтәреп чыкты, һаман шул турыда тукыды. Менә хәзер телне саклау һәм үстерү максатыннан, ТР Президенты каршында махсус комиссия оештырылды. Моның өчен 100 млн акча каралган икән. Тик, әгәр халыкның үзаңы үзгәрмәсә һәм татар теле югары органнарда гамәлгә кермәсә, 100 млрд сум тотылса да, файдасы булмаячак.