news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Красный Гуляй бистәсендә биш ел элек төзелгән мәдрәсәдә укулар башланды

Изге айны — Мәүлид аен шәкертләр мәдрәсәдә мөнәҗәтләр әйтеп, догалар кылып үткәрәчәк.

Ульяновскиның Красный Гуляй бистәсендә биш ел элек төзелгән мәдрәсәдә укулар башланды
«Өмет»

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Илгизә Шәйхаттарованың «Өмет» газетасында биш ел элек төзелгән мәдрәсәдә укулар башлануы турында язган.

Безнең Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсендә биш ел элек мәчет янәшәсендә генә мәдрәсә бинасы төзелде. Дини уку йорты бик күп кешеләр үтенече буенча сафка бастырылып, мөселманнарга үзенең ишекләрен ачып җибәрде.

Мәдрәсәнең беренче мөгаллимәсе Гөлсирә ханым Ульяновскида Рөстәм хәзрәттән гыйлем алып кайтты. Ул шулай ук «Биләр» мәдрәсәсендә дә белемен күтәрде. Рәмис хәзрәт Гөлсирә ханымны мөгаллимә итеп билгеләгәч, анда беренче унике кеше укырга килде. Шәкертләр өч ел эчендә гарәп графикасы нигезендә укырга, Коръән сүрәләрен, намаз уку тәртибен өйрәнделәр. Алар белемнәрен тикшертү максатында, Рәмис хәзрәттән имтихан алуын сорадылар. Имтиханнарны «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин кабул итте.

9 октябрь көнне Ильяс хәзрәт биш сәгать дәвамында — өйлә намазыннан икендегә кадәр мәдрәсәбездә шәкертләрдән имтиханнар алды. Җәмәгать белән бергә намаз укыганнан соң, алар Коръәннән аять-сүрәләр яңгыраттылар. Ильяс хәзрәт шәкертләргә бик күп өстәмә сораулар бирде. Шәкертләр һич тә сынатмаска тырыштылар. Алар барлык сорауларга да тулы җавап биреп, имтиханнарны уңышлы тапшырдылар.

Ильяс хәзрәт мөгаллимә Гөлсирә ханымның тырышлыгына, төпле белем бирүенә соклануын белдерде. Бераз куркып, ләкин Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә өметләнеп башлаган эш хәерлесе белән тәмамлануына шәкертләр бик тә шат иде. Изге айны — Мәүлид аен шәкертләр мәдрәсәдә мөнәҗәтләр әйтеп, догалар кылып үткәрәчәк.

Дини белеме булган Нурания ханым быел мәдрәсәбезгә икенче мөгаллимә итеп билгеләнде. Өлкә мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган уку-укыту программасы буенча Нурания ханым яңа килгән шәкертләргә милли һәм дини йолаларыбыз белән гореф-гадәтләребезне, ахирәт көненә әзерләнү, мәрхүм булган мөселман кардәшләребезне соңгы юлга озату һәм өчесен, җидесен, кырынын, елын үткәрү тәртибен аңлатачак.

Яңа уку елында мәдрәсәдә барлыгы җиде кеше белем алачак. Илебездәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып һәм барлык саклану чараларын үтәп, мәчетебезгә һәм мәдрәсәбезгә йөрүне дәвам итәбез.

Мәчетебез имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән шәкертләргә, барлык мөселман кардәшләребезгә җиңеллек һәм сабырлык бирүен сорап дога кылдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100