Ир кеше өчен иң зур бүләк – яхшы хатын - "Ватаным Татарстан"

Хатын хакы турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмә.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Рәшит Минһаҗ). Кешелек яшәгәндә, гаилә булганда, ир кеше – шуны, хатын шуны эшләргә тиеш, дигән бәхәс, мөгаен, беркайчан да бетмәстер. Ислам дине, ир хакы, хатын хакы бар, дип өйрәтә. Билгеле, бу – бик зур тема. Хатын хакы турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән сөйләштек.– Хәзрәт, гаиләдә хатын хакы нидән гыйбарәт?– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Әлбәттә, җәмгыятьнең иң кечкенә өлеше ул – гаилә. Гаилә ким дигәндә ирдән һәм хатыннан тора. Аллаһы Тәгалә парлап яралткан. Ир белән хатын бер-берсен тулыландырып тора. Әлбәттә, ир кеше – хатын-кызга, хатын ир-атка охшамаган.Инде ир, хатын хакын кем куйган: мулламы, мөфтиме, депутатмы, президентмы дигән сорау бирелсә, юк, берсе дә түгел. Ул хакларны Аллаһы Тәгалә билгеләгән. Ул барчасын белә. Әгәр кеше диннән ерак булса, Аллаһы Тәгаләгә ышанмаса, андыйларга аңлату кыен. Шуңа күрә кем ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, кем чүп түгәргә тиеш кебек дәгъвалар килеп чыга. Әгәр кеше, Аллаһ хөкемнәре белән яшим, дип торса, мондый аңлашылмаучылыклар шундук бетә. Хатын хакы бик зур. Беренчедән, ул ир кешегә әманәт итеп бирелгән. Без хатыннарыбызны күз карасы кебек сакларга, якларга тиеш. Татарда ир кеше “ат” дип тә аталган, хатын кеше “кыз” дип тә билгеләнгән. Ир кеше ат кебек эшләргә тиеш булганга шулай ул. Хатын ул иренә кыз кебек булырга, аның күңелен күтәрергә, тынычландырырга тиеш. “Ир кеше өчен иң зур бүләк – яхшы хатын ул”, – дип Мөхәммәд пәйгамбәребез юкка гына әйтеп калдырмаган.– Мөгаен, бездән, ир-атлардан, яхшы хатын нинди була, дип сорасалар, калын гына китап язылыр иде.– Пәйгамбәребез, алай тәфсилләп тормаган, өч төп сыйфатны әйткән. Күзең төшкәндә шатландырса, мөрәҗәгать иткәндә тыңласа, кушканны үтәсә; өйдә булмаганда үз-үзен, малыңны, гаиләне сакласа, ул яхшы хатын була, дигән. Хатының елмаеп озатып калса, шатланып каршы алса, канатланып китәсең инде. Билгеле, “тыңласа” дигәнне ни кушсаң, шуны үти дип аңларга кирәкми. Әгәр ире хәрам булган эш куша икән, хатыны тыңламаска тиеш.– Әгәр ире залим булса…– Андыйлар бик сирәктер. Гадәттә акыллы хатын хәйләләп булса да җиңә, үзенекен итә. Чамасын белеп, елап та җиңә ул. Андый чакта күңеле йомшармаган ир сирәктер. Акыллы хатын иреннән акыллырак булып күренмәскә тиеш, дип тә әйтәләр. Хатыннар гадәттә тыңлаган кебек була да, без шул капкынга кабабыз. Өйне саклау дигәндә, галәмгә менеп китсә дә, шахтага төшсә дә, ир-атның күңелендә, тегендә-монда йөрми микән, дигән шик уянмаска тиеш. Ир-ат белән хатын-кызларның хокукларын тигезлибез, диделәр. Бу хәл-омтылыш җәмгыятькә ни бирде соң? Хатын-кыз кулына исерек ир тоттырды. Ир кешегә диван, телевизор, футбол калды. Кайбер ир-ат итнең, бәрәңгенең кайдан алынганлыгын белми дә. Мондый хәлдә ирнең гаиләдәге абруе төшәргә мөмкин. Ышыкланып барыр җилкә булганда, хатын-кызга җиңелрәк. Хатын-кызның матди һәм рухи хакы бар, дип тә әйтергә мөмкин.– Матди хак дигәнегез мәһәр, калымнан башланадыр инде…– Дөрес әйтәсез. Тик шунысы бар: күп кенә кеше мәһәрне калым белән бутый. Алар икесе – ике нәрсә. Калым – гореф-гадәт. Ул Кавказда, Урта Азиядә таралган. Калым ул – буласы хатыныңның әти-әнисенә бүләк бирү. Мәһәр исә – булачак хатыныңа сораган кадәр биргән бүләк. Хатыны риза булганда, ире аны бераз кичектереп тә бирә ала. Билгеле, ире ышандырганны үтәргә тиеш. Әгәр ире ялкаурак, эшләргә яратмый торган кеше булса, булдыксызга юлыгуы турында бер күрсәткеч инде бу. Әгәр ул мәһәр дә түләргә теләми икән, аның белән тормышны алып бару кыен булачак. Мәһәр беренче чиратта ул-бу килеп чыкса, хатын-кыз урамда калмасын өчен кирәк. Дөрес, мәһәр – шактый катлаулы мәсьәлә. Хатын-кызлар зур мәһәр сораганга, хәзер бик күп кенә гарәп өйләнә алмыйча йөри. Мәһәр зур булуның тагын бер ягы бар. Зур булгач, акча туплау байтак вакыт һәм көч сарыф иткәнгә, ир-ат тагын берничә хатын алу турында хыялланмый да. Мәһәрне булачак иреңнең мөмкинлегенә карап сорарга кирәк. “Азрак мәһәр сораган кыз тәкъварак”, – дигән сүз дә мәгълүм. Әле бит шунысы да бар: булачак хатыны бик зур мәһәр сораса, ире соңрак, мин сине сатып алдым, дип белдерергә мөмкин.– Әлеге тәкъва кызларны кайдан эзләргә соң?– Бу уңайдан Пәйгамбәребезнең мондыйрак сүзе бар. “Өйләнгәндә кызны дүрт төрле сыйфатына карап сайлап алалар. Кемдер – матурлыгына, кемдер – байлыгына, кемдер – дәрәҗәсенә, нәселенә, кемдер диненә, әхлагына карап өйләнә. Диненә, әхлагына карап өйләнгәне зур отышта, зур бәхеттә”, – дигән Рәсүлебез. Байлык бүген булып, иртәгә – югалырга, чибәрлек – бетәргә, дәрәҗәңнән төшерергә мөмкиннәр. Дин-әхлак – югалмый торган нәрсә.– Хатынның эшләмәскә хакы бар, диләр…– Чынлап та, ир кешенең бер вазифасы – хатынын матди яктан тәэмин итү. Хатыны эшләргә җыенмый икән, ире аны каядыр – кара эштәме, дәүләт эшендәме эшләргә мәҗбүр итә алмый. Дөрес, төрле очраклар бар. Ире яңа гына вузда укуын бетереп эшли башлаган икән, билгеле, аның үзенә генә гаилә арбасын тарту авыр булачак. Хатыны яхшырак түләнә торган эштә эшләп, ире өйдә бала карап кала икән, мондый хәл дә тыелмый. Әнә кайбер сәхабәләрне хатыннары тәэмин иткән. Кайвакыт бик зиннәтле, бай-мул тормышта яшиләр кебек тоелса да, өйләрендә нур, ямь булмаска мөмкин. Ир кешенең тагын бер вазифасы – өйдә, гаиләдә ямь, җылылык булдыру, хатыныңның хәлен белү, аралашу, сөйләшү. Ир кеше рухи яктан да хатынының тормышын тулыландырып торырга тиеш. Шул исәптән гаиләне дини яктан тәрбияләү дә – ир җилкәсендә. Билгеле, хатын да иманлы булырга тиеш. Чөнки хатын кешенең тагын бер бурычы – ана булу, балаларны тәрбияләү. Ничек кенә әйтсәк тә, барыбер бала нигездә әнисе янында. Ана кеше дингә якын булса, балаларына дини тәрбия бирә ала. Шуңа күрә ир кеше дини якны да кайгыртырга, гаиләсен хәләл ризык белән дә тәэмин итәргә тиеш.– Хәзрәт, әле бит күпхатынлылык күренеше дә җәелә башлады. Соңгы елларда ике, хәтта өч хатын алучылар да очрый.– Әйе, ислам динендә мондый хәл бар, ул рөхсәт ителгән. Шуңа күрә без аны начар дип әйтә алмыйбыз. Тарихта күп кенә милләтләрдә күпхатынлылык дигән нәрсә, әйтик, гарәпләрдә кәнизәк – кол хатыннар да булган. Ислам дине аны кыскарткан, дүрткә калдырган. Шул ук вакытта, әгәр ир кеше хатыннарының хакларын үтәми икән, кыямәт көнендә аның хәле бик авыр булачак, дигән хәдис тә билгеле. Коръәндә: “Әгәр гадел була алсагыз, дүрткә хәтле, гадел була алмасагыз, бергә генә өйләнергә рөхсәт ителә”, – дип әйтелгән. Сер түгел, бөтенесен тигез яратып булмый. Анысы бер хәл, тик барысының да матди ягы бертөсле булырга тиеш.– Кәләшең никах вакытында, миннән сорамыйча башкага өйләнмисең, дип әйтмәсә, яңа хатын алачагыңны әйтеп тә тормаска була, диләр.– Бу – бик четерекле мәсьәлә. Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән бит инде. Билгеле, яшь кәләш алыйм әле, дип хатыннардан сорасаң, туксан тугыз проценты риза булмый, бердәнбер буласы килә. Әнә Ибраһим пәйгамбәрнең Сара һәм Хәҗәр дигән хатыннары булуы билгеле. Алар арасында да көнләшү уянган. Шуңа күрә Ибраһим пәйгамбәр, Сарасын Шам илләрендә калдырып, Хәҗәрен Мәккәгә илтеп куярга мәҗбүр була. Рөхсәт алмыйча өйләнергә мөмкин. Әмма гаделлек таләп ителгәч, ир кеше көннәрен, төннәрен дә хатыннары арасында тигез итеп бүләргә мәҗбүр. Әйтмичә, каядыр югалып тора башласаң, хатыныңны ялганлау, гаделсезлек килеп чыга. Хатының өчәү булса, атнаңны өчкә бүләргә туры киләчәк. Шуңа күрә күпхатынлылык, бер караганда, башыңа бәла алу гына. Менә бүген кайбер яшьләр бер хатыннары белән дә яхшылап тора, тәэмин итә алмый. Шуңа карамастан, икенче хатын алсам, анысы яхшырак булыр, дип уйлый. Берсе белән дә яши алмаганны икесе белән яшәп буламы?! “Ирем яшь хатын алды да кыен хәлдә калдык, ярдәм итегез, акчабыз юк”, – дип мәчеткә килеп зарланучы хатыннар да аз түгел хәзер. Динне белеп бетермичә, аннан үзеңә ошаганны гына алып, гаделлекне онытып йөрү – егет кеше эше түгел. Өйләндең икән, берсе белән матур иттереп яши бел! Дөрес, хатыннарын тәэмин итеп торган, хатыннары бер-берсенә хәерхаһлы булган гаиләләр дә бар. Әмма хатыннарыңа мөнәсәбәттә гадел булу бик-бик кыен.