news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл үзешчәннәре «Бер күрешү — үзе бер гомер» спектаклен куйды

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән театр коллективы Фәнис Яруллин әсәрен сәхнәләштерде.

Тубыл үзешчәннәре «Бер күрешү — үзе бер гомер» спектаклен куйды
http://yanarish72.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаеваның «Тубыллыларга спектакль ошады» дигән язмасы чыкты.

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән театр коллективы тамашачылар игьтибарына Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның «Бер күрешү — үзе бер гомер» әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим иттеләр. Тамашачылар моннан күп еллар элек — 1996 нчы елда язылган пьеса бүгенге көндә дә актуаль булганын күрделәр. Рольләрне башкарган артистлар арасында төрле буын вәкилләре булды. Алар бөтенесе сәхнәдә үзләрен иркен тотып, оста уйнадылар.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Мәдинә Уразмәтова, рольләрне башкаручы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре — Рузалия Корманалиева, Илнар Колмәмәтов, Мәфрүзә Мортазина, Илтус Уразмәмәтов җырчы да, уен коралларында да уйный беләләр, сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә катнашалар. Спектакль юмор, милли көйләр, җырлар, гармун тавышлары белән бизәлеп барды. Сәхнәдә вакыйгалар үзгәрде, декорацияләр, костюмнар алышынып торды. Сәләтле уйнаучы үзешчән актерлар чын күңелләреннән сөйләделәр, көлделәр, кайгырдылар, шатландылар. Артистлар үз геройларының характерларын югары дәрәҗәдә ачтылар. Спектакльнең идеясе һәркемгә аңлашылды, таныш иде.

Мисалга, Мәрьям белән Әхмәт гаиләсендә ир кеше балалар тавышы белән гөрләп торган, өстәлләре сый-хөрмәткә тулы булган үзенең йорты турында уйласа, хатыны сериаллар карарга ярата, Мальдив утрауларында ял итеп яшәү турында хыяллана. Икенче парның тормышы бөтенләй башка. Алар өчен тормышта башка кыйммәтләр дә бар.

Мәдинә Рәхим кызы: «Спектакльдә оста һәм танылган, күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән кешеләр үз рольләрен җиренә җиткереп уйнадылар. Алар арасында яшь талантлы егетебез Илнар Колмәмәтов үзенең ролен бик яхшы башкарды. Киләчәктә дә татар спектакльләрен сәхнәгә кую өчен әле күп эшләргә кирәк. Спектакльләр аркылы яшь буында татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уятабыз. Тамашачыларыбыз театр сәнгатенә тартылырлар, заллар тулы булыр дип ышанып калам», — диде. Күңелләргә үтеп керерлек итеп татар спектакльләрен сәхнәгә куючылар, спектакльне караучылар булганда мәдәниятебез дә гөрләп торыр.

Тубыл тамашачылары уңыш казанган спектакльне оештыручы режиссер Мәдинә Уразмәтовага, актерларга, себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якуповка, үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100