Аяксыз калган Илһам Әхмәтгалиев инвалидлык алышырга ярдәм сорый — «Ватаным Татарстан»

«Бик нык сызлагач, түзә алмадым шул. Кайчак, ник ризалаштым икән, дип үкенеп тә куям. Аяксыз калу бик яман», - дип сөйли 54 яшьлек ир-ат.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). «Мин — II группа инвалид. Быел җәй көне бер аягымны кистеләр. Икенче аягым булса да, аннан файда юк. Шуңа күрә бу чирем белән I группа бирерләр дип көтәм. Тик ВТЭКта өметле җавап ишетмәдем. Кайтып хәлемне белеп, проблемамны хәл итәргә ярдәм итегез әле», — дип редакциягә шалтыратты Балык Бистәсе районының Яңа Ырга авылыннан 54 яшьлек Илһам Әхмәтгалиев.

«Рәхмәтле эш түгел…»

Икенче көнне үк аның гозере буенча Балык Бистәсенә кузгалдык. Инвалидның язмышы белән кызыксынып кына калмыйча, проблемаларны район Социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, район үзәк хастаханәсенең баш табибы һәм авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп ачыкларга тырыштык.

Халык телендә Түбән Ырга, әмма рәсми рәвештә Яңа Ырга дип йөртелгән авылга керүгә, иң беренче булып, фельдшер-акушерлык пунктына тукталдык. Үзе ябык булса да, ишегенә беркетелгән кәгазьдә фельдшер Ришат Сәлаховның номеры язылган. Авылда ир кешенең медицина ярдәме күрсәтүе гаҗәбрәк тоелды. Әмма ул күптән түгел эштән киткән икән. Шулай да аның белән сөйләшмичә булдыра алмадык.

— Нигә гаҗәпләнәсез, медицинада ирнеке, хатын-кызныкы дигән нәрсә юк. Барыбыз да халыкның сәламәтлеген кайгыртабыз. Миңа — 23 яшь. Монда өч ел эшләдем. Кечкенәдән үк медицина белән кызыксындым. Ләкин бу эштә һәр кешегә дә ярап булмый, рәхмәтле эш түгел. 18 мең сум хезмәт хакына гына гаиләне дә туендырып булмый. Хатын миннән күбрәк акча эшләсенме? Алай булдыра алмыйм. Авыл хуҗалыгы буенча шәхси эшемне булдырдым. Җир алып, иген үстерәбез. Кыш көне эш тукталып тора. Шуңа күрә шәһәргә эшкә китү теләге дә бар. Хастаханәгә эшкә чакырганнар иде, уйлыйсы булыр, — ди Ришат.

Безнең язмабызның героена да кирәк чакта ярдәмен күрсәтеп торган ул, аягы сызлагач, аны хастаханәгә юллаган. Хәзергә күрше Югары Ырга фельдшеры Екатеринага берьюлы ике авылга ярдәм күрсәтергә туры килә.

«17 ел җәфа чигәм»

Барысы да юл фаҗигасеннән башланган. 2003 елда Илһамны Казанда машина бәрдергән. Ул вакытта бот сөяге чыккан, аягы сынган. Ике ай урын өстендә яткан. 2010 елда икенче мәртәбә «Ока» машинасы белән юл фаҗигасенә очрый. Тагын операция. Шуннан соң бер аягы 10 сантиметрга кыскарган. Бот сөяге һаман чыгып интектерә, ди. Бу авыруы белән аңа II группа бирәләр. Бер аякта йөргәч, көч килгән, ахры. Быел авырткан аягын кисәргә туры килә. Ун көн эчендә 3 операция кичергән ул. Кан тамырлары тыгылганлык аркасында ясалган операциядән аяк кисүгә кадәр барып җиткән.

— Бик нык сызлагач, түзә алмадым шул. Кайчак, ник ризалаштым икән, дип үкенеп тә куям. Аяксыз калу бик яман. Гарип булсам да, I группа бирмиләр. 10 мең сум пенсия алам. Туганнарым булышып торгач, аны азсынмыйм. Суыткыч ризык белән тулган. Пенсиянең күбесе даруларга китә. I төркемне акча күбрәк түләсеннәр өчен сорамыйм. Беренчедән, гарип булган өчен сорыйм. Үзегез күреп торасыз, идәндә шуышып кына йөрим. Икенчедән, йөри алмагач, ялгыз да яшәгәч, I төркем тиеш дип саныйм. Бирмәсәләр, гарьлек булачак, — ди Илһам әфәнде. — Бердәнбер аягымны сау-сәламәт дип уйлый торганнардыр. Әмма аның булуыннан булмавы хәерлерәк дип әйттем бит инде. I группаның өстенлекләре дә күбрәк бит. Хәзер менә бәвелемне тота алмыйм, умыртка баганасы авырта. Алга таба медицина ярдәме кирәк булуы бар. II группа белән генә ерак китеп булмый.

Илһамның көне телевизор карап, урында ятып үтә. Уйланырга да вакыты күп. Бу сынау миңа нәрсәгә, дөрес яшәмәгәнгәдер, дигән фәлсәфәгә бирелгән чаклары да аз түгел икән. «Исән-сау булганда тормышның кадерен белегез! Хәмергә үрелмәгез. Кайчак, сызлануларга түзә алмыйча, бераз салгалыйм да. Үкенеп яшәү бик авыр. Күңелегездә кара таплар булмасын. Хаталар да күп булды, игелекләр дә кылмыйча тормадым», — ди ул, үкенечләрен белдереп.

«Апа гел монда тормас, караучы кирәк»

Моңа кадәр ялгызы гына яшәсә, аягын кискәч, Казанда яшәүче апасы Фәридә аның янына кайтырга мәҗбүр булган. Дөрес, моңарчы да җәйләрен яшәп киткән. Фәридә ханымга — 61 яшь, тормышта түгел.

— Энемнең аягын кискәч, бик кайгырдык. Без гаиләдә 8 бала идек, олы абыебыз үлде. Мондый хәлдә Илһамның ялгызын гына калдырып булмый. Шәһәрдә үз фатирым бар, — ди Фәридә апа.

Апасы шәһәргә китсә, эшләр харап. Әлегә ул барысын да тәртипләп, ашарга пешереп тора. Мунча керергә булыша. Идәндә шуышып йөргән энесен, инвалид арбасына утыртып, урамга алып чыга. Менә шул вакытта Илһамның бигрәк тә күңеле була.

— Саф һавада йөрергә яратам. Дөньяны, яктылыкны күрәсе килә бит әле. Урамда үткән-сүткән кешеләр белән аралашам, — ди ул.

Үзе генә яшәсә, ни һавасы, ни ипие, ни ризыгы… Боларның берсе дә булмаячак. Илһам абый Пенсия фонды аша караучы билгеләүне сораган булган. Тик караучы билгеләнгәндә, түләнә торган өстәмә 1200 сум тиеш түгел, дигәч, кәефе төшкән.

— Апа мине гел саклап ята алмас ул, аның — үз тормышы. Караучы булса, атнага берничә тапкыр хәлемне белер, ашарга пешерер иде. Авылда кибет тә ябык бит. Ипине күрше авылдан машина белән китерәләр, — ди инвалид, яхшыга өметләнеп.

Балык Бистәсе районының Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Вәлиева белдергәнчә, Пенсия фонды аша караучы өчен билгеләнә торган акча 80 яшьтән өлкәнрәкләргә яки I төркем инвалидларга гына каралган. Бу категориягә кермәгәч, аны Илһам Әхмәтгалиевка билгели алмыйбыз, дип аңлатты.

— Шулай да социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп карагыз әле, бәлкем, хезмәткәр билгеләрләр, — дип киңәш бирде Минзия Вәлиева.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлев белән дә элемтәгә кердек.

— Аның хәлен белеп, социаль хезмәткәр билгеләргә ризалыгын сорап кайтырбыз. Риза булса, килешү төзеп, билгеләрбез. Аннан караучы табарга кирәк булыр. Әлбәттә, кайбер кешеләр социаль хезмәткәр бөтен эшне башкарырга тиеш дип уйлый. Бу алай түгел. Моның — үз тәртибе. Башкарган эшләре буенча хисап тоталар. Төзелгән махсус программа нигезендә эшлиләр. Ялгыз яшәүче инвалидны ярдәмебездән ташламабыз, — дип ышандырды Рафаэль әфәнде.

Мансур Китаев, Балык Бистәсе район хастаханәсенең баш табибы:

— Илһам Әхмәтгалиевның документларын җыеп, I группага тәкъдим итеп карарбыз. Моны комиссия хәл итә. Аңа ярдәм итәргә тырышырбыз.

Ринат Баһаветдинов, Югары Ырга авыл җирлеге башлыгы:

— Ике авылга 340 хуҗалык исәпләнә. Кибет икәү иде. Эшмәкәр, аның икесен дә тотып булмый дип, берсен ябарга мәҗбүр булды. Товар сатылмагач, кереме аз, ди. Авылда эш булмагач, кешеләр терлек асрап көн күрә. 5–6 сыер тотучылар да бар. Эремчеген, маен, сөтен Казанга барып саталар. Мал-туарын ташлап, социаль хезмәткәр булырга атлыгучылар юк. Ике авылга 4 социаль хезмәткәр бар. Өлкәннәр көнендә әби-бабайларга бүләк өләштек. Декабрь аенда булачак инвалидлар декадасында Илһамны игътибарсыз калдырмабыз. Үзебезнең егетне ярдәмебездән ташламабыз. Ул авылның зират коймаларын тоту, чишмәне төзекләндерү, балалар Сабантуен оештыруда ярдәм итә иде. Күңелендә начарлык юк аның.