news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның үз Әлмәндәре бар: Зиннәтулла Заһидуллинга – 100 яшь - "Ватаным Татарстан"

Фронттагы хәлләрне дә яхшы хәтерли Зиннәтулла бабай Заһидуллин.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Әхмәтҗанова). Зиннәтулла абый белән моннан 5 ел элек сөйләшеп утырганмын икән. Ул вакытта Кайбычка Казан каймасының тарихын өйрәнергә кайткан идем. Башта мәктәптә булып, бер төркем балалар да ияргән иде үземә. Күршеләр дә керде. Җор телле, шаян-шук бабай белән мәш килеп фотога төштек. Чыннан да, Әлмәндәр картка охшаган ул. Кайбычлылар үзләре дә, бик яратып, безнең Әлмәндәр бабаебыз, дип йөртәләр аны. Туры килеп тә тора. Йөзеннән нур чәчелә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, шаяртып та ала, шул арада җитдиләнеп тә китә. Башыннан ни генә үтмәгән Зиннәт бабайның! Сугыш афәтен кичергән, ике улын югалткан, биш бала табып үстергән Асиясенең бакыйлыкка күчүенә дә – 15 ел.

Казан каймасы

Зиннәтулла бабай өчен сугыш нәкъ менә Казан каймасыннан башлана да инде. Бу вакытта ул авыл советы рәисе булып эшли. «Окоп казу турында хәбәр чыгу белән, мәктәпләрдә укуны туктаттылар. Безнең авылда штаб ясадылар. Шулкадәр кешене каршы алырга, урнаштырырга кирәк бит. Һәр капкага, гаиләнең хәленә, йортының зурлыгына карап, акбур белән саннар сугып чыктык. Ягъни, йортка шулкадәр кешегә керергә мөмкин дигән сүз иде бу.

Иртә белән килгәннәрне тирә-күрше авылларга озаттык. Кичкә таба, төнлә килүчеләрне үзебездә мәчеткә, китапханәгә, клубка урнаштырып тордык. Күбесе җиңелчә генә киенгән, чөнки аларга 1-2 атнага дип әйтеп җибәргәннәр. Ә ул елны зәмһәрир салкыннар бик иртә башлады. Башта танк үтмәсен өчен – траншеялар, аннан окоп казыдылар. Урманнан агач ташып, блиндажлар төзеделәр. Моннан тыш һәр йорт янында үзләре өчен дә окоп казыдылар. Күпер буенда әбәт ашатырга кухня әмәлләделәр, кибет тә бар иде анда. Машина белән азык-төлек ташыдылар. Ашау ягы такы-токы гына иде инде.  Кич белән фатирларында без биргән бәрәңгене үзләре пешереп ашадылар. Әмма бигрәк тә салкыннан иза чиктеләр. Гомер булмаганны салкыннар 45 градуска кадәр җитте», – дип искә ала Зиннәтулла бабай ул вакытларны.

Сугыш

Фронттагы хәлләрне дә яхшы хәтерли Зиннәтулла бабай. «Минем өчен Бөек Ватан сугышы Ржевтан башланды. Курск дугасындагы сугышларда, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә  катнаштым. Бик каты яраландым. Харьковтагы госпитальдә биш ай дәвалангач, Уфага җибәрделәр. Бәхетемәдер инде, миңа операция ясаган хирург Казаннан иде. «Аякларың, инә белән чәнчегәч, сизә башлады, димәк, өмет бар, йөрерсең», – дип, бик шатландырды. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигән гыйбарәне истә тотып, ике шәфкать туташы бер каттан икенчесенә көн саен култыклап йөрттеләр. Чыннан да, бераздан таякка таянып йөри башладым. 1944 елның 24 гыйнварында поезд белән Колаңгы станциясенә кайтып төштем. Алты айга дип җибәргәннәр иде. Вакыты җиткәч, хәрби комиссариатка бардым. Яраларың төзәлеп җитмәгән дип, больницага җибәрделәр. Үзебез чакыртып алырбыз, диделәр. Көтеп яттым шулай. Көтә-көтә, сугыш та бетеп китте. Хәрби комиссариатта башта, ник килмәдең, дип сүккәннәр иде. Ике көннән соң гафу үтенделәр. Баксаң, документлар тутырылган папкамны читкә куеп, минем хакта бөтенләй онытканнар икән.

Бәрәкәтле гомер

Озын гомерле булуын гел хәрәкәттән күрә Зиннәтулла бабай. Район финанс бүлегендә эшләгәндә, Иске Чәчкаптан Олы Кайбычка кадәр булган араны гел җәяү йөргән. Район таркалгач, Апаста да шул эшен дәвам иттергән.  Хәзер дә утырып торырга яратмый. Узган ел 99 яше тулган көнне Зиннәтулла бабайның кунакларны яшь егетләрдәй капка төбенә каршы алырга чыкканын бүген дә сокланып искә алалар. Быел да ким булмас. Юбилеен мәчеттә билгеләп үтәргә җыеналар. Ялгызы гына яшәсә дә, бу халәтне әллә ни сизми әле ул. Инде үзе дә 70 тән узган Шәүкәт улы гына, Америкада яшәү сәбәпле, сирәгрәк кайта. Кызы Алсу – Казанда, тагын бер улы Илдус – Яшел Үзәндә. Кыш көннәрен улы янында үткәрсә дә, җиһан уяну белән, Чәчкабына юл тота. Күршесендә яшәүче Фәридә ханым Абзалова аны үз әтиседәй карап-тәрбияләп тора. Күрше-күлән генә түгел, бөтен авылында яхшы кешеләр генә яши, ди Зиннәтулла бабай. Зарлану дигән нәрсәне гомереңдә дә ишетмәссең аның авызыннан. Дөрес әйтәләр шул. Нәкъ Әлмәндәр карт инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100