Кайсы кискенрәк: икътисад югалтуларымы, демографик кризисмы? - «Ватаным Татарстан»

COVID-19 куркынычрак мутацияләр белән аваз сала һәм аны дәвалау кыенлаша, диләр белгечләр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»,  Рәшит Фәтхрахманов). Россиядә көтмәгәндә пандемиянең яңа дулкыны китереп бәрде бит әле. Авыручылар саны арта, хәл кискенләшә. Күрер күзгә бер дә алай кебек түгел инде ул үзе. Әмма рәсми саннар хәвефле.

Мәскәүдә әнә яңа чикләүләр һәм өстәмә ял көннәре игълан ителде. Фәнни күзлектән караганда, вируслы чир вакытлар үтү белән көчсезләнергә һәм үзеннән-үзе юкка чыгарга тиеш. Әмма COVID-19 куркынычрак мутацияләр белән аваз сала һәм аны дәвалау кыенлаша, диләр белгечләр. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да шул фикерне куәтли.

Лондонның Король колледжы галимнәре хәтта чирнең билгеләренә кадәр үзгәрде, диләр. Коронавирусның моңа кадәр биргән сабаклары да ачы: бәяләр күтәрелүе, эшмәкәрләрнең баш авыртуы арту — бөлгенлек куркынычы янап тору, акча станогының бертуктаусыз әйләнеп инфляцияне куәтләвенә демографик югалтулар килеп өстәлә.

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән атнада икътисадның торышы турында доклад игълан иттеләр. Ул документта да икътисади югалтулар, халыкның реаль керемнәре кимү пандемия аркасында тирәнәйгән демографик упкын белән янәшә куеп һәм бер-берсенә бәйләп тикшерелгән. Академик Абел Аганбегян, пандемия китергән иң зур югалту — үлем күрсәткечләренең югарыга китүе, ди. Коронавируска кадәр илдә үлем статистикасы елдан-ел түбәнәеп барган, ә 2020 елдан башлап күрсәткечләр үрә сикерә. Аганбегян зур державлар арасында үлем күрсәткечләре, 1000 кешегә чагыштырып исәпләгәндә, Россиядә иң зурысы дип бәя бирә.

2020 елның мартында илгә пандемия килеп җиткәннән соң, Россия 750 меңнән артык кешесен югалтып өлгергән иде инде. Быелгы югалтулар да шул чама булыр дип фаразлана. Илдә сабыйлар үлеме үткән ел 8,2 процентка кимүгә карамастан, үткән ел гомуми үлем күрсәткече 18,6 процентка үскән.

Россия төбәкләрендә халык саны кимү кискен арткан. Ил күләмендә алганда югалту темплары 2,2 тапкыр арткан. Санкт-Петербургта 2019 елда кимү 308 кеше булса, 2020 ел зур рекорд куйган: 17,9 мең кеше демографик упкынга төшеп югалган. Татарстанда да зур югалтулар күзәтелгән. 180 кешелек югалту темпы 2020 елда 12,9 меңгә җиткән. Үткән ел Мәскәү халкы 24,6 мең кешегә кимегән. Халык кимү темплары Әстерхан өлкәсендә — 6 тапкыр, Камчаткада — 5,2, Байкал аръягы краенда — 3,3, Томск өлкәсендә 3 тапкыр арткан.

Икътисадта кеше капиталы дигән төшенчә бар. Бөтендөнья банкы, һәр илдәге кеше капиталының бәясен исәпләп, саннарны игълан итте. Менә шул банк китергән саннарны демографик югалтуларга тапкырласаң, Россия үткән елда 6 триллион сумлык югалту кичерде дип бәяли академик Аганбегян. Әле үлмәгән, әмма инвлид булып калган, коронавирустан соң көчсезләнеп, иртә үлемгә дучар булган кешеләрне дә исәпкә алсаң, югалтуны тагын 1,5кә тапкырларга кирәк дип саный ул һәм илнең демографик упкынга төшеп киткән югалтуын 9 триллион сумга җиткерә.