Мин, акча ярату сәбәпле, гайбәт сөйләүдән туктадым — «Шәһри Казан»

Коръәндә гайбәт өч төрле сүз белән килә: гайбәт, ифтира, боһтән. Гайбәт ул — кардәшеңдә булган әйберне әйтү.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Ифтира — аны кемнәндер ишетеп әйтү. Ә боһтән — булмаган әйберне яла ягып әйтү. Болар бөтенесе дә тыелган һәм гайбәт хөкеменә керә.

Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары Гайшә (радыйаллаһу ганһә) белән Сафия (радыйаллаһу ганһә) бер-берсеннән көнләшә торган була. Бервакыт Гайшә Сафия турында кулы белән ишарәләп, ул бит тәбәнәк, дип күрсәтә. Шулчак Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йә, Гайшә, син шундый сүз әйттең, әгәр дә шул сүз диңгез суы белән кушылса, диңгез суын бозар иде», — ди. Тел белән дә әйтмәде юкса, фәкать ишарә кылды. Димәк, кешең кимчелеген ишарә белән күрсәтсәң дә, хәтта каләм белән язсаң да, аннан көлеп карикатура ясасаң да — болар бөтенесе дә гайбәткә керә.

Элеккеге галимнәр дә гайбәттән җиңел генә котыла алмаган, чөнки гайбәт сөйләү — ул кешенең нәфесе яраткан әйбер. Берәү әйтә: берәр кеше турында гайбәт сөйләсәм, бер көн ураза тотарга сүз бирдем, ди. Ураза тота-тота арып бетә бу, ләкин гайбәттән бөтенләй туктый алмый. Шуннан гайбәт сөйләгән саен бер дирһәм сәдака бирергә була. Бер дирһәм — шактый зур акча. Акчаны ярату сәбәпле мин гайбәттән туктадым, дип әйтә.

Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт бистәсе мәчете имамы