news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баладан мөмкин булмаганны таләп итмик — «Мәгариф» журналы

Республикада 18 мең укучы бердәм дәүләт имтиханында катнашырга теләк белдергән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Мәгариф», Таңсылу Габидуллина). Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның быелгы үзенчәлекләре, төп яңалыгы нинди?

Югары уку йортына керергә теләмәгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИ урынына ике фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак. Ә менә югары уку йортларына тартылган укучыларны БДИны рус теле һәм укырга керү өчен мөһим булган фәннән тапшырырга кирәк булачак.

«Без хәзер балаларның сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Иң мөһиме дөрес тукландыру, яхшы әзерлек, өйдә һәм мәктәптә балага әзерләнергә уңайлы шарт тудыру, психологик ярдәм күрсәтү кирәк. Һәр укытучы һәм сыйныф җитәкчесе ул үзе психолог ролен үти. Әлбәттә, әти-әниләр балаларына игътибарлырак булса иде. Баладан мөмкин булмаганны таләп итү — дөрес түгел. Әти-әниләр дә, бала да үзенең сәләтенә, белеменә таянырга тиеш», — дип сөйләде ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Информатика фәне буенча БДИны компьютерда тапшыру –төп яңалыкларның берсе. Быелгы үзенчәлеккә килгәндә, ул БДИны алдан тапшыру этабы кичектерелү тора.

БДИның төп дулкыны 25 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Рус теленнән 3 һәм 4 июньдә, чит телләр буенча 21 һәм 22 июньдә, информатика һәм информацион — коммуникатив технологияләре буенча БДИны компьютерда тапшыру 24, 25 нче июнь көннәренә билгеләнгән.

Шунсы сөендерә, Республикада БДИ да18 мең укучы катнашырга теләк белдергән. Шулайда, узган ел белән чагыштырганда, быел БДИда катнашучылар саны кимүе күзәтелә. Аеруча физика, география, немец теле фәннәре буенча.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100