news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп аттестатын нинди үзгәрешләр көтә? — «Мәгариф»

Мәктәп аттестатларында беренче тапкыр QR — код барлыкка киләчәк.

Мәктәп аттестатын нинди үзгәрешләр көтә? — «Мәгариф»
Илнар Төхбәтов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Мәгариф», Таңсылу Габидуллина). Музыка һәм сынлы сәнгать өчен зачёт? Тышлыкта QR — код? БДИ урынына контроль? 9 нчы сыйныф һәм 11 нче сыйныф мәктәп аттестатын да күп үзгәрешләр көтә.

2021 елдан урта гомуми белем бирү турында аттестатларны тутыруның, исәпкә алуның, тапшыруның яңа тәртибе гамәлгә кертеләчәк. Сынлы сәнгать, физкультура, музыка белән дус булмаган балалар өчен төп яңалык: хәзер мәктәпләр бу фәннәр буенча, билге урынына «исәпкә алынган» дип куярга хокуклы. Шулай ук «өч», «дүрт», «биш» системасын калдыру яки яңага күчүне мәктәп үзе хәл итә.

Тагы бер яңалык: мәктәп аттестатларында беренче тапкыр QR — код барлыкка киләчәк. Мәгариф министрлыгында сөйләүләренчә, ул ялган документлардан сакларга ярдәм итәчәк. Мондый код титул кәгазенең арткы ягында булачак.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының, БДИ түгел, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын — ГВЭ язып, 11 нче сыйныф өчен аттестат алу мөмкин булачак. Өстәвенә ике предметтан — рус һәм математикадан.

«Российская газета» материаллары буенча

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100