news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәяләр куып тоттырырмы? - «Ватаным Татарстан»

Белгечләр бәя артуның сәбәбен дөнья базарындагы бәяләр күтәрелүе һәм эчке базарның аңа яраклашуына тырышуы белән бәйләп аңлата.

Бәяләр куып тоттырырмы? - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Ниһаять, Россиядә котырып арткан азык-төлек бәяләрен җитди контрольгә алмакчы булалар. Узган атнада икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин мөһим булган азык-төлек бәяләренең кинәт артуына борчылуын белдергән иде. Аерым алганда, монда сүз көнбагыш мае, шикәр, он, токмач, ипи һәм икмәк-күмәч ризыклары турында бара.

Чыннан да, соңгы айларда әлеге азык-төлекләргә бәяләр бермә-бер артты. Берничә атна элек без бу хакта анализлап, язып та чыккан идек инде. Росстат биргән мәгълүматлар да шул хакта сөйли. Алар тәкъдим иткән мәгъ­лүматлар буенча, гыйнвардан ноябрьгә кадәр шикәр – 71,54 процентка, көнбагыш мае – 23,78, токмач – 10,45 һәм ипи 6,34 процентка арткан. Узган айда гына әлеге товарлар 8,9, 7,4, 1,3 һәм 0,9 процентка кадәр күтәрелгән. Киңәшмә вакытында Президент бу хәлне пандемиягә бәйләп аңлатырга ярамаганлыгын әйтте.

– Бездә дә Советлар Союзындагы хәлләр килеп чыгарлык булмасын. Ул вакытта нәрсә сөйләгәннәре исегездәме? «Советлар Союзында барысы да бар, тик бөтен кешегә генә җитми», – дип әйтәләр иде. Ул елларда дефицит булганлыктан җитми иде. Ә хәзер халык азык-төлекне акчасы җитмәү сәбәпле сатып ала алмас­ка мөмкин, – дип белдерде Владимир Путин.

Белгечләр бәя артуның сәбәбен дөнья базарындагы бәяләр күтәрелүе һәм эчке базарның аңа яраклашуына тырышуы белән бәйләп аңлата.

Мәсәлән, Россия Май берлегенең башкаручы директоры Михаил Мальцев та «Татар-информ» агентлыгына майга бәяләр көнбагыш уңышы начар булу, ­дөнья­ бәяләренең артуы һәм долларга карата Россия валютасы курсының тирбәлүе аркасында күтәрелгәнлеген әйткән.

– Көнбагыш маена хәзерге бәяләр доллар курсы күтәрелү һәм дөньядагы бәяләр артудан чыгып билгеләнә. Төп җитештерүче илләр – Россия һәм Украинада әлеге культураның уңмавы да көнбагыш маена бәяләрнең артуына китерде, – дигән Михаил Мальцев.

Узган шимбәдә Татарстанның Хөкүмәт йортында булган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­тры урынбасары Наил Залаков та рес­публикада көнбагыш мае, он һәм шикәрнең бәяләре арту сәбәпләрен әйтеп узган иде. Аның сүзләре буенча, быел шикәргә бәя сизелерлек арткан, чөнки узган ел ул 20 сумга кадәр төшкән иде. Быел күпләп сатып алу бәясе бер килограммга 44 сумны тәшкил иткән. Дөрес, министр урынбасары әйтүенчә, хәзер ул төшә. Киләсе елга да мондый хәл килеп чыкмасын өчен, 2021 елда рес­публикада шикәр чөгендерен чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга кадәр арттырмакчы булалар.

Онның хакы артуын да ашлыкка бәя күтәрелү белән бәйләп аңлаталар. Өченче класс бодайның бәясе – 33, онныкы 23 процентка арткан. Мәгълүм булганча, ипигә бәяләр кинәт артып китмәсен өчен республикадагы икмәк пешерү оешмаларына субсидияләр бирелә.

Нәфесегезне тыярга кирәк

Владимир Путинның кискен чыгышыннан соң Премьер-министр Михаил Мишустин азык-төлек бәяләрен контрольдә тотучы берничә министрлык башлыкларын да шелтәләде. Озак та узмады, җомга көнне Россиянең авыл хуҗалыгы минис­тры Дмитрий Патрушев бу мәсьәләдә эш башланганын җиткерде.

– Кайбер чаралар инде кабул ителде һәм якын көннәрдә тормышка да ашырыла башлаячак, – дигән иде ул чагында министр. – Мәсәлән, киләсе елның 9 гыйн­варыннан Россиядә көнбагыш маен читкә чыгаруга 30 процент күләмендә салым кертелә. Шул рәвешле без эчке базарда чимал дефицитыннан котылырбыз һәм җитештерүчеләрне кирәк кадәрле көнбагыш белән тәэмин итәчәкбез. Шикәр тармагы буенча эшләүчеләр дә җибәрә торган бәяләрне киметергә һәм аларның бәяләрен арттырмаска әзер булуларын белдерде. Шушындый ук карарны май заводлары да кабул итте.

Шулай итеп, мондый вазгыятьтә Россиядә нинди чаралар күреләчәге дә мәгъ­лүм. Бу нисбәттән ведомствоара эшче төркем төзелә һәм аны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли. Яңа орган социаль әһәмияткә ия товарларның бәяләрен мониторинглау һәм тиз арада чара күрү белән шөгыльләнәчәк. Әлеге төркемгә керә торган барлык министрлар һәм җитәкчеләр эчке базардагы азык-төлек бәяләрен күзәтәчәк.

Хөкүмәт өч айга – 2021 елның 1 гыйн­варыннан 1 апрельгә кадәр шикәр комы һәм үсемлек мае бәясен «катырырга» җыена. Нәтиҗәдә җитештерүчеләр сыек майның бер литрын складтан 95 сумнан җибәрсә, кибеттә ул 110 сум торачак. Ә ин­де бер кило шикәр комы 45 сумнан (җитештерүчеләрдә – 36 сум) артмаячак, дип яза «Известия».

Моннан тыш, 20 декабрьгә кадәр шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләр белән сәүдә компанияләре арасында бәяләрне шул дәрәҗәдән бер тиенгә дә арттырмау турында үзара килешү төзеләчәк. Моның үтәлешен Федераль салым хезмәте контрольдә тотачак. Шикәр җитештерүчеләргә эшкәртү өчен чөгендер сатып алырга 1–5 процентлы ташламалы кредитлардан файдаланырга мөмкинлек биреләчәк. Киләсе елда бу тармакка ярдәм күләме 2 млрд сум тирәсе булачак икән. Бу чаралардан тыш, 16 гыйнвардан ашлыкны читкә чыгарган өчен квота һәм пошлина кертелә. Он һәм икмәк-күмәч ризыклары әзерләүчеләр 4,2 млрд һәм 3 млрд сум күләмендә субсидия алачак.

Шулай итеп, сәүдәгәрләр үзләренең нәфесен тыярга мәҗбүр. Һәрхәлдә, Вак­лап сату сәүдәсе компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Сергей Беляков сәүдә оешмаларының Россия халкын артык кыйммәт булмаган бәядән азык-тө­­лек белән тәэмин итә алуын белдергән.

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр белән чагыштырганда, татарстанлылар азык-төлеккә азрак акча тота. Республикада бу күрсәткеч 24,5 процентны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100