news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарапул татарлары автономиясе җитәкчесе йөз кешегә «Яңарыш»ка язылу бүләк иткән

ХӘзер газета Уральский, Сигаево, Дулесово авылларында яшәүче өлкәннәргә киләчәк.

Сарапул татарлары автономиясе җитәкчесе йөз кешегә «Яңарыш»ка язылу бүләк иткән
https://yanarysh.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Нәзлия Лотфуллинаның «Бер игелек — йөз куаныч» дигән язмасы чыкты.

Эшең, гамәлең белән башка берәүнең күңелен үсендерү, ярдәм кулы сузу — кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе. Ә яхшылык эшләүнең, игелек кылуның юллары чиксез күп.

Бәяләр даими үскән вакытта «Яңарыш» газетасына язылу бәясе дә арта. Кемнәргәдер бу бәядән газета-журналларга язылу авыр. Бигрәк тә өлкән буын үзебезнең бердәнбер газетабыздан башка яшәргә күнекмәгән, алар атна саен «Яңарыш» ны түземсезләнеп көтеп ала. Быел эшмәкәр, Сарапул районы татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фелүн Мөхәммәткул улы Шәйхелисламов шуны истә тотып, 100 газетаны яздырып, Уральский, Сигаево, Дулесово авылларында яшәүче өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә бүләк итте. Хәер, ул Сарапул районы депутатлар Советы булганда да бу изге эше белән милләттәшләрне сөендерә иде.

«Яңарыш» газетасы аша республикабыздагы милли тормыш белән танышып барабыз, динебезне, йолаларыбызны өйрәнәбез, балаларыбызга газета аша телебезне өйрәтәбез. Үзем газетаны беренче көненнән үк язылып, укып барам. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм.

Минемчә, әгәр син үз милләтеңне, респуб­ликаңны яратасың, аның тормышын, мәдәниятен, рухи кыйбласын беләсең килә икән, «Яңарыш» бу яктан иң якын ярдәмчең, дустың була ала. Аның хәзер эчтәлеге генә түгел, бизәлеше, эшләнеше дә үзгәрде, заманча, зәвыклы, кулга алуы ук күңелле. Төсле битләр ямь биреп тора. Газетаны рәхәтләнеп укыйбыз, фикер алышабыз, мәчеткә җыелгач, сорауларыбызга җавап табабыз.

Фелүн Мөхәммәткул улына җавап­лы хез­­­­мәтендә яңа үрләр, зур уңышлар юл­­даш булсын, озын гомер тели­без.

Чик­­­­­­сез рәхмәт хисләре белән, Уральский посе­ло­­гын­­­да яшәүчеләр исеменнән.

news_right_1
news_right_2
news_bot