news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә хоккей турнирлары уза

Хоккей сезоны Кочко-Пожар боз мәйданында Рафаил Багаутдинов истәлегенә традицион турнир белән башланып китте.

Түбән Новгород өлкәсендә хоккей турнирлары уза
«Туган як» газетасы

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Туган як» газетасында Олег Әндәрҗанов һәм Илнар Садековның «Түбән Новгород өлкәсендә хоккей турнирлары уза» дигән язмасы чыкты.

Кочко-Пожар боз мәйданында 3 нче гыйнварда Рафаил Багаутдинов истәлегенә булып үткән традицион турнир белән кайбер авылларыбызда хоккей сезоны башланып китте. Шушы хәтер чарасына әзерләнеп, җирле актив берничә атна дәвамында боз кою белән мәш килде. Турнирга бер көн калды дигәндә, иптәшләрчә уенда авылның яшьләр һәм ветераннар командалары көч сынашты, шунда турнирга иң яхшы уенчылар сайлап алынды.

Турнир көнне иртән үк, һәрвакыттагыча, боз мәйданы янында кайнар кухня эшләде. Җирле аш остасы Руслан Арифуллин ка­занда шулпа һәм пылау пешерде, Хәсәнов һәм Әбүбәкиров Наилләр 50 литрлык патша самавырыннан тамашачыларга кайнар чәй эчерде, ә Мәскәүдән килгән, эчке эшләр полковнигы Тимур Әмиров халык­ны шашлык белән сыйлады.

Ярышларны ачу тантанасын­да кунакларны авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин сәламләде, Рафаил Равил улын җылы телгә алды, авылның спорт тарихында тирән эз калдырганын белдерде һәм аның истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Юл уңаеннан, авылда җирле инициативаларны тормышка ашыруда актив кат­нашканы өчен Тимур Рамил улын җирле администрация исеменнән Рәхмәт хаты һәм махсус кален­дарь белән бүләкләде.

Узган елда Рафаил Багаутди­нов истәлегенә багышланган турнирга беренче тапкыр кунак­ка сафаҗайлылар килгән булса, быел Пожар бозына беренче тап­кыр Уразавыл хоккейчылары чык­ты, һәм, гадәттәгечә, Семочки һәм Суыксу командалары төп кубок өчен ярышты.

Беренче ярымфиналда хуҗалар белән Уразавыл командасы очрашты. Уен җанатарларны киеренкелектә тотты, чөнки һөҗүмнәр бер-бер артлы ике кап­кага да барды. Соңгы елларның алыштыргысыз чемпионнарыннан дебютантлар осталыклары буенча калышмады. Шуңа алар беренче периодның башында ук ике алка кертеп алга чыкты.

Тулаем яшүсмерләр һәм яшьләрдән генә тупланган Пожар командасын бу юлы араларында бердәнбер ветеран булган Илдар Әхмәтбаев җитәкләде. Икенче пе­риодта мәрхүм Рафаилның улы Ильясның тырышлыгы аркасында хуҗалар, ниһаять, көндәшләре капкасына юл тапты. Нәтиҗәдә, башкала хөкемдарлары Ри­фат Салахетдинов һәм Олег Жиһаншин уенның тәмамлануын 4:4 исәбе белән теркәде. Фина­лист буллитлар сериясендә генә ачыкланды. Комментатор Рифат Габайдуллинның чиксез шатлыгы­на хоккей лотереясында пожарлы­лар төгәлрәк булды.

Икенче ярымфиналда Кызыл Октябрь районы дербисында Се­мочки белән Суыксу очрашты. Бу уенда интрига булмады, семочки­лыларны оттырудан сәләтле яшь капкачылары Эмиль Алиякбәров та коткара алмады. Лидерлары һәм капитаннары Рамил Мусин­нан башка чыгыш ясаган Суык­су боз дружинасы очрашуны 4:0 исәбе белән тәмамлады. Шул ук рәвештә өченче урын өчен дә очрашу узды. Спорт ветеранна­ры Гаяр Әббәсов белән Ринат Зиннәтуллин җитәкләгән Семочки командасын 7:2 исәбе белән тар-мар итеп, бакырлы урынны Ураза­выл ир-егетләре яулады.

Хәлиткеч уенда капитаннары киңәшләренә колак салып, Пожар яшьләре үзара аңлашучанлык тап­ты һәм һәр минут белән Дамир Ка­юмов саклаган Суыксу капкасына басымны арттыра торды. Аеруча аңа Ильяс Арифуллин һәм Ильяс Багаутдинов дуэты тынгы бирмәде. Финал сиренасы 8:2 исәбе белән хуҗаларның җиңүен белдерде.

Турнирны йомгаклау тантана­сында Рафаилның хәләл җефете Наҗия ханым катнашучыларга, тамашачыларга олы рәхмәтләрен җиткерде һәм командаларны, аларның сафларында иң яхшы уйнаучыларны кубоклар, грамо­талар һәм акчалата бүләкләде. Шундыйлар булып Ильяс Ари­фуллин (Кочко-Пожар), Дамир Каюмов (Суыксу), Тимур Хәсәнов (Уразавыл) һәм Илсаф Хәсәнов (Семочки) табылды. Турнирның иң яшь (хуҗалардан Тимур Хаса­нов) һәм иң өлкән (Семочкидан Гаяр Әббәсов) уйнаучылары да билгеләнде.

Шулай ук, Наҗия ханым авылның спорт ветераннары Илһам Жиһаншинга, Олег Әндәрҗановка, Илдар Әхмәтбаевка, клуб дирек­торы Ибраһим Мусинга һәм Руслан Арифуллинга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Турнирга өчкүлле якташыбыз, Түбән Новгородның «Торпедо» хоккей командасы лидеры, бүгенгә КХЛның иң яхшы бомбардирларының берсе Дамир Җәфәров та килергә ышандырган булган, әмма мөмкинлеге табылмаган. Бүләген, үзенең уен майкасын, Пожар командасы капитаны Илһам Жиһаншинга җиткергән, ә ул аны хуҗалар өчен чыгыш ясаган Шөбиле егете Ильяс Арифуллинга тапшырды (фотода).

Уразавылда дәвам итте

Икенче ел рәттән уразавыл­лы Рөстәм Фаракшинның якты истәлегенә багышланган хоккей турнирын дуслары һәм К.Октябрь районының спорт комитеты Россия президенты Владимир Путин ини­циативасы белән гамәлгә куелган «Комфортлы шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә яңартылган һәм яхшы якка нык үзгәртелгән район үзәгенең «Патриот» паркын­да, аның боз мәйданчыгында 5 ян­варьда уздырды.

Катнашучы командаларны (Кочко-Пожар, Уразавыл, Семочки, Суыксу) һәм җан атучы тамашачы­ларны, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны җылы сәламләп, ча­раны башлап җибәрүче Гөлнара Ганиева беренче итеп сүзне рай­он башлыгы Ринат Жаляловка бирде. «Безнең арадан вакытсыз китеп барган дусларыбызны шун­дый истәлекле хоккей, биатлон, билбаулар белән көрәш һәм баш­ка төр спорт уеннары оештырып искә алу бер күркәм традициягә әверелде. Бүгенгесенең дә дустанә мөнәсәбәттә җәрәхәтләрсез үтүен телим. Яхшы, гадел уен күрсәтеп, иң көчлеләр җиңсен!» — диде Ринат Равил улы.

Аннары мәрхүмнең дусты һәм туганнары исеменнән Рафаэль Үмәров сүз тотты. Ул катнашучы командаларга, турнирны оештыру­чыларга, район хакимиятенә һәм спорт бүлегенә олы рәхмәтләрен ирештерде, Рөстәм Рафаил улының кешелеклелек сыйфатла­рын билгеләп, аның ничек вафат булуын искәртеп узды һәм боз­га чыккан уенчыларга уңышлар теләде.

Уразавыл имамы Хайсәр хәзрәт Нәвретдинов мәрхүмне җылы искә алып, аның рухына хәтем укыды, дога кылды.

Әлеге хоккей мәйданчыгы өлкә хөкүмәте ярдәмендә заманча җиһазландырылганга күрә, уеннар чиста вакыт исәбе белән алып ба­рылды. Шобага салу нәтиҗәсендә беренче булып бозга Уразавыл белән Суыксу командалары чык­ты һәм хуҗалар 5:2 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда Кочко-Пожар Семочкины 5:1 исәбе белән отты. Турнирның өченче урынына дәгъва кылучы Семочки белән Суыксу командалары уенны 5:2 исәбе белән тәмамладылар һәм шул рәвешле беренчеләре бакыр медальләрне яулады. Финал уен­да исәпне хуҗалар ачып җибәрсә дә, пашатлы Эмиль Алиякбәров саклаган капка уен ахырына кадәр бикле булды, шуңа ул турнирның иң яхшы капкачысы итеп табылды да. Ә менә аның көндәше капка­сына кунаклар җавапсыз 5 алка кертеп, кабат бу турнирның төп кубогына ия булды. Командалар барысы да кубоклар, медальләр һәм акчалата бүләкләнде. Яхшы уенчы дип Уразавыл командасын­нан Али Билялов табылды. Иң яхшы капкачы белән һөҗүмчегә бүләкләрне мәрхүм Рөстәм Ра­фаил улының классташлары кай­гырткан.

Шуны да әйтеп үтик — берен­че урынны яулаган Кочко-Пожар командасының җанатарлары бу юлы зур күләмдә килгән иде һәм аларның яңгырашлы туктаусыз хуплап торулары да уенчыларның чираттагы уңышларында зур роль уйнады булса кирәк.

Семочкида тәмамланды

Яңа ел каникуллары кысаларында хоккей турнирлары 7 январьда Семочкида тәмамланды. Күркәм традиция буен­ча, биредә чын ир-егетләр уенын оештырып, авылның спорт үсешенә зур өлеш керткән, яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарткан бер төркем лаеклы шәхесләрен ел саен шул рәвешле искә алалар.

Мәрхүмнәрнең авылдашлары файдасына кылган эшләрен югары бәяләп һәм аларны җылы искә алып Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Жалялов, Семочки башлыгы Равил Бәдретдинов һәм җирле спорт лидеры Гаяр Әббәсов чыгыш ясадылар.

Төрле сәбәпләр аркасында, турнирның катнашучылары ике команда белән генә чикләнде. Хуҗаларга каршы Кочко-Пожар командасы чыкты. Сергачтан килгән тәҗрибәле хөкемдар Евгений Тартов карары буенча бердәнбер уен 20 минутлык өч периодтан торды.

Мәйдан тутырып килгән тамашачылар бер сәгать дәвамында матур хоккей карады, чөнки ике команда да һөҗүмгә омтыл­ды. Беренче период 3:1 нәтиҗәсе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Икенчесендә хуҗалар, бу юлы әнисенең туган авылы өчен чыгыш ясаган Ильяс Багаутдинов тырышлыгында исәпне тигезләде. Хәлиткеч өченче период башында Ильяс та­гын ике алка кертеп командасын алга чыгарды. Әмма пожарлы­лар бирелергә уйламады. Соңгы берничә минут эчендә артлы-артлы биш алка кертеп, уенны 8:5 исәбе белән тәмамлады. Алар сафыннан Ленар Жиһаншинны билгеләп үтәргә кирәк.

Пожарлылар сафы җиде кеше белән чикләнгән иде. Шуңа ул өч периодны да алмашсыз үткәрде һәм бик файдалы уен күрсәтте, дүрт алка кертте һәм ике нәтиҗәле пас ясады.

Турнирны йомгаклау тантанасында Гаяр Әббәсов коман­даларны, иң яхшы уйнаучылар булып табылган Ильяс Ба­гаутдиновны, Раил Әббәсовны, Эмиль Алиякбәровны, Ди­нар Әхмәтбаевны, Ильяс Арифуллинны, Дамир Каюмовны кубоклар, грамоталар белән һәм акчалата бүләкләде. Мах­сус бүләккә иң яшь уенчы номинациясендә пожарлылардан Рамил Фәхретдинов һәм хуҗалардан Руфат Абдуллин лаек булдылар.

Гомуми фотога төшкәч, оештыручылар хоккейчылар­ны клуб бинасында корылган табын артына чакырды һәм тәмле пылау белән сыйланганнан соң, барысы да күтәренке кәеф белән таралашты.

Әлеге язма тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100