«Маска»лы революция нәрсәгә китерергә мөмкин? — «Шәһри Казан»

сакланыйк инде, битлекләрне «галочка» өчен генә кимик.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Рәсимә Галиева). Гади акылым белән еш кына алда булачак революция турында уйлый идем. Зур борылышлар, бөтен кешене бергә туплап куя торган үзгәрешләр булса, ул нинди булыр икән? Тарих кабатлана диләрме?

Бар дөнья халкы коронавируска бәйле хәлләр тозагында калып, битлек киеп йөри башлагач та, кылт итеп анализлап йөргәннәрем искә төште. «Битлекле революция» бит бу! Без барыбыз да, телибезме-теләмибезме — бүген битлек киеп йөрергә мәҗбүр. 

Полиция штрафка тарта

Моңарчы да битлекне ирекле киеп йөрүчеләр күп булды. Кибет-урамнарда да өч кешенең икесе битлексез иде. Соңгы көннәрдәге үзгәрешләр битлек файдасына булмаганын аңлагансыздыр. Полиция сезнең битлегегезне тикшерәчәк. Җәмәгать урыннары, автобус кебек транспорт чараларында да авыз-борынны махсус чаралар белән томалап йөрисез, кулларга перчаткалар киясе. Шулай булмаса, бик тә уңайсыз хәлгә таруыгыз бар. Интернетта шау-шу уяткан видео пәйда булгач та, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы моны куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен эшләнгәнен бәян итте. Анда тәртип сакчыларының транспорт салонында битлексез барган егетләрне автобустан чыгаруларын төшергәннәр иде. ЮХИДИ инспекторлары рейд барышында Волжскидан Яшел Үзәнгә юл тоткан автобусны туктатып, салонны тикшергән. Шунда битлексез барган ике егет тә була. Инспекторлар аларга битлек кияргә яки транспорттан чыгарга кушалар, әмма егетләр баш тарта. Шуннан соң тәртип сакчылары, көч һәм махсус чаралар кулланып, тәртип бозучыларның берсен урамга алып чыга, икенчесе автобустан үзе төшә. Тәртип бозучыга карата беркетмә төзелгән, аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмауга юнәлдерелгән мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк. Димәк, автобустагы борчылучы халык мондый хәлләр белән алга таба да очрашачак. Районнардан килгән хәбәрләрдән аңлашылганча, район үзәкләрендә урамдагы, кибетләр эчләрендә һәрбер кеше тикшерелә. Штрафка тартылучылар да бар. Озакламый мондый махсус оешкан тикшерү төркемнәре авылларга да чыгар дип көтелә. 

Казан шәһәре матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, башкала кибетләрендә дә тикшерү эшләре алып барыла. Моның өчен шундый 40 төркем оештырылган. Тикшерүчеләр битлекләре булмаганнарны гына түгел, перчаткалары булмаганнарны да кире бора. Физик затлар өчен 1 меңнән 30 меңгә, юридик затларга кабат тәртип бозганы өчен 1 млн га кадәр, ИПларга 30 меңнән 50 меңгә кадәр, вазыфаи затларга 10 меңнән 50 меңгә кадәр штраф каралган. 

Кайбер кибетләрдә бушлай битлек һәм перчаткалар таратыла башлаган. Кагыйдәләр буенча, күпләп сату урыннарында, җәмәгать транспортында, таксида битлекләр һәм перчаткалар кияргә кирәк. Маскаларны исә җәмәгать урыннарында һәм хезмәт күрсәтү урыннарында кияргә кирәк.

Юасы да киясе

Битлекнең вирустан файдасы бармы-юкмы, дигән бәхәсләр тынмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары нигезендә ачык һавада маскадан йөрергә киңәш ителми. Әмма саклану чарасы буларак яңа карарлар нигезендә аны урамда да кияргә туры киләчәк. Моңарчы битлекләрнең бәяләре 30 сумнан 600 сумга кадәр булды. Юл уңаеннан Питрәч районы кибетләренең берсендә күп тапкыр куллана торган битлекләрнең бәясе 220 сум икәнен күрдек. Бу атна башында кибетләрдә бер тапкыр кия торган 5 масканың бәясе 40 сумга куелган иде. Соңгы шау-шуларга бәйле битлекләрнең бәяләре тагын да артырга мөмкин дигән шик тә уяна башлады. Күпчелек халык битлек шаукымы узган дип санады бугай. Юк, икән шул. Күпләр бер тапкыр кия торган битлекләрне дә юып кия башлаган иде. Хәзер аларның чынлап торып та тузуы ихтималы зур. Пандемия башлангач, битлек тегүгә утырганнарга да кабат эш артачак.

Шулай да сакланыйк инде, битлекләрне «галочка» өчен генә кимик. Бу вирус бәлки шулай безне урап узар. Безнең битлекләрдән куркыр ул. «Битлекле революция» нең дә яхшы якларын барлыйк әле.