news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскидан Зәйтүнә Бирюкова: Туган телебезне балаларга тапшыру бурычы йөкләнгән

«Шушы изге эшкә һәркайсыбыз үз өлешен кертергә тырышсын иде», - ди Зәйтүнә ханым.

Ульяновскидан Зәйтүнә Бирюкова: Туган телебезне балаларга тапшыру бурычы йөкләнгән
emetul73.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Р. Нигъмәтле милли активист Зәйтүнә Бирюкова турында яза.

Ачык йөзле, ягымлы, киң күңелле, олы йөрәкле һәм ярдәмчел Зәйтүнә Муталлиб кызы Бирюкованы Радищевода белмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше юктыр инде. Ул бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә, гаилә учагын саклауга багышлаган үрнәк татар-мөселман хатын-кызларының берсе.

Нәсел тамырлары данлыклы Зур Чирекле авылына барып тоташкан Зәйтүнә Муталлиб кызы 1951 елның 8 сентябрендә Куйбышев өлкәсенең Богатов районы Павловка авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетына укырга керә.

Кулына яңа гына диплом алган чибәр, уңган кыз үзенең тәүге сөйгән яры — Зур Чирекленең булдыклы, эшчән егете Юныс Абдулкадыйр улы Бирюковка кияүгә чыга. Киләчәккә зур өметләр баглаган яшь гаилә Радищево район үзәгенә барып урнаша.

Зәйтүнә Муталлиб кызы районның хәзерләүләр конторасында бухгалтер булып эшли башлый. Һәм менә 40 елдан артык инде ул кулланучылар кооперациясендә — азык-төлек тармагында армый-талмый, бөтен һәм тырышлыгын куеп хезмәт итә. Шактый вакыт «Дворянская» агрофирмасының башкарма директоры вазыйфаларын үти, предприятиенең финанс-экономик эшчәнлеген уңышлы алып бара.

Аннары Юныс Абдулкадыйр улы белән бергә ташландык хәлдә булган ипи комбинатын яңадан эшләтеп җибәрәләр һәм икмәк чыгаруны җайга салалар. Хәзер биредә унҗиде сорттагы икмәк-булка изделиеләре пешерелә. Новоспасское, Иске Кулаткы, Павловка һәм Радищево районнарында яшәүчеләр югары сыйфатлы, экологик яктан чиста икмәкне бик теләп алалар.

Тынгысыз йөрәкле Зәйтүнә ханым тормыш юлында яңадан-яңа үрләрне үзенең профессиональ әзерлеге, эш процессын оста оештыра белүе һәм, әлбәттә инде, таләпчәнлек күрсәтүе нәтиҗәсендә яулый. «Хәләл җефетем Юныс Абдулкадыйр улы — терәгем һәм таянычым, ышанычым, без теләсә нинди эшкә дә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп алынабыз, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, юлларны ача», — ди Зәйтүнә ханым.

Зәйтүнә Бирюкова күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Ульяновск өлкәсе Губернаторының һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2011 елда ул «Ульяновск өлкәсенең атказанган азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ә узган елның ахырында танылган милләттәшебезгә «Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» дигән почетлы исем бирелде. Көмеш билгене аңа Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тапшырды.

Милләт җанлы Зәйтүнә Муталлиб кызы җирле татар автономиясе һәм татар хатын-кызлары оешмасы эшчәнлегендә актив катнаша. Ул берничә тапкыр мәркәзебез Казанга татар авыллары эшмәкәрләренең Бөтенроссия җыенына һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы създына делегат булып бару бәхетенә ирешә.

«Безгә туган телебезне, милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны бала-оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга тапшырып калдыру бурычы йөкләнгән, шушы изге эшкә һәркайсыбыз үз өлешен кертергә тырышсын иде», — ди Зәйтүнә ханым.

Бирюковлар күпләргә үрнәк булырлык яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәркайсына югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар. Хәзер инде балдан татлы сигез оныкларының бәхетенә, уңышларына сөенеп яшиләр, аларга милли һәм дини тәрбия бирергә тырышалар.

«Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте тармагында Зәйтүнә Муталлиб кызы кебек чын профессионаллар булуы шатландыра. Бүген ул үзенең бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен яшь буынга бик теләп тапшыра. Яраткан эшенә җаваплылык хисе белән караучы, бөтен күңелен биреп башкаручы атказанган хезмәткәрдән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин», — ди өлкәнең авыл хуҗалыгы министры Михаил Семенкин.

Педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиһан Усам кызы Гафарова да күркәм юбилеен каршылаучы якташы турында сокланып сөйли.

«Без — авылдашлары, Зәйтүнә Муталлиб кызының хезмәттәге һәм шәхси тормышындагы уңышларына чиксез сөенәбез. Ул бизнесын тигез юлдан алып бара, зур гаиләсе турында кайгыртучанлык күрсәтә, искиткеч җыйнак өендә һәрвакыт тәртип һәм пөхтәлек хөкем сөрә, бакчасында җимеш агачлары үстерә, ә парнигында бөтен кешедән дә иртәрәк яшелчәләре өлгерә. Ә йортын һәм өй каршысын аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Данлыклы авылдашыбыз игелекле йөрәге кушуы буенча мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга да мөмкинлек таба. Менә шундый ул безнең Зәйтүнәбез! Чибәр, уңган, өлгер һәм булдыклы!» — ди Зур Чирекле авылының «Хайрат» иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлҗиһан Гафарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100