news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшьләр вакыты»: Саба яшьләрен нәрсә борчый? - «Шәһри Казан»

Мәктәп укучылары өчен бизнес клуб ачарга хыялланган Гүзәл Хилалетдинова район яшьләре үзләрен күрсәтергә курка дип саный.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел.

Сүзебез Саба районының алдынгы карашлы яшьләре турында. Шушы көннәрдә генә әлеге районда ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Яшьләр вакыты» чарасында булып кайттык.

«Яшьләр вакыты», кыскача әйткәндә, район яшьләренең идеясен «тыңлый» һәм чынга ашырырга ярдәм итә торган акция. Бүген Сабада тукталсалар, иртәгә инде оештыручыларны башка район яшьләре көтә һәм алар берничә атна дәвамында яшьләрне борчыган проблемаларны барлап, якын киләчәктә чынга ашыру юлын эзлиләр. Ә әлеге мөмкинлекләр турында ТР Студентлар отрядлары штабы җитәкчесе урынбасары Алия Адиева мондый фикерен белдерде: Бу чара яшьләргә тәкъдим ителгән оешмалар белән кызыклы. Алар арасында грант оту, башка илләрдә бушка уку мөмкинлеге, проектны чынга ашырыр өчен матди ярдәм алу, вакансияләр һәм башка мөмкинлекләр бар. Без һәр районга да бер төрле программа белән барабыз, ләкин һәр җирле яшьләрнең дә үз проблемалары һәм проектлары бар. Яшьләрне башта тыңлый белергә кирәк.

Чараны оештыручы Казан яшьләре мәйданга баннерлар, маркетлар тезгән арада яшьләр төрле проектлар белән таныша һәм үзара фикер алыша торды. Шул урында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән җырчы Эльмира Кәлимуллинаның самокатта төшкән фигураларын күрергә мөмкин иде. Акция беренче чиратта үзенә заманча бизәлеше, яшьләр теләгәнчә булуы белән җәлеп итте.

«Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев, узган елгы белән чагыштырганда, быел чара үзгә форматта һәм кызыклырак уздырылды дип саный: - Без 2019 елда шушы акция кысаларында яшьләрнең тәкъдимен тыңладык, ә быел инде аларны чынга ашыру өстендә эшлибез. Быел безнең яшьләр ун проект тәкъдим итәргә җыена, аның барысы да Саба яшьләре ихтыяҗын канәгатьләндерер дип ышанып калабыз, - ди Айнур. 

Ә яшьләрнең үзләрен нәрсә борчый һәм алар бүгенге көндә нинди идеяләр, фикерләр белән янып яши? Чараның проектар яклау өлешендә ун проектның эчтәлеге белән танышырга мөмкин булды. Әлеге проектлар арасында Сабада ачык һавада кино карау, яшьләргә социаль ярдәм, район күләмендә форум, тематик фестивальләр һәм башка шундый кызыклы тәкъдимнәр әйтелде. Алай гына да түгел, яшьләр проектларын чынга ашырыр өчен матди ярдәм дә сорый алдылар.

Мәктәп укучылары өчен бизнес клуб ачарга хыялланган Гүзәл Хилалетдинова район яшьләре үзләрен күрсәтергә курка дип саный. «Аларны төрле уеннарда, чараларда катнаштырырга кирәк. Алайсам, үз эчләренә ябылган кебек хәзерге яшьләр», - ди Гүзәл.

«Авылны макта, шәһәрдә тор»

«Яшьләр вакыты» акциясенең тагын бер максаты булып, яшьләрне районда барган эшчәнлеккә җәлеп итү, ничек тә аларга районда үзләрен үстерергә ярдәм күрсәтү дә тора бит әле. Шуңа күрә бу сорау проектлар яклау барышында яшьләргә еш бирелде.

Хәзерге яшьләр калага перспектива артыннан гына ашкынамы, әллә инде башка сәбәп тә бармы? Бу сорауга җавапны башка район яшьләреннән сорарга булдык: Актаныш егете Фәнияр Шәкүров авылны якын итсә дә, шәһәрдә яшәү күпкә җиңелрәк дип саный. Авыл тормышында үзеңнең көчеңне сарыф итәргә кирәк, ди ул: Күрмәгәннең күрәсе килә бит инде. Шуңа да карамастан, мин үзем дә авылдан качучылар рәтендә. Шәһәргә тартылу эш мәсьәләсенә килеп туктала. Үзеңнең барлык сәләтеңне күрсәтү, мөмкинлек табу өчен шәһәр кулайрак урын. Авыл кешесе җир белән эш итә бит ул. Шуңа күрә ул рәхәт күреп яшәми дә. Ә шәһәр кешесе эш буенча җиңел ысул таба, перспективалы була, - дип уйлый Фәнияр.

Кайбыч районы, Кошман авылы кызы Чулпан Гарифуллина авыл баласы шәһәргә үзгәреш эзләп китә дигән фикердә: Кайбер авыллар үзләре шәһәр кебек алга киткән. Ләкин шулай ук артта калган авыллар да бар. Минемчә, авылда үзеңә шөгыль табып булмый, - ди Чулпан. Хәзерге яшьләр киләчәккә зур планнар корып, аларны чынга ашыру юлын эзлиләр. «Яшьләр вакыты» кебек акцияләр бигрәк тә район, авыл яшьләренә ярдәм итәр, үзләрен үстерергә мөмкинлек бирер кебек. Хәер, без шулай ышанабыз инде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100