Үрнәк гаилә тарихы: Бәхеткә унбиш ел аша — «Мәгариф»

Татарстан Президенты ел саен үткәрә торган «Үрнәк гаилә» очрашуында катнашкан Баулыдан Нәҗмиевлар гаиләсе хатирәләрен уртаклаша.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», «Мәгариф», Ландыш Нәсыйхова). «Автобустан төштем дә чәчәк кибетенә йөгердем. 23 розадан торган чәчәк бәйләме сатып алдым. Ни өчен 23? Чөнки Ул хәрби хезмәттән кайтуымны нәкъ 23 ай көтте бит. Мин дә, очрашу көнен якынайтасым килгәнгә, отпуск-мазар алып тормадым», — дип сөйли Баулыдан Илдар Нәҗмиев.

Биюдән башланган мәхәббәт

Бер җирлектә туып-үскән, бер үк һава сулаган кешеләрнең дә сукмаклары Ходайдан вакыт җитмичә кисешми. Ландыш һәм Илдар язмышы да шуны раслый. Кечкенәдән иҗатка тартылган Кызыл Яр авылы кызы, Бөгелмәнең һөнәри-педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, балалар театрына рәссам-сәхнәләштерүче булып урнаша. Бер үк вакытта читтән торып Уфаның ВЭГУ академиясенә психология буенча укырга керә. Көндезләрен балалар белән шөгыльләнсә, кичләрен үзләренең мәдәният йортында эшләүче бию түгәрәгенә йөри башлый. Ландыш ул чорны аерым бер дулкынлану белән искә ала:

— Ел саен, Чик сакчылары көненә багышлап, бәйрәм оештыра идек. Ул елны да әйбәтләп әзерләндек. Без бию куйдык, егетләр кул сугышы алымнарын күрсәтте. Шул чакта түгәрәк җитәкчесе, парлап бию өчен кызларга егетләр җитмәвен истә тотып, спортчыларга таба ым какты. Кулдан ычкындырмагыз, янәсе. Без төшеп калганнарданмыни, биюгә йөрергә чакыру гына түгел, телефоннарын да сорап алдык.

Илдар күңелендә дә тирән уелган ул мизгел:

— Кызлар чакыргач, каршы килеп булмады, килдек. Зифа буйлы, чибәр Ландышны күргәч, йөрәк беренче мәлдә үк үзен сиздереп алган иде. Шулай да башта мин, аның каршына басып, биеп китәргә кыймадым.

Илдар үз дигәненә ирешмичә кала торган егет түгел шул. Ландыш сөйли:

— Баштарак аңа игътибар итмәдем. Ә ул көн дә минем тирәдә чуала. Аннан иптәшләрчә генә шәһәр урамнары буйлап йөрибез. Егетем Баулының мин белмәгән матур урыннарын күрсәтә. Ыкка су коенырга чакыра. Ә бер көнне, хәтерлим әле — 23 июль иде — үбеп алмасынмы! Шунда мин инде аны парлы биюдәге партнер итеп кенә түгел, егет солтаны итеп күрә башладым.

Хат башы — яз каршы

Тик ике романтикка егет белән кыз булып гыйшык утында дүрт ай гына янарга туры килә. Егетне хәрби хезмәткә алалар да Ерак Көнчыгышка озаталар. Ландыш кебек мәхәббәт учагына дәрт өстәп торучы булганда, ара ераклыгы яшь йөрәкләрнең ялкынын киметә аламы соң!

Кыз сөйгәненә хатлар яудыра башлый. Россия-Монголия-Кытай чигендә хезмәт иткән Илдар адресына кайчак берьюлы берничә конверт китә. Ике арадагы серне ачудан һич читенмичә сөйли Ландыш:

— Язарга бик ярата идем. Куш битнең һәр шакмагын тутырып сырладым инде. Минең икенче ярымшарын үстерәм дип, кайчак сул кулны да эшкә җиккәләдем, — ди иренең сирәк-мирәк кенә язган хатларын әле дә кадерләп саклаган хатын.

— Бер мәл отрядка хәбәр таралды. Миңа дип берьюлы унбиш конверт килгән. Гадәттә, андый чакта бер-бер көтелмәгән хәл булгандыр дип куркып каласың бит. Шөкер, хатлар хәерле хәбәрләр генә ирештерде, — дип сүзгә кушыла Илдар. — Бер хатын бик озак танымый тордым. Ахыр чиктә генә Ландышның, хәрефләрне түгәрәкли-түгәрәкли, тәмләп язганлыгына төшендем. Шундый игътибардан хезмәттәшләрем көнләшә башлады хәтта. Ә аннары матурым туган көнемә бик оригиналь котлау юллады.

Иренең сүзләренә Ландыш ачыклык кертә:

— Чит җирләрдә йөргәндә, туган як, якын кешеләр сагындыра бит. Шуңа күрә Илдарның туган-тумачасына, дусларына барып, котлау сәламнәре яздырдым. Моңа бию төркемендәге кызлар да кушылды.

— Шәп, гомергә истә калырлык бүләк булды ул! — ди Илдар, шул чактагы бәхетле мизгелен янәдән искә төшереп.

Сөйгәненең хатларын укып утырганда килә аның башына бу фикер: «Бер елдан өйләнәм. Атнаның нинди көне булуга карамастан, туебыз 23 июльдә

узарга тиеш». Саф хисләргә төренгән якты уй күкләргә фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагында ирешәме, туй билгеләгән көн җомгага туры килә. Егет беркадәр вакыт Байкал аръягында эшләп, туйлык мая туплап кайтырга дигән уйларыннан да ваз кичеп, хезмәте тәмамлануга, туган ягына ыргыла. Әнисенең: «Карар кабул иткәндә, Ландыш турында да уйла», — дигән сүзләре камчылап тора аны. Бәхетле минутлар еллар узгач та онытылмый ул. Илдарның хәтерендә ул менә ничек саклана:

— Коштай очып, Баулыга кайтып кергәндә, шәһәр өстенә эңгер-меңгер иңә башлаган иде. Автобустан төштем дә чәчәк кибетенә йөгердем. Инде ишекләрне ябарга торган кибетчеләрдән 23 розадан чәчәк бәйләме тезүләрен үтендем. Солдат соравына кем каршы килсен. Җитмәгәнен подвалдан алып менделәр. Туган йортыма кереп, әниемә алган букетны тапшырдым, әтием белән күрештем дә Ландышны биюдән каршыларга йөгердем.

Нефтьче-артистлар

Баулы — Татарстан җирендә тәүге нефть качалкасы куелган җир. 1946 елның көзендә биредәге Гали тавында беренче кара алтын фонтаны бәреп чыга. Шуңа күрә дә Илдар кебек уңган-булган егетләрнең язмышы нефть эшенә бәйләнүе гаҗәп түгел. Армиядән кайтуга, оператор ярдәмчесе булып эшкә урнашып, башта — Октябрьскидагы нефть техникумын, соңрак Әлмәттәге нефть институтын тәмамлаган Илдар Нәҗмиев хәзер «Баулынефть» идарәсенең үзәк инженерлык-техник хезмәтендә инженер-технолог булып эшли. Ә аның күңеленнән үзе билгеләгән көндә өйләнеп, Ландыш белән мөстәкыйль тормыш корып җибәрүенә әле нибары уналты елга якын вакыт узган. Яшьтән зур максат куеп, шуңа омтылып яшәүче кеше ул минем нефтьче-героем. Хәер, бу очракта нефтьче-геройларым дип әйтү кирәктер. Ә нефтьче-артист геройларым Нәҗмиевлар дисәм, тагын да төгәлрәк булачак: Ландыш белән Илдар бүгенге көндә икесе дә «Татнефть» уңышлары өчен тир түгә, һәм икесе дә сәхнә тоталар.

— Мин, кечкенәдән үк җырлап йөрсәм дә, бик оялчан идем. Сәхнәгә чыкканда туа торган оялу-каушау хисләрен юкка чыгарыр өчен, сәнгатьнең барлык төрләрендә үземне сынап карыйсым килде, — ди һәр күренешне үзенең психолог белеме аша аңлатырга өйрәнгән Ландыш ханым. — Халык театры режиссеры Миргалиян Миргазыян улы Фәхриев кул астында Ә.Әтнабаевның «Ана хөкеме» кебек катлаулы әсәрләрдә сәхнәдә уйнау тәҗрибәсе тупладык. Остазыбызның авыр туфрагы җиңел булсын.

Аманулланың «Кылый Кирам балдагы», Данил Салиховның «Пуля», Фоат Садриевның «Кондырлы кодачасы», Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү», Илдар Юзиевның «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?» — болар Баулы халкы гына түгел, республика, хәтта чит төбәкләр тамашачысы да яратып кабул иткән спектакльләрнең берничәсе генә. Аның иң кызыгы шунда: бу спектакльләрнең күбесендә, яшь әти белән әни янәшәсендә, Нәҗмиевларның әле бер, әле икенче балалары уйный.

Артистлык эшчәнлеген олы уллары Кәрим алты ай тулуга башлап җибәрә. Тынгысыз әти-әнисе сабыйга тыныч кына бишектә тибрәлеп үсәргә ирек бирми шул. Бала роленә артист кирәк булгач, Ландыш белән Илдар сәхнәгә үз малайларын алып чыга. «Елап җибәрсә дә, сценарийга хилафлык килмәячәк иде. Әмма улыбыз — молодец, үз ролен әйбәт башкарды», — дип көлешә хәзер Баулы халык театры тарихындагы иң нәни артистның әти-әнисе. Юкка гына аңа мәшһүр драматургыбыз Тинчурин истәлегенә Кәрим исеме кушмаганнар шул инде.

Ә Нәҗмиевларның икенче уллары атаклы хоккейчы Зарипов хөрмәтенә Данис исемен йөртә. Аның тарихын да кызык итеп искә ала Илдар хәзер.

— Элек УЗИга барып, бала яралгысының җенесен тикшерү киң таралмаган иде бит. Ландыш санаган методика буенча икенче нарасыебыз кыз булачак дип юрадык. Ул вакытта үземнең дә «Офицеры» фильмын карап, кызга өметләнгән чак. Малай туу көтелмәгән хәбәр булса да, нәсел дәвамчыларым артуга шатландым гына. Әлмәт нефть институтында укып йөргән чагым. Баннерга кәшәкә тотып төшкән хоккейчы Данис Зарипов рәсеменә күзем төште. Улым дөньяга танылган милләттәшебез кебек, нык, сәламәт булсын дип шул исемгә тукталдым да Ландышка тәкъдим иттем», — ди ата кеше. Ире фикерен куәтләп, аңа ачыклык кертә төшмәсә, ул Ландыш була димени! «Икенче улыбызга исем сайлау — үзе бер могҗиза, — ди ул, күзләрендә шаян нурлар уйнатып. — Илдар, үзенә ошаган исемнәрне кәгазь битләренә тезеп, бәби табу йортының тәрәзәсе аша миңа ыргытты. Ә мин, әле иремнең уен белеп түгел, мәгънәсенә карап сайладым. Данис «белем», «гаделлек» дигәнне аңлата. Юраган юш килә: бу сыйфатлар улыбызда мулдан».

Бәхетле гаиләдә ир белән хатын бер юнәлештә уйлый дигәннәре хак икән. Тагын биш елдан, Нәҗмиевларның дөньясын бөтенләй түгәрәкләп, Айназ аваз сала. Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк дигәндәй, Ландыш сөйләгәннәрдән тагын бер гаҗәп хәлне бәян итмичә кала алмыйм.

— Әнгам Әтнабаевның «Ана хөкеме» драмасын сәхнәгә куйган саен, гаиләбез белән уйнадык дисәк тә дөрес булыр. Иркә образына керү авыр булмады миңа, чөнки Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, шушы әсәрне сәхнәләштергәндә, Даниска авырлы чагым иде. Тагын биш елдан соң да шул ук хәл кабатланды. Бу юлы да роль уйнау йөрәк астында Айназны йөрткән вакытка туры килде.

Оясында ни күрсә

Карында ук сәхнә тормышы белән яшәгән бу балаларның бүгенгесе нинди дип кызыксынырсыз. Мин ул сорауны иң башлап баш бала — Кәримгә бирдем. Инде үсмер егет кыяфәтенә кергән әңгәмәдәшем елмаеп кына куйды. Аның шушы көннәрдә музыка мәктәбенең баян классын тәмамлап йөргән чагы. Малайның музыка белән бәйләнеп китүенә дә әнисе сәбәпче. Өч яшеннән акробатикага йөргән, әмма көтмәгәндә тренерсыз калган улына яңа шөгыль эзләп, Ландыш спорт мәктәбе белән янәшә урнашкан сәнгать мәктәбенә сугыласы итә. Малайның көйне тоемлау сәләте барлыгын сизгән педагоглар, уку елы башланып инде шактый вакыт узуга карамастан, Кәримне кабул итәләр. «Шактый кыска вакыт эчендә ике кул белән уйнарга өйрәнде. Өметле бала бу дип сөендем. Балаларның музыка белән шөгыльләнүен бик хуплыйм, чөнки ул башны эшләтә, укуларында да бик ярдәм итә», — ди студент чагында үзлектән гитарада уйнарга өйрәнгән әни. Элегрәк егет, биюгә йөреп, төркемнәре белән «Йолдызлык» республика бәйгесенең финал өлешендә катнашкан. Хәзер исә, әтисенең киңәшенә колак салып, көрәш белән шөгыльләнә икән.

— Һәркем, аеруча егетләр спортны якын итәргә тиеш. Ул сәламәтлеккә файда китерү белән беррәттән, рухны ныгыта. Тормышта монысы бигрәк тә мөһим. — Ата кешенең ныклы фикере шундый.

Геройларыбызга «Иң бәхетле көнегез дип кайсын әйтә аласыз?» дигән сорау бирәм. Алар беравыздан: «Балалар туган көннәр», — ди. «Аллаһка шөкер, барысын да бик җиңел күтәрдем. Кайбер хатыннар кебек, кыш уртасында төнлә җиләк сорап, иремне интектермәдем. Хәер, ул анысын да җир тишегеннән булса да табар иде, — дип шаянланып ала Ландыш. — Быел бездә өч юбилей. Олы улыбызга — 15, уртанчыбыз Даниска — 10, кызыбыз Айназга 5 яшь тула».

Күп балалы әнинең үзенә дә сокланмаслык түгел. Беренче декретка кадәр мәдәният йортында, балалар бакчасында, лицейда хореография дәресләре алып барган сәхнә остасын, эшчеләрне үзешчән сәнгать бәйгеләренә әзерләгәндә, «Баулынефть»кә бию куярга чакыралар. Шунда ул нефть идарәсендә җәмәгать эшенең кайнап торуын күреп шакката. Үзендә дә шундый зур, дәрәҗәле коллективка кушылу теләге туа. Соңрак, чыннан да, уңган, актив хатынны эшкә дәшәләр. Ландыш, махсус курслар тәмамлап, насос станциясе машинисты булып эшли башлый. Теләсә нинди хезмәттән тәм табучы буларак, ул бу эшен дә яратып башкара, сәнгатьне дә читкә куймый. Илдарга, балаларына, сәхнәгә мәхәббәт аңа бөтен эшкә өлгерерлек көч бирә кебек.

— Иремә рәхмәт. Омтылышларымны аңлый, — ди Ландыш. — Шуңа күрә атнаның өч көнен эштән соң тынычлап мавыгуларыма багышлый алам. Шуның ике кичендә мәдәният йортында биюләр куйсам, берсендә «Зифа каен» халык җыр ансамбленә киләм. Әлегә кадәр Илдар үзе дә биеп йөри иде. Тик, сәламәтлеге какшап, хәзер йөзү белән шөгыльләнә башлады. Шөкер, үзебездә үк моның өчен мөмкинлек бар. Шәһәргә нефтьчеләр бүләк иткән Спорт сараен, бассейнны күздә тотып әйтүем.

20 сутый бакча нигә кирәк?

Мондый актив әти-әнигә балаларга үрнәк өчен читтән кумир эзләп йөрисе юк. «Үзең башкача эшлисең икән, балаңа алай итмә, болай ит диюдән мәгънә чыкмый. — Ландышның бу сүзләрендә әнидән битәр, белгеч-психолог фикере яңгырый. — Замана сабыйлары кечкенәдән артык иркә булып үсә. Без бала чакта 2-3 уенчыгың булу бәхет иде. Саклаган курчакларым белән хәзер Айназ уйный. Бер бүлмә тутырып уенчык тотсаң, балалар аның кадерен белми».

Илдар да чират белән көтү көткән, бәрәңге, чөгендер эшкәрткән, комбайн ярдәмчесе булып эшләгән үсмер чагын тәрбия мәктәбе булган дип искә ала. Үзләренекеләр эшкә өйрәнеп үссен дип, Нәҗмиевләр 20 сутый җирдә бәрәңге утыртканнар. «Көчләре кергәч, йомры бәрәңгене дә „ах, тәмле“ дип ашыйлар», — дип куана гаилә башы. Фатирдан күчеп, үз йортлары белән яши башлагач, бала-чагага хуҗалыкта да эш җитәрлек анысы.

Бу гаиләдә һәркемнең эше — барысы өчен уртак. Нефть идарәсендә үткәрелә торган барлык спорт, сәнгать бәйгеләрендә алар бергәләп чыгыш ясый. Хәтта нәни Айназ йөри торган балалар бакчасында оештырылган чараларда да гаилә белән бергә катнашырга тырышалар. Без күрешкән көннәрдә алар «Безнең заман» яшьләр фестивалендәге чыгышлары рухында яшиләр иде. Менә шундый булганнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым ел саен үткәрә торган «Үрнәк гаилә» очрашуында Баулыдан Нәҗмиевларның кунак булуы гаҗәп тә түгел. Минем «Гаилә бәхете нәрсәдә?» дип соравыма гаилә башы Илдар аксакалларча зирәк җавап бирде:

— Моннан берничә ел элек Американың мәшһүр актеры Сильвестр Сталлоненың интервьюсын укырга туры килгән иде. «30 ел яшәгәннән соң, хатын-кыз бәхетле булган гаилә генә чын-чынлап бәхетле булганын аңладым», — дигән иде ул анда. Аллаһка шөкер, моның өчен миңа 30 ел түгел, 15 ел гына кирәк булып чыкты.