Исмәгыйль Шәрәфиев турында: Тыйнак яшәп, тыйнак кына бәхилләште — «Ватаным Татарстан»

«Сине онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар икән, адәм баласы өчен моннан да зур бәхет була микән», - дип яза Риман Гыйлемханов.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Риман Гыйлемханов). Исмәгыйль Шәрәфиевка 12 ноябрьдә 70 яшь тулган булыр иде. Бүген аның турында уйлап, якты хатирәләргә чумып кына утырасы калды. Нәкъ менә якты хатирәләргә. Язмыш безне очраштырмаган булса, миннән газета журналисты чыкмас та иде, шәт.

Мин шактый еллар телевидениедә эшләдем, аннан «Шәһри Казан» газетасына күчәргә туры килде. Исмәгыйль берничә язмамны укыган да, беркөнне: «Әйдә, безгә кил!» — диде. Исмәгыйль җитәкләгән «Татарстан яшьләре» ул заманнарда 270 мең тирәсе тираж белән чыгып, газеталар арасында иң абруйлылардан санала иде. Иң беренче куркытканы шушы абруй булса, икенчесе минем яшем иде. Исмәгыйльгә дә әйттем. «Кырыкны узгач, яшьләр газетасында эшләү килешеп бетәрме соң?» — дигән булдым. Ул: «Мин дә синнән күпкә калышмыйм бит, арабыз — бер генә яшь. Әйдә, кил, бергә картаербыз», — дип көлеп җибәрде. Тик бергә картаерга насыйп булмады шул.

Бүген бик сагынабыз Исмәгыйльне. «Баш мөхәррир» исемен күтәреп йөрсә дә, түрә була алмады ул. Фикердәшебез, дустыбыз иде Исмәгыйль, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торыр иде. Улы Искәндәр белән дача йортымның бурасына хәтле күтәреп бирде ул. Үзем сорап-үтенеп түгел. Беркөнне бүлеп алган дүрт сутый җиремә килде дә: «Бу бүрәнәләр нигә аяк астында ята?» — диде. Ык-мык иттем, акланган булдым. Ә ул: «Әйдә, үзем булышам», — дип, улын алып килде дә бураны күтәреп тә куйды. Кыекларын да эшләде, түбәсен дә япты. Бүген без җәйләрен шул өйдә яшибез. Казандагы фатирыбыз да — Исмәгыйль биргән фатир.

Элек хөкүмәт басмаларына фатирны партия өлкә комитеты бирә иде. Ә «Татарстан яшьләре» ндә эшләүчеләрне Исмәгыйль Шәрәфиев фатирлы итте. Барысын да, хәтта гаиләсезләрне дә. Татар матбугаты тарихында мондый хәлнең булганы юктыр ул.

Без, Исмәгыйльнең ике урынбасары — Миңназыйм Сәфәров һәм мин, остазыбызны еш искә алабыз. Миңназыйм озак еллар «Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире булды. Янына кергән саен, сөйләгән сүзләребез Исмәгыйльгә барып тоташмый калмый иде. Миңназыйм хәзер Дәүләт теле-радиокомпаниясендә милли тапшырулар хезмәтен җитәкли. 11 ноябрьдә, Исмәгыйль Шәрәфиев истәлегенә багышлап, тапшыру яздык, элекке ике «зам» рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. «Рәхәтләнеп» диюем дә тикмәгә түгел, Исмәгыйльне телгә алганда, күңелдә кызгану хисләреннән битәр остазыбыз белән горурлану хисләре өстенлек итте, Исмәгыйль белән эшләгән елларыбызны гомернең бәхетле чоры дип саный идек без. Миңназыйм миңа хәтле булган бер гыйбрәтне искә алды. Дөньялар болганган Горбачев заманында «Татарстан яшьләре”нең хәле мөшкелләнә: газетаны яшәтергә акча җитми башлый. Шуннан Исмәгыйль халыкка мөрәҗәгать итәргә уйлый. Һәм, ни гаҗәп, укучылар газетага акча җибәрә башлыйлар, аларның исемлеген сан саен газетада бирә торалар. Димәк, халык «Татарстан яшьләре”н үзенеке иткән, аны бетүдән саклап калган. Үз чиратында газета да халыкка тугры хезмәт итте, кешенең борчу-мәшәкатьләре белән яшәде. Хат эзеннән район-авылларга бик еш бара идек. Бәхәсле мәсьәләләрне урынга барып тикшерә һәм язып чыга идек. Тәнкыйть кәнфит түгел һәм безнең язганнарны кайбер «җаваплы» иптәшләр күтәрә дә алмый иде. Язма авторларын, газетаны суд белән куркытучылар да табылды. Әмма эш, гадәттә, судка барып җитмәде. Чөнки, без тырнак астыннан кер эзләмәдек, ә кире какмаслык дәлилләр китереп, дөресен яздык.

Исмәгыйль безне шулай өйрәтте. «ТЯ”нең теле дә үзгә, гади, мөхәрриребез әйтмешли, «кешечә» иде. Тастымал кебек озын, купшы җөмләләрне җене сөймәде Исмәгыйльнең, төп кагыйдәсе шул: кеше белән кешечә сөйләшергә кирәк. Без шуңа омтылдык та, катып калган «гәҗит теле» безгә ят булды. Чөнки Исмәгыйль шулай өйрәтте.

Гаҗәп тыйнак иде ул, үзе өчен берни сорамады, таләп итмәде. Әйтүләренчә, гомеренең соңгы минутларында, әҗәл якасыннан алганын сизеп, хатыны Розага халык җыеп, кеше мәшәкатьләп йөрмәскә кушкан. Ничек яшәде, шулай тыйнак кына якты дөнья белән бәхилләште ул.

Мин дә, Миңназыйм да Исмәгыйль Шәрәфиевне бәхетле кеше дип саныйбыз. Сине онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар икән, адәм баласы өчен моннан да зур бәхет була микән, дибез.

Журналистлар берлеге һәм аның җитәкчесе Илшат Әминовка да рәхмәт. Исмәгыйль Шәрәфиевнең тууына 70 ел тулган көнне журналистлар, Әтнәгә барып, аның каберен зиярәт кылдылар. Бу изге гамәл өстән кемдер кушып түгел, чын ихластан башкарылды.

Урының оҗмахта булсын, дустыбыз!