news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр» — «Безнең мирас» журналы

Һәр концертта «Кыр казлары» н сорагач, Җәүдәт абый үпкәләгән. Көндәлегенә: «Әнвәр Бакиров кына композитор, мин композитор түгел икән», — дип язып куйган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», «Безнең мирас», Зимфира Гыйльметдинова). Татарстанның халык артисткасы Флюра апа Сөләйманованың татар халык җыры «Урманнарда йөрдем»не җырлавын әбием мөкиббән китеп тыңлый иде. Атна саен «стена радиосы»ннан яңгыраган ял концертлары минем балачагыма да эләкте бит. Җырның «Урманнарда йөрдем берьялгызым Баласын җуйган болан эзеннән» дигән җирендә әбием: «Бик авыр шул ул баланы җую», — дип куя һәм миңа, сабыйга, бик моңлы тавыш белән җырлаучы апа да, баласын югалтып, аны таба алмыйдыр кебек тоела иде. Җыр бит ярату, хыянәт турында, ләкин минем өчен ул балачагымнан «баласын җуйган болан» турында булып калды инде.

Флюра апа белән миңа 90 нчы елларда гастрольгә чыгу, аның тавышындагы күңелгә ятышлы йомшак бормаларны сәхнә артында да йотлыгып тыңлау насыйп булды. Аннан инде, Филармониядә эшли башлагач, мәшһүр җырчылар белән якыннан аралашу, бәйрәмнәр, вакыйгаларга бәйле даталар белән тәбрикләү, аларны якын кешеләрем, коллегаларым итеп ярату. Мин үзем моны бәхет дим. Шулай да ул! 

«Радиода эшләгәндә, җырлавымны сорап, көн саен берничә хат килә иде. Ул елларда инде Филармониянең лекторий бүлеге белән авыл-шәһәрләргә концертлар куярга да чыга башладым. Бер программабыз Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланды. Кайда гына чыгыш ясамыйк, концерт тәмамлангач, залдан: «Флюра Сөләйманова ‚Кыр казлары‘н җырласын әле», — дигән үтенечләр ява. Һәр концертта «Кыр казлары“н сорагач, Җәүдәт абый үпкәләгән. Көндәлегенә: «Әнвәр Бакиров кына композитор, мин композитор түгел икән», — дип язып куйган. Самими, бала күңелле шәхесләр белән эшләдек…»

«Мин дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Ирем Габделхак балаларга: „Әни дип әйтәсез“, — дип, бик каты торса да, мин: „Әни бер генә була ул, ирексезләмик“, — дидем. Вакыты җиткәч, мине якын кешеләре итеп кабул иткәч, балаларым үзләре үк, „әни“, диделәр. Хәзер оныклар „дәү әни“ дип эндәшәләр. Аларның шатлыгына сөенеп, хәсрәтләнсәләр — йөрәгемнән уздырып яшим. Ирем Габделхак, өлкән улым Марат вафат булды. Булатым, олы кызым Алсу, Маратымның игезәк сыңары Әлфия — барыбыз да бу хәлләрне бик авыр кичердек».

«Ульяновск өлкәсендә Татарстанның халык артисты Усман ага Әлмиев җитәкләгән татар артистлары концерт бригадасында берничә ел эшләдем. Соңрак инде „Татарстан“ радиосына эшкә урнаштым». 

2017 елда Татар дәүләт филармониясенең 80 еллык юбилеена багышлап «Минем Филармониям» видео-циклын оештырган идем. Әлеге проектта катнашучы шәхесләр ул чакта үзләренең язмышында Филармониянең роле турында сөйләделәр һәм иҗади күчтәнәч бүләк иттеләр.

«Филармония — минем яшәү рәвешем, яшәвемнең мәгънәсе ул. Бераз сырхаулап китеп, зарлангандай итсәм дә, балаларым: „Терелер өчен сиңа бер концерт җитә инде“, — дип шаярталар».

Флюра апа ул язмада шулай ди.

Бүләк иткән җыры:

«Тормыш көзем җитте, ә шулай да

Алда әле гомер бар кебек…» –

дип тәмамлана.

Гомерегез озын булсын. Бик яратабыз Сезне, Флюра апа!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100