news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синең туган телең кайсы дип сорау, ул провокация — «Мәгариф»

«Туган телләрне өйрәнү ул телне саклау гына түгел, бөтен бер халыкларны саклап калу», - ди «Педагогика» журналының баш редакторы, пофессор Р.С.Бозиев.

Синең туган телең кайсы дип сорау, ул провокация — «Мәгариф»
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф», Раушания Хөснетдинова). Бүген, 11 декабрьдә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чараның төп оештыручысы ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты булды.

Конференциядә Казахстаннан, Башкортстаннан, Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чабаксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы шәһәрләреннән галимнәр, мәгариф, фән хезмәткәрләре, мөгаллимнәр катнашты, саллы-саллы чыгышлар яңгырады.

Беренче булып сүз Мәскәү педагогия дәүләт университеты профессоры Е. А. Хамраевага бирелде. Әлеге мәртәбәле чарада катнашучылар туган телләрне, шул исәптән рус телен дә саклау һәм үстерү мөмкинлекләрен барлау буенча җыелганнар иде. Мәскәүдән килгән профессор чыгышының темасы «Билингваль белем бирү, субмерсия һәм иммерсия» дип аталды. Рус теле кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы билингваль белем бирү, субмерсия һәм иммерсиянең нәрсә икәнен тәфсилләп аңлатты. Билингваль, полилингваль төшенчәләре сөйләмебезгә кереп урнашты, хәзер тел белгечләренең җиңел теле белән субмерсия, иммерсия терминнары керәчәк. Бу төшенчәләрне аңлатучы сүзләр рус телендә юк күрәсең. Менә шулай туган телләрне саклыйбыз.

«Педагогика» журналының баш редакторы, пофессор Р.С.Бозиевның чыгышы бик тәэсирле булды.

«Туган телләрне өйрәнү ул телне саклау гына түгел, бөтен бер халыкларны саклап калу. Хәзер ата-аналар туган тел итеп рус телен сайлый. Аларны моның өчен ачуланып булмый, һәркемнең гомере берәү генә. Алар үз балаларына яхшы киләчәк тели, чөнки бала рус телен белмәсә, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда югары балл алмаска мөмкин. Шуңа күрә дә туган телләр беренче чиратта җәмгыятьтә киң кулланылышта булырга тиеш. Ә ата-аналарга туган телдән баш тартсак, халыкның үзе, аның тарихы, гореф-гадәтләре юкка чыгачагын аңлатырга тырышырга кирәк, ” — дип тәмамлады сүзен Руслан Сахитович.

Чыгышлар күп булды. Залда утырган халык инде әзрәк йокымсырап та утыра башлаган иде. Иң соңгы булып сүз алучы Чабаксардан килгән кунак, Чуашстан мәгариф институты проректоры С. В. Петрова залдагыларга бик тиз җан өрде.

«Туган телләрне саклау һәм үстерү ул безнең дәүләтнең турыдан-туры вазыйфасы — диде ул. Бу урында тыңлаучылар сыек кына булса да кул чабып алдылар. — Синең туган телең кайсы дип сорау, ул провокация! (Кул чабулар көчлерәк яңгырады.) Мин, мәсьәлән, эш буенча рус телендә сөйләшә алам — рус теле минем туган телем, ә, берничә минуттан әни шалтыратса, мин аның белән чуаш телендә сөйләшәм. Монысы да минем туган телем!»

Светлана Владимировна шулай ук туган телләрне өйрәнүдә иң четрекле мәсьәләләрнең берсе булган дәреслекләргә дә тукталды: «Мәгариф турындагы» законга ике генә юл өстәмә кертергә кирәк — туган телне өйрәнү буенча дәреслекләр республикаларның үзләрендә чыгарыла һәм федераль исемлеккә кертелми дигән». Бу урында зал гөрләтеп кул чапты.

Туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү һәркемне борчый. Ә менә аны тормышка ашыру һаман да шул бер укытучы җилкәсенә төшәчәк. Әлеге фикер һәр чыгыш ясаучы авызыннан яңгырады. Мәгариф дөньясы бүгенге көндә федераль дәүләт стандартларының үзгәртелгән вариантын көтә. Туган телләрне укыту буенча уңай үзгәрешләр белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100