80 яшендә яңадан «Илһам Шакиров» дип язарга өйрәнде — «Шәһри Казан»

«Үзе үлем турында бөтенләй дә сөйләшергә яратмады. Аның өчен бу тема табу иде. Некролог укымады. Кеше күмәргә йөрмәде, бик азларны гына соңгы юлга озатты», - дип искә ала Илһам Хаҗиев.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). Татарстан Президенты фәрманы нигезендә легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның соңгы чирек гасыр дәвамында ярдәмчесе булып торган Илһам Хаҗиевның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүе турында билгеле булды. Кем ул Илһам Хаҗиев һәм нигә аны зурлыйлар?

«ШК» хәбәрчесенең Илһам Хаҗиев белән сөйләшкәннәрдән кайбер фикерләр:

«Бу йортка күчкәнче абзый Щапов урамында яши иде. Тора-бара аңа дүртенче катка менү кыенлашты. Казан шәһәре һәм республика җитәкчелеге белән киңәшләшеп, Казанның тарихи үзәгендә, Апанай мәчете каршысында беренче катта урнашкан фатирны таптык. Абзый монда күченгәнен белергә тиеш түгел иде, шуңа минималь үзгәрешләр генә керде. Менә бу диван да, шкаф та белән гардероб та, өстәл дә иске фатирдан күчте…». 

«Телевизордан татар телле каналларны карады. Хәле авыр, берни дә аңламый да кебек, кем җырлавын да белми, ләкин гел әйтә килде: „Дөрес җырламыйлар, болай җырларга ярамый бит!“. Матур да, ямьсез дә түгел, ә нәкъ менә дөрес җырлау турында иде сүзе…»

«Альцгеймер авыруы — бик куркыныч авыру. Без абзый белән яңадан укырга, язарга өйрәндек. 80 яшендә яңадан „Шакиров“ дип язарга өйрәнде ул. Кеше бәби яшеннән үсүгә бара, ә безнең кире процесс булды — утроб хәленә кайтты дияргә мөмкин…».

«Артистларны саклаган очракта гына яшәтеп була. Бу — аксиома. Татарстан горурлыклары кадер-хөрмәттә, билгеле бер режимда яшәргә тиеш. Кемдер әнә инсульт кичергән, кемнеңдер инфаркты булган, ә алар шуннан соң айлар буе җырлап йөргәннәр! Алай булырга тиеш түгел. Янәшә булырга кирәк…»

«Илһам Шакиров премиясе бирелү турында карар кабул ителде. Мин ул премия бирү комиссиясендә юк. Бәлки киңәш бирү сыйфатында булырга да тиешмендер. Миңа калса, абзый үзе беренче буып әлеге премияне ир-атлардан Габделфәт Сафинга, ә хатын-кызлардан Флера Сөләймановага бирер иде. Габделфәтне ул филармониягә эшкә алды, аның белән горурланды, җырларын, характерын, тыйнаклыгын яратты…

Флера апа Сөләйманова белән абзый яшьтәшләр диярлек. Таланты турында бәхсәләшеп тә булмый. Ул хәзер авыртып тора, премия алган очракта тернәкләнеп китәр иде шикелле…»

«Разил абыйга иң зур рәхмәтләрем. Абзый янына иң еш килгән, аның белән фикердәш, хәтта тугандай кешеләрнең берсе ул. 15 январь көнне иртәнге 9да шалтыраттым мин аңа. Ярты сәгатьтән РКБга килде, абзый янында берәр сәгать басып торды. Разил абый киткәч, нәкъ бер тәүлектән абзый үлде. Разил абый аны белән аралашкан соңгы кеше булды…»

«Үзе үлем турында бөтенләй дә сөйләшергә яратмады. Аның өчен бу тема табу иде. Некролог укымады. Кеше күмәргә йөрмәде, бик азларны гына соңгы юлга озатты…»

«Хәтере бетә башлагач, берзаман үзе үк әйтеп тә куйды: „энекәш, хәтер бетүнең яхшы яклары да бар икән бит“. Нәрсә әйтергә теләгәндер шул сүзләре белән…»

«Абзый бик бәхетле булгандыр инде ул. Кадер-хөрмәтне тоеп, белеп яшәде ул. Мондый картлык һәркемгә насыйп булсын иде. Картлар йортларында булганым бар. Депутатлар, завод директорлары шунда әниләрен, әтиләрен илтеп куялар. Акча түлиләр дә, барып та карамыйлар…»

«84 яшьтә китеп барды абзый. Артыгын инде берничек тә яшәтеп булмый иде. Октябрьдә больницага кергәндә, әле чыгачагыбызда шигем юк иде. Әйе, Яңа елларны да каршы алдык әле. Ә менә 6 январьдә кергәндә, өметем юк иде инде. 16сы вафат та булды. Күзләрен үземә йомарга туры килде…»