news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасы булачак — «Мәгариф»

Системаны сынап карау 2021 елның сентябрендә башланачак

(Казан, 11 август, «Татар-информ», «Мәгариф»). Россия мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә тәртип урнаштыруны төп бурыч дип атады. Бу хакта ул федераль басмаларының берсенә биргән интервьюда әйткән. 

«2021 ел ахырына без педагогик хезмәткәрләргә фәнни-методик ярдәмнең бердәм системасын төзергә планлаштырабыз. Болар барысы өчен дә аңлаешлы булган программалар, бердәм бәяләү процедуралары, алар нигезендә квалификация күтәрү системасы төзелә» — дип хәбәр иткән Сергей Кравцов.

Укытучыларны аттестацияләүнең яңа системасын сынап карау 2021 елның сентябрендә башланачак. Шулай ук мәктәпләрдә төрле вазифалар барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100