Авылда көтүченең хезмәт хакы арткан, ә маллар саны артканмы? — «Ватаным Татарстан»

Авылларда малкайлар көтүгә чыга башлады.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова). Көтү чыгу — авыл тормышын, аның салмак кына үз көенә аккан ритмын үзгәртә торган зур вакыйга инде ул. Хайваннар, кыш буе сарайларда ятканнан соң иркен болыннарга чыгып, тәмле яшел үлән белән сыйлана. Кичен халык авыл тутырып, мөг­ри-мөгри кайткан сыерларын каршы алгач, һавага үзгә бер хуш ис тарала… Авылларда көтүгә чыга торган маллар саны кимемәгәнме? Көтүче табу авырмы? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта белеште.

Көтүченең хезмәт хакы арта

Быел яз иртәрәк килгәч, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында сыерларны көтүгә апрель ахырларында ук чыгардылар, ләкин күпчелек районнарда малкайларны болынга май ахырында гына куачаклар әле. Моның бер уңай ягы бар: көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәрелеп өлгерә. Көтүне элек-электән үк чират буенча көтүчеләр дә, көтүче яллау­чылар да бар.

Мәсәлән, Азнакай районының Беренче Май авылында малларны соңгы елларда ялланган көтүче көтә иде. Быел, кеше булмау сәбәпле, халык чиратлап көтәргә дип сөйләшкән.

— Көтү апрель ахырында чыкты. Маллар аз түгел бездә. Авылыбыз кечкенә генә булса да, көтүгә 80ләп хайван чыга. Сарыклар да шул ук көтүгә йөри. Моннан тыш, фермер үз сыерларын үзе көтә. Халык исә чиратлап чыгарга сөйләште. Бер сыерга бер көн көтәргә кирәк булачак. Унар көн көтүчеләр дә бар. Үгезен көтүгә куган кешенең өч көн көтү чираты чигерелә, — ди авыл халкы.

Районнар көтүне чыгару вакыты белән дә шактый аерыла. Азнакайлылар сыерларын болынга апрель ахырында ук куса, күпчелек районнардагы авыллар кичә-бүген яки май ахырында гына чыгара. Кызыксынып китеп, Башкортстанга да шалтыратып алдык. Шаран районының Көчек авылында, мәсәлән, көтү

5 апрельдә үк чыккан икән.

— Бездә ел да иртә чыга көтү. Чиратлап көтәбез. Көтәр кешең булса, аның бер авырлыгы да юк бит, — ди Рәйхана Хафизова. — Маллар да аз түгел бездә. Җидешәр-сигезәр көн көткән кешеләр дә бар. Яздан көзгә кадәр ике-өч тапкыр туры килә. Аңа гына түзәбез инде.

Әгерҗе районының Яңавыл авылында да көтүне май азагында чыгармакчы булалар.

— Бездә һәр хуҗалык үзе көтә. Йортта ничә баш мал булса, хуҗа кеше шуның кадәрле көн көтәргә тиеш була. Маллар саны елдан-ел кими. Быел да 30лап кына сыер чыгачак, — ди Рима Даутова.

Шушы ук районның Тир­сә авылында көтүче яллаячаклар. Монда көтү 20 майда чыгачак. Узган ел мал башыннан 900 сум хез­мәт хакы түләгән булсалар, быел

1 меңгә килешкәннәр.

— Бездә көтүгә 90 сыер чыга. Ел саен бер үк кеше көтә. Үзебезнең авылныкы. Тырыш егет. Үз эшен яхшы башкара. Авыл халкы канәгать үзеннән, — ди Галя Таюшева.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында да көтү май ахырында гына чыгачак икән. Монда көтүче ялламакчы булалар. Авылда берәр кеше ала көтүне. Узган ел мал башыннан 700 сум түләгән булсалар, быел көтүченең хезмәт хакы арткан. 1 мең сум булыр, дип тора Зур Сәрдек авылы халкы. Моңа өстәп, иртән көтүчеләргә ашарга иртәнге аш биреп җибәрәләр. Төшке ашны көтү урынына барып ашаталар. Көтү кайткач, көтүчеләр кич үзләре өйгә кереп ашап чыгалар.

— Көтүче хезмәте җиңел түгел. Кеше табу да авыр. Риза булганына шөкер итеп, акчасын да түләүдән баш тартмыйбыз анысы, — ди авыл халкы.

Кайбыч районының Кошман авылында көтү бу атнада гына чыккан әле. Биредә дә чиратлап көтәләр. Соңгы елларда, терлекләрдә лейкоз авырулары күп булу сәбәпле, сыерлар шактый кимегән икән.

— Авылыбызны елга бүлеп тора. Шуңа күрә бездә элек-электән үк ике көтү чыга иде. Бүген бер як көтүе генә чыкты әле. Кече Кошманда чыкмыйча тора, чөнки лейкоз белән авыручы маллар артып китте. Бездә мөгезле эре терлек саны бер дәрәҗәдә тора. 400 баштан артык алар. Соңгы елларда ат асраучылар күбәйде, сыерлар кимеде. Фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да күбрәк ат асрый башлады. 108 баш сыер иде, хәзерге вакытта

82 генә. Сәбәбе — лейкоз. Авыру малларын тапшырган очракта, кайбер кешеләр яңаны алырга теләми. Теләкләре булганнарга, авыру сыерны тапшырып, башканы алган вакытта дәүләттән ярдәм алып булганлыгын аңлатабыз үзе, — ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.

Чү, борыныңны ток сукмасын!

Көтүче булмау сәбәпле, соңгы елларда күп кенә районнарда сыерларны электр-көтүче көтә башлады. Мәсәлән, Мамадыш, Саба, Баулы районнарында бу ысулдан күптәннән файдаланыла инде. Әлеге яңалык Биектау, Зәй авылларына да килеп җиткән.

Зәй районы Аксар авыл җирлегенә кергән авылларда көтү май ахырында чыгачак. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов әйтүенчә, алар быел да, узган елгы кебек үк, электр-көтүчедән файдаланмакчылар.

— Көтүгә чыгу буенча чәршәмбе көнне генә җыелыш уздырдык. Быел да без электр-көтүчедән файдаланмакчы булабыз. Беренче көнне күз-колак булырга дүрт хуҗалык чыга да, калган көннәрдә чират мал санына карап билгеләнеләчәк, — ди ул.

Аның сүзләренә караганда, районда электр-көтүчедән файдаланучылар елдан-ел арта. Фермерлар да акрынлап шуңа күчеп бара икән.

— Безнең авыл җирлегендә мини- фермалары булган кешеләр дә шуннан файдалана хәзер. Ул уңайлы инде. Контроль кирәкми диярлек. Сыерлар тимерчыбыкка аз гына кагылса да, борыннарын ток сугып ала. Башка чыгарга талпынмыйлар да. Күз-колак кына булып торырга кирәк. Көнозын көтүдә ятарга туры килми. Көтүче дә эзләп җәфаланасы түгел. Күпмедер вакыттан соң урынын гына күчереп куярга кирәк булачак. Сулы урын булса, тагын да яхшы. Саба районында 1980 нче елларда ук бу ысулдан файдаланалар иде инде, — ди Юрий Гыйльманов.

Электр-көтүчене сыерлары булган халык акча җыешып сатып ала.

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә көтү чыкмаган әле. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, әлегә җыелыш та узмаган.

— Маллар бездә күп түгел. Үзебезнең авылда 35ләп тирәсе. Тулы бер авыл җирлегендә 42 генә. Бездә көтүче көтә­чәк. Төрекмәнстаннан кайткан егет ул. Узган ел бер сыерга 1 мең сум алган иде. Быел да шулай калсын иде, дип тели халык. Җыелышларын да уздырып булмый бит әле. Онлайн гына хәл итәсе булырмы инде? Үгезен чыгарган кешегә халык бер сезонга 800 сум түли торган иде. Быел да шулай калыр, ахрысы, — ди ул.

Күрше авылларда исә электр-көтүче куялар икән.

— Битаман авылында өч ел инде электр-көтүче куялар. Безнекеләр көтүче булганда аны куярга кызыкмыйлар әле, — ди Зөһрә Гарифуллина.