Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан» почта хезмәткәрләренә маска өләшә
Басмага язылу кампаниясе вакытында безгә ярдәм иткән өчен почта бүлеге мөдиренә рәхмәт әйттеләр.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Казан»). «Шәһри Казан» белән укучыларны кем бәйли? Әлбәттә почта хезмәткәрләре һәм хат ташучылар! Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, хат ташучыларның сәламәтлеген кайгыртып, «Шәһри Казан» коллективы хат ташучыларга битлекләр бүләк итте.
Әлегә «ШК» битлекләрен башкалада газетабызны иң күп яздырган 43 нче почта бүлеге хезмәткәрләре киеп йөри алачак. Басмага язылу кампаниясе вакытында безгә ярдәм иткән өчен почта бүлеге мөдире Энҗе Гыйниятуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез!
Моннан тыш, редакция Казан районара почтамт хезмәткәрләренә дә битлекләр бүләк итте.
Сәламәт булыгыз, почта хезмәткәрләре! Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк!
P.S. Ә без исә, үз чиратыбызда, язылу кампаниясе башлануы хакында исегезгә төшерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! Хәзер бу эшне өйдән чыкмый гына, podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз