news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеена матбугат форумы оештырырга ниятли

Газета 1991 елның мартында чыга башлый.

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеена матбугат форумы оештырырга ниятли
yanarysh.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Сафина Ләйсән). Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә чыга торган «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеена татар матбугат чаралары форумы оештырырга ниятли.

«Без Татарстан мәдәният министрлыгына проект әзерлибез. Әгәр дә бу проект уңышлы чыкса, бәйрәмгә Россиядә чыга торган матбугат җитәкчеләрен, Татарстан журналистларын чакырып, татар матбугат чаралары журналистлары форумы уздырмакчы булабыз», — диде газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бу проект барып чыкмаган очракта, юбилей таррак форматта узачак. Бөтендөнья татар конгрессыннан да, федераль милли автономиядән дә, «Татмедиа»дан да кунаклар чакырабыз», — диде Рәмзия Габбасова. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары итеп газетаның беренче мөхәррирләренең берсе Закуан Нуретдин һәм шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы белән Гыймран Сафин чакырыла.

Рәмзия Габбасова әйтүенчә, газетаның шигаре Габдулла Тукайның «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» сүзләре булганлыктан, бәйрәм шагыйрь туган айда — апрельдә үткәреләчәк. «Гәрчә бу сүзләр аныкы түгел дигән сүзләр йөрсә дә, без аны Габдулла Тукайныкы дип кабул итәбез», — ди Рәмзия Габбасова.

«Яңарыш» газетасы 1991 елның мартында чыга башлый. Бүгенгә кадәр газетаның 1460 саны чыккан.

«Төрле авыр чаклар булды, 30 ел эчендә илебез эчендә икътисад ягыннан да төрле матди кыенлыклар булды. Республика газеталары чыкмый калган чаклар да булды. Әмма безнең газетаның бер генә саны да чыкмый калмады. Пандемия вакытында да газета туктап тормады. Кыенлыклар булды, без аларны редакция, язылучылар, таратучылар, Удмуртия хөкүмәте ярдәмендә җиңеп чыктык», — диде Рәмзия Габбасова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100