news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсе эшлеклеләре «Туган як» газетасының 30 еллыгы уңаеннан җыелды

Автор татарлар өчен мөһим мәсьәләрне күтәреп чыккан

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Олег Әндәрҗанов «Туган як» газетасы редакциясендә очрашуда сөйләшү алып барылган татарлар өчен мөһим мәсьәләләр турында язган.

«Туган як» газетасының 30 еллык тарихында, Нижгар татарлары конгресыннан тыш, барлык җәмәгать эшлеклеләренең бер өстәл артына җыелуы беренче очрак, чөнки элек тә һәм әле дә иҗтимагый оешмаларыбыз җитәкчеләре арасында кайбер аңлашылмаучанлыклар туып тора. Ә без — өлкә хөкүмәте органы буларак, төбәк татарлары мохитендә хөкем сөргән шул мөгамәләдә алтын урталыкны тотарга, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышабыз һәм бу чарабыз да, беренче чиратта, нәкъ шул нияттән оештырылган иде.

Әлеге юллар авторы редакция кунакларын бер-берләре белән таныштырып чыкканнан соң, Мәскәүдән махсус кайткан Татар штабы координаторы Гөлнара Яруллинага сүзне бирдек. Ул, иң баштан, штабның эшчәнлеге, юнәлешләре белән таныштырды, китапның тууы һәм эчтәлеге белән максаты турында сөйләде.

«Безнең җитәкчебез Рөстәм әфәнде Ямалеевның башында туган бу идея дәвамлы булырга тиеш, чөнки шундый икенче китап өстендә эшләр алып барыла башлады инде. Бу, үзенә күрә, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүгә бер этәргеч булып торачак һәм октябрь уртасыннан башланачак Гомумроссия халык санын исәпкә алу кампаниясендә татарлыгыбызны раслауда, ана телебезнең бөеклегенә инанып, милләтебезне һәм телебезне „татар“ дип күрсәтүдә берникадәр позитив роль башкарыр дип өметләнәбез һәм шул ният белән әлеге китапны Россия буйлап тәкъдим итеп йөрибез дә. Әйтергә кирәк, Татарстаннан кала, сезгә икенче булып килдек», — диде Гөлнара Ринат кызы.

Ә ул Сергач телевидениесенә интервью биргән вакытта, икенче мәскәүле кунагыбыз, камкалы, башкаланың Люблино районы татарлары лидеры, Мәскәүнең Татар штабы идарәсе вәкиле Рәшит Сяпуков үзе һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштырды, татарларның чал тарихына кагылып үтте, буын элемтәләре өзелмәсен өчен, төбәгебездәге һәр татар авылының тарихын, күренекле шәхесләрен, истәлекле вакыйгаларны эченә алган үз китабын булдырырга кирәклеген конкрет мисаллар белән дәлилләде, бар сайлауларда да, референдумнарда да һәм дә киләчәк җанисәптә дә төбәгебез татарларының зирәк караш белән актив катнашуын үтенде.

«Күп милләтле Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарларны 2010 елда үткән җанисәп нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә 149 мең дип күрсәттеләр, әмма рәсми булмаган чыганаклар башкалада 500 меңнән артык татар бар дип сөйли. Азчылык якка авышкан шундый зур аерма булу сәбәпле, башкала районнарында татар бакчалары, мәктәпләре һәм милли-мәдәни түгәрәкләре ачу турында без баш күтәреп таләп итә алмыйбыз. Шуңа киләчәк җанисәптә нинди генә ысуллар булса да, татарлыгыбызны раслый торган „милләт“, „тел“ турындагы сорауларга җавапларны төгәл „татар“ дип күрсәтик. Бу очракта һәм коронавирус пандемиясе сәламәтлеккә янаганын истә тотканда, иң кулай вариант — дәүләт хезмәте аша электрон чаралар ярдәмендә җанисәп анкеталарындагы сорауларга җавап бирү», — дип сөйләде Мәскәүдә яшәүче камкалы якташ-милләттәшебез һәм якты дөньядан үткән милләтпәрвәр аксакалларның урынына лаеклы алмаш юклыгына нык борчылды һәм түгәрәк өстәл артында утыручыларга мөрәҗәгать итп, бу җитди мәсьәлә өстендә бергәләп эшләргә кирәклеген ассызыклап үтте.

Түгәрәк өстәл артында хуш исле чәй эчә-эчә җылы фикер алышканнан соң, региональ татар милли-мәдәни автономия рәисе Рамил ага Салихҗанов татар балалары белем алырга мәҗбүр булган рус мәктәпләрендә фән буларак татар телен гомуми уку-укыту программасыннан алып, аны әти-әниләр ихтыярына салуларына, рус яки татар телен факультатив рәвештә өстәмә өйрәнүне сайлап алырга тәкъдим итүләренә, Бердәм дәүләт имтиханнары белән янауларына карата зарын белдерде һәм совет чорында күп фәннәрне мәктәптә татар телендә өйрәнүенә дә карамастан, мәктәпне уңышлы тәмамлаган, ике югары белем алган, мәктәп директоры һәм колхоз рәисе вазифасында эшләгән чорларны, авыллар гөрләп яшәгән еларны якты хатирәгә бирелеп исенә төшерде.

«Бүген Спас районындагы Татар Моклокасы урта мәктәбендә 4(!) татар авылыннан 33 бала белем ала. Анда татар теле укытыла. Россия буйлап сибелгән төрле халыкның милли традицияләрен саклап килүче авыллар бетеп барганда, телебезнең киләчәге өчен балаларның әти-әниләрен, әби-бабайларын хурлаудан ни файда?» — дип кабат борчылды җәмәгатьчелек эшендәге аксакалыбыз һәм ана телебез сагында эшләр хөрти булса да, бар мөмкинлекләребезне кулланып, бар көчләрне берләштереп, киләчәк халык санын исәпкә алуда газиз халкым файдасына хезмәт итәргә әзермен, дип өстәде Рамил Әхмәт улы.

Кызыл Октябрь белән Сергач районы халкына тәртип сагында хезмәт куючы «Сергачский» муниципальара полициясе бүлеге каршында эшләп килгән Иҗтимагый совет рәисе Харис хаҗи Хакимов бәйрәмнәр уңаеннан берәр концерт китереп яки җирле үзешчәннәрдән оештырып кына татар телен саклап калып булмый, диде.

«Беренче чиратта, татар телле „Туган як“ газетабызны саклыйк, аңа бердәм һәм даими язылыйк. Сергачтагы татар радиосы белән алар бер тандем булып, ана телебез, милли мәдәниятебез һәм хак динебез сагында торалар, төбәгебездә татар рухлы мохит тудыралар. Элекке еллардагыча, клубларда татар телле спектакльләрне торгызасы иде, шул юнәлештә агарту эшен җайлар өчен, Татарстанның мәдәният һәм мәгариф министрлыклары белән элемтәләрне кабат ныгытасы кирәк», — дип сөйләде Харис Мигъдәт улы Хакимов.

Кызыл Октябрь районының баш имамы, крайны өйрәнүче һәвәскәр Харис хәзрәт Исмаилов төбәгебез тарихын, аеруча да туган авылы Рбишчаның үткәнен, мәртәбәле кешеләрен барлауда төрле архивларда бик күп эшләгәне, бу эзләнүләр 500 мең сумга төшкәне турында сөйләде һәм шул материалларны төбәгебез татарларының электрон вариантта гомуми «шәҗәрә агачы»н төзүче сайтка бушлай тапшырганын әйтте. Хәзрәт фикерен йомгаклаганда, гыйбрәтле әйтемне мисал итеп китерү урынлы: «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк».

Сергачтагы Татар милли үзәге директоры Фәрит Аймалетдинов бу китапның нинди финанс ярдәмдә чыгуы белән кызыксынды, түгәрәк өстәл кунакларына әлеге җыентыкны алдан тапшырасы иде, диде һәм кайбер материалларның гади укучы өчен бик катлаулы, фәнни терминнардан торган сүзтезмәләрнең бер мисалын китерде.

«Хәер, без бу китап белән алдан танышу бәхетенә ирештек, аны безгә Казаннан Харис хәзрәт алып кайтты. Тулаем алганда, җыентык яхшы, күптөрле „рецептларга“ бай. Берсе кызганыч, кайвакытта иҗтимагый оешма рәисләре чынбарлыкта лидер сыйфатларына ирешә алмый, шуңа милли хәрәкәттә алга баруда кайбер кытыршылыклар килеп чыга. Минем күзәтүләремчә, аларның девизы: „Грант алынды — кызыксыну бетте“. Ә китапка кайтканда, шуны әйтәсе килә: аның электрон вариантын интернет киңлекләренә чыгарасы иде, менә шул очракта өлкәбездәге 44 мең татарның бәлки 1 меңе укыр дигән өмет бар», — дип сөйләде Фәрит Летфулла улы һәм китапның аудио версиясен өзекләп җирле Татар радиосы эфирында бушлай тапшырырга әзерлеген белдерде, Татар радиосын интернет киңлегенә чыгаруда ярдәм сорады.

Төбәгебездә крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев Мәскәү кунакларыннан Татар штабы башкала һәм аның тирәсендәге ничә милли иҗтимагый оешманы үз канаты астында берләштергәне турында сорашты, Дәүләт Думасында һәм Россия хөкүмәтендә эшләүче татарларның иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүләре яки итмәүләре белән кызыксынды һәм татарлыгыбызны саклауда Мәскәү яшьләре белән эшләргә киңәш итте. Мирзәхләм Гаяр улы белдергәнчә, без биредә хәлебездән килгән кадәр бу өлкәдә эш алып барабыз, ә яшьләребез барысы да диярлек башкалада булганга, алар белән анда шул юнәлештә нык шөгыльләнәсе, аларның «кырында уйныйсы» сорала, дип искәртте ул үз чыгышында.

Ә аның җан юлдашы, Пильна районы татарларының «Нур» оешмасы рәисе Надирә ханым татар телебезне, милли мәдәниятебезне саклауда «Туган як» газетабызның гаять зур, үзенчәлекле зур эш башкаруын билгеләп үтте, аны Мәскәүгә чакырыгыз, шәһәр яшьләренә танытыгыз, диде ул Мәскәү кунакларына һәм башкалада яшәүче татар яшьләре өчен татар телендә кызыклы, мавыктыргыч сайт ачарга кирәклеген дәлилләде.

«Әйдәгез, коча алмаган галәмгә үрелмик, ә хәлебездән килгәнен эшлик. Миңа калса, „Туган як“ газетасы яки Түбән Новгород өлкәсе мәдәнияте көннәрен Мәскәүдә уздыра алабыз, безнең үзешчән коллективлары чыгышлары белән газетабызны тәкъдим итүне берләштереп тә бер дигән чара оештыру мөмкин. Елына шундый берничә проект эшләп гамәлгә куйсак, ана телебезне һәм милли мәдәниятебезне саклап үстерүгә, үзара элемтәләр урнаштыруга һәм яшьләребезне татар мохитенә җәлеп итүгә бу зур, конкрет адым булачак. Безгә бөтен Россия татарлары турында кайгыртасы кирәк түгел, чөнки Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы әлеге хезмәтне киң кырлы итеп бик уңышлы алып бара», — дигән тәкъдим белән чыкты Надирә Абдулбәр кызы.

Билгеле, билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Максут Сәмиуллин үз тематикасы буенча фикерен әйтте.

«Бездә көрәшеп үскән яшь егетләр, әйткәнебезчә, бөтенесе диярлек мәктәпне бетергәч Мәскәүгә китеп бара, ә анда милли көрәшебез белән шөгыльләнүне дәвам итү өчен татар-мишәр көрәше секцияләре бик аз эшли һәм юл аралыгы зур булганга күрә, кайбер талантлы яшь көрәшчеләребез милләтебезнең йөзек кашы булган бу спорт төреннән баш тартырга мәҗбүр. Шуңа минем үтенечем: милли көрәш белән мавыгучы яшьләребезгә сөйгән җан шөгыльләрен профессиональ дәрәҗәгә үстерергә мөмкинлекләр тудыру өстендә Татар штабы булыша алмасмы икән?» — диде Максут Нурмөхәммәт улы һәм ана телебезне саклауда, киләчәк җанисәптә татарлыгыбызны раслауда татар авылы мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары белән якыннан эшләргә кирәклеген белдерде, янәсе — авыл халкы укытучылар киңәшенә колак сала, теләк-тәкъдимнәрен күтәреп ала.

Өлкә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының районара кураторы Наилә ханым Жиһаншина мөлаем затлардан торган әлеге оешманың күп тармаклы эшчәнлеге белән таныштырды, билгеләнгән максатларын ачып салды һәм совет чорында Мәскәүдә татарлар җыелып күңел ача торган Измайлов паркын кабат ирекле рәвештә милләттәшләребезнең күрешеп-аралашу үзәге итәргә кирәклеген ассызыклап узды. Аның фикеренчә, нәкъ шунда элек-электән татар яшьләре күрешеп торган, күпләре үзләренең яртыларын табып чын татар гаиләсе корган.

«Заман галәмәте булган гаджетларга береккән, бер-берсе белән тере аралашудан мәхрүм ителгән яшьләребезне бүгенге көндә янәдән Измайлов паркына җәлеп итә алсак, милләтебез киләчәге өчен бу да бер уңышлы адым булыр, чөнки анда бит атна саен үзенә күрә сабантуй була торган иде, ә сабантуй татар халкын дөньяга таныткан бәйрәм!» — диде оптимистик рухта Наилә Аманулла кызы.

27 августта «Туган як» редакциясендә узган түгәрәк өстәл менә шундый җылы атмосферада милләтебезнең киләчәге турында җитди фикер алышулар, актуаль тәкъдимнәр белән үрелеп барды. Иң мөһиме — безнең иҗтимагый оешма җитәкчеләре күтәреп чыккан сорауларны мәскәүле якташыбыз Рәшит әфәнде язып барды. Ул аларны башкаладагы Татар штабы җитәкчесе Рөстәм әфәнде Ямалеевка түкми-чәчми җиткергән булса кирәк, чөнки 24 сентябрьдә Казанда узган Милләт җыенында без Рөстәм Фаизович белән очрашып сөйләштек һәм ул шунда түгәрәк өстәлне ике як өчен дә файдалы итеп оештырганыбызга олы рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100