Татарстанда бер генә укучылы сыйныфлар арткан - «Ватаным Татарстан»

Шәһәрдә кайбер сыйныфларда укучылар саны 30 — 38гә җитсә, авылларда 1 нче сыйныфка барырга бала юк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел республикада 56679 бала тәүге тапкыр парта арасына утырды. Узган елга караганда, 5358гә күбрәк бу сан. Шәһәрдә кайбер сыйныфларда укучылар саны 30 — 38гә җитсә, авылларда 1 нче сыйныфка барырга бала юк. Мамадыш районында дистәгә якын мәктәптә 1әр укучы гына укырга кергән. Бер баланы укыту җиңелме, әллә шау-гөр килеп торган сыйныфнымы? Яңа уку елында әнә шул аерманы барларга булдык.

Казанда быел ачылган «Адымнар» күп телләрне өйрәтүче комплекста 1 нче сыйныфка 16 сыйныфны кабул иткәннәр. «Салават күпере»ндәге 182 нче политехник лицейда 13 сыйныф туплаганнар. Мәктәп линейкаларында моңарчы күрелмәгән К, Л, М, Н, П сыйныфларын күрү сөенеч, әлбәттә. Яңа мәктәпләрдә балалар да күп, сыйныфлар да зур. Кыскасы, шау-гөр килеп торалар. Әмма сыйныфларда укучылар саны артуга барлык әти-әниләр дә шат түгел. Дәрестә бер балага бер минут вакыт та тими бит, диючеләр дә очрый. Кемнәрдер икенче сменада укырга мәҗбүр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен республикада ел саен яңа мәктәпләр ачарга тырышалар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдергәнчә, унбишәр параллельле 1 нче сыйныфлар кабул ителгән яңа мәктәпләрдә барысына да урын җиткән. «Берәү дә урамда калмады, барлык укучылар да мәктәпкә килде, үз урындыкларын, парталарын тапты. Теләгән кеше килсә, әле дә буш урыннар бар», — диде ул.

Казандагы 180 нче гимназия директоры Илдар Сәяхов фикеренчә, шәһәрләрнең зураю, авылларның кечерәю проблемасы бу. Глобальләшү мәсьәләсе әнә шундый кыенлыклар китереп чыгарды.

— Быел 1 сыйныфка 7 сыйныф кабул иттек. Яшерен-батырын түгел, бездә дә 34 бала укыган сыйныфлар бар. Кайбер мәктәпләрдә 38гә җитәкәннәре дә юк түгел. Кытайдагы кебек 50 — 60 баланы утыртып та укытырга мөмкин. Әмма хәзер элеккеге кебек авызга гына карап утыра торган балалар да, мәктәп яклы әти-әниләр дә юк. Алар икесе дә үзгәрде. Шәхсән үзем сыйныфларда балалар санын арттыру яклы түгел. Әлбәттә, бер баланы укыту җиңелрәк дип саныйм. Бөтен игътибар аңа юнәлә, репетитор яллаган кебек бу, — ди Илдар Сәяхов.

Шәһәр мәктәпләрендә ыгы-зыгы булса, авылда исә балалар саны кими. Бу мәсьәлә инде авылның авырткан урынына әйләнеп бара.

Сарман районында Ләке, Карашай-Саклау мәктәпләрендә беренче тапкыр мәктәп бусагасын 1әр генә сабый атлап кергән. Ике мәктәптә бөтенләй укырга керүче юк. Быел 1 нче сыйныфка 392 бала барса, бу сан узган елдагыдан бераз кимрәк. Гомумән алганда, укучылар саны арткан, бу 10 нчы сыйныфта калучылар күбрәк булуга бәйле.

— Башка елларга караганда, быел районда аз укучы мәктәпләр саны күбрәк. Югары Сөн, Көмеш Күл, Владимир, Шәмәк һәм башка авылларда беренче сыйныфка нибары бер укучы гына барды. Бу бездә генә түгел, ил буенча шулай. Узган ел Югары Яке төп мәктәбендә 3 бала гына укыса, быел аны ябарга туры килде. Мәктәп бетсә, авыл да бетә. Шуңа күрә белем йортлары яшәсен, балалар туып торсын иде, — ди Мамадыш районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов.

Зөлфия Мөбарәкшина Көмеш Күл мәктәбендә ун еллап ике сыйныфны кушып укыта икән. Мәктәптә балалар саны кимү сәбәпле, шундый шартларда укытырга туры килә. 1 һәм 4 сыйныфларда 1әр балага белем бирә. 1 сыйныфка Фаяз исемле малай кергән.

— Бер баланы укыту җиңелрәкме, әллә күбрәк булса, яхшыракмы? — дип сорыйм укытучыдан.

— Баланың сәләтенә карап. Кайбер балалар мәктәпкә әзер булып керә. Каләм тотарга да, хәреф танырга да өйрәтәсе юк. Сәләтле бала белән эшләү рәхәт. Авыррак укыганнарына, их, болар урынына 15 бала булса иде, дип куйган чаклар да була. Башлангычта 38 ел укытам инде. Бала күп булганда, эшләү рәхәтрәк. Фаяз да мәктәпкә ияләшеп килә. Математикага сәләте бар. Бер сыйныфка бирем биргәндә, икенчесеннән сорыйм. Эш тәртибе шулайрак, — ди Зөлфия Мөбарәкшина.

Фикер:

Васил Гайфуллин, Татарстанның элеккеге мәгариф министры:

— Бер бала укыганда сыйныф булмый инде ул. Әлбәттә, кызганыч. Бу саладагы вазгыятьне күрсәтә. Авыл бит ул — гомер буе халык яшәгән җир. Элек авылда сыйныфта 20шәр бала укый идек. Рәхәт чаклар. Кеше саны кимү авылда эш бетүгә дә бәйле. Эше булса, кешесе табыла аның. Фермасын да, яшелчәчелек бригадаларын да, башкасын да булдырып була. Яшьләр өйләнешеп, авылда калса, балалар тапса, хәл уңай якка үзгәрер иде. Әлбәттә, бер баланы укыту җиңелрәк. Бөтен игътибар шуңа бирелә. Аннан «5ле»гә укучы ясарга мөмкин. Шәһәр мәктәпләрендә сыйныфларда укучылар күп булу — анысы табигый күренеш.

 

Рәмзия Хөсәенова, өендә 12 ел балалар укыткан Әтнә районы укытучысы:

— Мин хәзер Күлле Киме мәктәбендә башлангыч сыйныфларны, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Бер баланы укыту авыррак. Әгәр бердәнбер бала начар укый икән, бу укытучы өчен бер дә күңелле түгел. Белемнәре төрле булган балалар булса, яхшырак. Яхшырак укыганы сөйләгәндә, белмәгәне тыңлап тора. Күлле Кимедә быел 1 нче сыйныфка 7 бала керде. Шау-гөр килеп укыйлар, сыйныфларына колак салгалаганым бар. Мәктәптә укыту рәхәтрәк, өйдә укытуга кире кайтмас идем. Мәктәптән эшне бетереп кайтасың.