news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Акчаны ничек сак тотарга, яисә ничек җиткерергә?» - «Шәһри Казан»

Кешенең акчага мөнәсәбәте нәселдән килә ала, чөнки баланың дөньяга карашы формалашуда әти-әнисенең роле зур.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Акча мәсьәләсе һәркемне дә борчый. Барабызда да кредит, ипотека бар, аларны түләп бетерәбез дә икенчесен алабыз.

Шул ук вакытта бөтен бурычларны түләп бетереп, яхшырак тормыш турында кызыгабыз. Нинди генә теләк-хыял булмасын, акча-җанаш барыбызга да кирәк. Тик акча бөтен кешенең кесәсенә дә бертөсле кереп утырмый шул. Ни өчен шулай? Психолог, психосоматика белгече, коуч Гөлназ Мирхәлиловага шул сорауны бирдек. Аның сүзләренчә, бу күп очракта кешенең фикерләү дәрәҗәсенә барып тоташа.

– Кешенең акчага мөнәсәбәте нәселдән килә ала, чөнки баланың дөньяга карашы формалашуда әти-әнисенең роле зур. Аларның: “Акча ул пычрак әйбер, намус белән тапкан акча күп булмый, байлар алар – караклар”, – дип сөйләшүләрен ишетеп, бала акчадан чынлап та курка башлый. Үсеп җиткәч тә, шул ялгыш фикерләве аңа комачауларга мөмкин. Күпме генә эшләсәм дә, ничек кенә тырышсам да, акчаны җиткезә алмыйм диючеләр бар. Кечкенәдән баш миенә кереп утырган акча турындагы ялгыш күзаллавы аңа алга таба хәрәкәт итәргә комачаулый, – ди ул.

Әти-әнинең акчаны сакчыл тотуы да чиктән ашарга тиеш түгел. Акчаны кысып тотып, бу уенчыкны алсак, ашарга калмый, дип әйтеп килсәләр, балада акча бик зур авырлык белән бирелә дигән фикер калырга мөмкин. Аның теләгенә каршы килергә дә, сораган бер уенчыгын алып бирергә дә кирәкми.

– Әлегә алмый торабыз, акчаны тагын бераз өстәп, икенче юлы яхшырак-матуррак уенчык алабыз дияргә була. Шуның белән балада акча белән бәйле проблеманы чишеп була дигән фикер калырга тиеш, – ди әңгәмәдәшем. Акчаның сиңа ничек тәэсир итүен гап-гади бер мисал белән тикшереп карарга була икән. Тыныч кына утырган хәлдә, салмак кына көй дә куярга була, кәгазь акчаны алып кыштырдатып карагыз, иснәгез, җилпеп карагыз һәм шул вакытта үзегездә нинди хис барлыкка килүенә игътибар итегез. Әгәр дә ниндидер киеренкелек, шомлану, борчу хисе икән, акчага бәйле фикерегез чынлап та тискәре булып чыга.

Акчаны җиткерә алмауның икенче сәбәбе – аны тота белмәү. Керемең белән ихтыяҗларыңа тоткан чыгымны чагыштырып карый алмау. Шуннан кеше кредит ала, бурычка бата. Әмма проблеманы бурычка акча алып кына хәл итеп булмый бит, ул һаман кала бирә.

– Реклама корбаннары дигән нәрсә дә бар, – дип дәвам итә Гөлназ. – Кредит бирәбез, йорт яки машина сатып алу хыялыңны тормышка ашырырга булышабыз дип торганда, кайберәүләр шул ялган хыялга алданып, күтәрә алмаслык кредит ала. Мондый вакытта алганчы бирәчәгеңне уйларга кирәк. Кредит алу начар әйбер түгел, әмма ул тормыш рәвешенә дә әйләнмәсен иде.

– Акча күп булганда да аны дөрес итеп тота белергә кирәк бит. Күрми күргән булып кирәкмәгән әйберләргә дә сарыф итеп куючылар бар. – Бай булырга да әзер булу кирәк. Зур сумма турында гына хыялланып калмыйча, аны нәрсәгә сарыф итәчәгеңне дә уйлап кую мөһим. Акча ул – дөрес итеп кабул итәргә тиешле булган энергия.

– Кайбер психологлар акчаны яратырга, кызыл төстәге кыйммәтле акча янчыгы алырга, акчаны матур итеп таслап тутырырга кирәк, дип киңәш итә. Бу гадәт чынлап та баерга ярдәм итә аламы?

– Эстетик яктан матур бит. Кыйммәтле янчыкка һәр купюраны дөрес итеп тутыру – яхшы гадәт һәм бу кешенең акчага хөрмәт белән каравын, аны яратуын күрсәтә. Әмма, алда әйткәнемчә, синең аңыңда акчадан курку дигән нәрсә бар икән, кызыл төстәге акча янчыгы гына булыша алмый.

Төп проблема кешенең үзендә. Тагын бер киңәш – акча юклыкка зарланып, тормышларын яхшырту өчен берни эшләмәүчеләрдән ерак торыгыз. Шуның белән баю мөмкинлеген киметәсез. Алар, гадәттә, акча юклыкка хуҗаларын, дәүләтне, гаиләсен һәм башкаларны гаепли. Әмма үзендә бер дә гаеп күрми. Диванда зарланып утырганчы, үз өстеңә җаваплылык алып, акча эшләү җаен эзли башла. Сезнең кебек максатчан кешеләр дә тартылыр. Алардан үрнәк алып, киңәшләрен тыңлап, кесәгез калынайганын сизми дә калырсыз.

  • Акча – сезне, сез акчаны яратасызмы? Кулланылган әйберләр белән хушлашу сезгә авырмы (бер чәй пакетын ике тапкыр кулланасызмы, пакетларны җыеп барасызмы, бер тапкыр кулланыла торган пластик савытны юасызмы)? Киләсе хезмәт хакына кадәр акчаны тартып-сузып тотасызмы? Күп өлешен хезмәт хакы алгач ук туздырасызмы? Өстәмә керем чыганагы бармы? Акчаны җыеп куя алмыйсызмы? Проблемалы кредит, бурычларыгыз бармы? Кулыгызга кергән зур сумма ничек керде шулай тиз чыгып та китәме? Бай кешеләргә нәфрәт белән карыйсызмы? Законсыз юл белән генә баеп була дип уйлыйсызмы? Акчаны имиджыгызга, бизнес, үзегезне үстерү өчен тотмыйсызмы? Күп сорауга әйе дип җавап биргән булсагыз, акча белән дус түгелсез.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100