news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бушап калды авыл урамнары — «Ватаным Татарстан»

Соңгы араларда район табиб­лары, авыл фельдшерлары да халык белән күбрәк телефоннан аралашуга күчте.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Арсланова). Сырхауханә­ләрдә диспансеризация тикше­рүләре вакытлыча туктатылды, хастаханәләргә авыруларны планлы рәвештә салмыйлар. Бу уңайдан авыллардагы вазгыятьне белештек.

Читтән кайтучыларны тикшерәбез. Атна саен кайтып торалар, — ди Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаев.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре чит илдән кайтучыларның исемлеген районнарга җибәрә. Сәфәрдән кайтучыларның берсе дә күз уңыннан югалмый. Алар ике атна өйләрендә карантинда утыра. «Атна саен диярлек исемлек килә. Узган атнада бер кеше Тайландтан кайтты. Коронавирус табылган очрак булмады. Температуралары юк, үзләрен әйбәт хис итәләр. Табиб­лар, өйләренә барып, анализлар алып йөри. Ул кешеләрдән өйдә утыру, урамга чыкмау сорала», — ди баш табиб. Республика районнарындагы дәвалау оешмаларында да, йогышлы авырулар өчен өстәмә ятак урыннар булдырылды. Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә дә моңа әзер торалар.

— «Ашыгыч ярдәм», фельдшерлар — барысы да үз урынында. Халыкта телефон номерлары бар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырата алалар, — ди Мансур Китаев. — Безгә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, волонтерлар да ярдәм итә.

Лаеш районының Кече Елга авылында җомга намазына 60 — 70ләп кеше йөри иде. Мәчет ябылган, мәктәп балалары дистанцион укуга күчкән.

— Авыл бушап калды, — ди фельдшер Рита Рәхимова. — Медпунктта кизү торабыз. Чакыру буенча өйләргә йөрибез. Узган атнада ике кешенең температурасы күтәрелде. Берсе, көн саен Казанга барып, сөт сата. Кеше белән күп аралашканлыктан, авыру таралу куркынычы булмасын дип, районнан табиб-инфекционистны чакырдым. Ул килеп тикшергәч, дәва билгеләде. Икенче авыру Казаннан кайткан бала иде. Аны әти-әниләре шәһәргә алып китте. Кичә, бүген ике төн рәттән чакыру булды. 93 яшьлек әби, тыным бетә, тизрәк кил, дип дәште. Кислород мендәрчеген алып, янына йөгердем. Мендәрчекне районнан тутыртып алып кайтабыз. Федераль ташламага ия кешеләргә даруларны районнан алып кайтып, өйләренә таратабыз. Аның өчен районга барып йөрмиләр.

Бу җәһәттән Арча районында да хәлләр тыныч икән, чөнки байтак кеше өйдә утыра. Оешмалар үзизоляциягә ябылган.

— Райондагы үзәк сырхауханә табиблары авылга барып хезмәт күрсәтә. Бүген иртән дә ике машинада чыгып киттеләр, — ди Арча районы үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов. — Фельдшерлар кизү тора. Катлаулы авыру очрагы бар икән, участок табибы белән киңәшеп, районга озаталар. Сырхауларны планлы рәвештә кабул итмәсәк тә, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганнар килеп тора. Беркемне дә кире бору юк. Хирурглар операция ясый, акушер-гинекологлар бала таптыра.

Буа районының Кайбыч авылы фельдшеры Дания Ваһапованың да эше кимемәгән. Дания апа, авылдагы көнкүреш турында сөйләгәндә, киңәш тә бирергә өлгерә.

— Эшлибез, эшсез торган юк, — ди ул. — Авыл халкы хәзер рәхәткә чыкты. Йөри алганы да килеп тормый, аз гына авырый башласа да, безне өйгә чакыра. Даруларны алып кайтып бирәбез.

Дания Ваһапова медпункттан тыш, колхозда да эшли. Чәчүгә чыккан 70 кешенең сәламәтлеген тикшереп торалар. Тракторчымы, инженермы, слесарьмы, җитәкчеме — барысы да битлектән йөри икән. Җитәкчелек битлекне күп итеп кайтарткан. Эшчеләр машина-трактор паркының диспетчерлар бүлмәсенә кергәндә үк антисептик белән кулларын юа. Фельдшерлар температураларын үлчи. 37 градустан артса, өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр Андый очрак бер тапкыр да булмаган. Медицина хезмәткәрләре үзләре дә битлектән йөри, кулларында — калын перчатка. Ишек тоткасын антисептик белән чистартып торалар, идәннәр хлорлап юыла.

— Кеше белән гел аралашып торсак та, курку юк, Аллаһы Тәгалә сакласын, — ди Дания апа. — Халыкка имбирле, лимонлы кайнар чәй эчәргә киңәш итәбез. Аны коронавируска кадәр дә әйтә килдек. Шундый вакытта имбирнең бәясен арттырып, юкка чыгарулары гына аңлашылмый. Ул вирустан сакламаса да, иммунитетны күтәрә. Имбир, лимон суны әчетә. Әче су исә организмдагы микробны, вирусны, бөтен пычракны юдырып чыгара. Аскорбин кислотасы да шундый үзлеккә ия. Су салкынча да, кап-кайнар да булмасын. Кап-кайнар су тамакны пешерә, салкын су эчәклеккә төшеп утыра, аның файдасы юк. 40 — 45 градус кайнарлыктагы су эчсәң, эчтәге пычраклар юылып, бәвел, тизәк белән чыгып китәчәк. Хәзер халыкка хәбәр җиткерүчеләр күп. Яхшыдан-яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100