news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Башлы» кешеләргә өйдән чыгасы булмый — «Шәһри Казан»

Максат — муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә ирешү Казанда муниципаль хезмәтләрнең 45 төре электрон рәвештә күрсәтелә. Башкалада яшәүчеләрнең 70 проценттан артыгы «электроника» куллана.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев).  — Быелның 11 аенда шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 45,5 мең муниципаль хезмәт электрон рәвештә генә башкарылды. Әлеге санның 16,5 меңе коронавирус пандемиясе сәбәпле, чикләүләр кертелгән көннәргә туры килде. Казанлылар гаризаларны һәм түләүләрне компьютердан яки кәрәзле телефоннан гына башкарды, — дип таныштырды шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кремлев.

Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру 2020-2022 елларга исәпләнелгән «Цифрлы муниципалитет» программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Биредә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы таләпләре игътибарга алына.

Дмитрий Кремлев искәрткәнчә, «Цифрлы муниципалитет”та шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итә торган комплекслы муниципаль геомәгълүмат челтәре әһәмияткә ия. Бу система территорияләргә кагылышлы документларны мохиткә бәйләп хәл итәргә мөмкинлек бирә. Электрон системага җир кишәрлегенең урыны, чикләре, трассалар узуы, шәһәр төзелеше планы һәм кишәрлеккә кагылышлы башка белешмәләр кертелгән.

Шәһәрнең Генераль планы, Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, чикләнгән эшчәнлек зоналары, территорияләрне планлаштыру һәм чикләрне билгеләү электрон вариантка әверелдерелгән. Казанда ике ел инде «Җәмәгать тыңлаулары» мәгълүмат челтәре файдаланыла. Ул шәһәр төзелешен алып баруда һәм үстерүдә халык белән фикерләшүне, аралашуны тәэмин итә. Казанның архитектура идарәсе ике елда 470 «Җәмәгать тыңлавы» оештырган, аларда 3988 кеше катнашкан.

Шәһәр Башкарма комитетының барлык органнары сакланулы бердәм челтәргә тупланган. Ведомствоара элемтә оештыруда IT-парк технологияләре дә җәлеп ителгән. Казан шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталына куелган, ә 28 төрдәге хезмәт МФЦның автоматлаштырылган мәгълүмат челтәренә ялганган.

Татарстанда 2023 елга барлык муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә ирешү бурычы тора. Компьютерда эшли белгән кешеләргә өйдән дә чыгып торасы булмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100