Нурбәк: Россиядә яшәп рус телсез калу авыр, татар телсез калу җиңел — «Сөембикә»

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр йөз елдан соң татар теле бетсә, ике йөз елдан соң рус теле дә кирәкми, хәзер инглиз теле кирәк.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», «Сөембикә», Эльмира Закирова). Хореограф, биюче, балетмейстер, «Алтын битлек» (2018 ел), М.Җәлил (2019 ел) премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла улы Нурбәк Батуллинның туган көне бүген. Дуслары аны туган көне белән котлыйдыр, ә без анвң кызыклы фикерләрен сезгә җиткерәбез.

Әти тезенә утыртып, 4-5 яшьтән үк безгә руль тоттырган кеше.

Минем бервакытта да әти белән әнинең тавышланып, телгә килгәнен күргәнем юк.

Бик күпләр ипи ашалмый калса, искертеп, күгәртеп бетереп, чыгарып ташлыйлар. Безнең өйгә кергән ипи кире чыкмый. Әти-әни сохари ясап куя, аннан шулпалы ашка салып ашыйбыз.

Бүгенге көндә халык биюләре — үле музей сәнгате.

Мин 1988 елгы. Мәйдан шаулаганнарын томанлы булса да хәтерлим. Алар миңа бик нык тәэсир иткән.

Сизүем буенча, 90 нчы еллар яшьләрендә азатлык рухы бардыр сыман тоела.

Интеллигенция — ул бик җаваплы сүз. Сүзлектә аңлатмасы болайрак бугай: өч буын — бабасы, атасы һәм үзе югары белем алса, кеше интеллигентлар рәтенә керә. Совет заманында шулай саналган. Алай уйласаң, мине интеллигентлар рәтенә кертеп була. Петербургта укыганда рус әдәбияты тарихы укытучысы: «Интеллигенция — ул халкы өчен җан атып яшәүче кеше» — дигән иде.

Минем өчен иң зур талант — ул эшләү сәләте. Сез белмәгән сәләтләрем юктыр. Батуллиннар нәселендә шундый холык — булган бар әйберне тышка чыгарып барабыз.

Кеше уңыш турында уйлап иҗат итәргә тиеш түгел. Уңыш — максат түгел, ул нәтиҗә генә. Әгәр уңышны күз алдында тотып эшләсәң, син тамашачы кубызына бии башлыйсың. Халыкка ярыйм дип син түбәнгә төшәсең, алар сиңа карап, тагын да тирәнгәрәк тәгәри. Менә шул халык соравы артыннан куа-куа мәдәниятнең дәрәҗәсе түбән төшеп беткән дә инде. Аның ачык мисалын күрер өчен халык күпләп йөри торган спектакльләргә барып карагыз.

Мин әтигә бик нык охшаган. Әтинең 18-20 яшьлеген, Мәскәүдә Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Туфан Миңнуллиннар белән бергә укыган вакытларын бик белеп бетермим. Миңа калса, алар да безнең кебек шук булганнар.

Әтинең беркайчан да: «Андый булма, мондый булма!» — дип әйткәне булмады.

Мин балалар бакчасына йөрмәдем. Шуңа 7 яшемә кадәр рус телен гомумән белмәдем.

Хатыным Алена — керәшен кызы. Улларым Туран һәм Ирхан.

Олы улым Туранның теле татарча ачылды. Ул русча оялып кына сөйләшә. Әти-әнигә ничек русча мөрәҗәгать итеп булганы башына да сыймый.

Россиядә яшәп рус телсез калу авыр, ә менә татар телсез калу бик җиңел.

Мин шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр йөз елдан соң татар теле бетсә, ике йөз елдан соң рус теле дә кирәкми, хәзер инглиз теле кирәк.

Кем трендлар тудыра, дөнья шулар кулында. Без трендлар ясый торган халык түгел, шуңа артта калабыз.

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/skhn-m-yazmysh/nurbek-batulla-rossiyad-yashp-rus-telsez-kalu-avyr-men-tatar-telsez-kalu-bik-iel