«Минем гөбәдияне ашап бетермәгез» — «Шәһри Казан»

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында яшәүче Сәрия Гыйлемҗанованың медицина өлкәсендәге хезмәт стажы 35 елга тулган инде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Авыл җирлегендә кырыкмаса-кырык мәшәкатьле кешеләр-укытучылар. Алардан да тынгысызрак һөнәр ияләре фельдшерлардыр, мөгаен.

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында яшәүче Сәрия Гыйлемҗанова моңа төгәл мисал. Тегермәнлек авылында туып-үскән кыз хезмәт юлын район үзәк хастаханәсендә башлады. Балтач авылы егете Әхмәт белән гаилә корып җибәргәч, Сәрия балтачлыларның сәламәтлеген кайгыртып гомер кичерә. Медицина өлкәсендәге хезмәт стажы 35 елга тулган инде. Гаиләне сөендереп, ике кызлары үсеп җитте.

Вакытын да, көчен дә һәм хәтта акчасын да кызганмый ул. Тырышып-тырмашып акча җыеп сатып алган җиңел машиналары җәен-кышын урамда гына тора.

— Гаражны ачканчы күпме кадерле вакыт уза, авыруның хәлен секундлар хәл итә бит, — дип аңлата ул машиналарының капка төпләрендә генә «яшәвен».

Ни хикмәт, авыру кешенең хәле төнлә һәм иртә таңда авыраеп китүчән.

— Йөрәгем каты чәнчи башлаганда яки кан басымым нык күтәрелгәндә, телефоннан «Сәрия!» дип кычкырырга гына өлгерәм. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, минут эчендә килеп җитә. Аллаһы тәгалә Сәриянең үзенә озын гомерләр бирә күрсен инде, — дип, рәхмәтләр укый Илһамия апа Нуретдинова.

Минсара әби Хәйруллина янына да төн уртасында яки иртә таңда, кечкенә сандыгын күтәреп, йөгереп килеп җиткәне хәтердә.

— Әбиләребез һәм әниләребез яшәсеннәр иде әле. Әнием Гайнелхаятне бик сагынам, урыны җәннәттә булсын. Инде үзем дә дәү әни, ләкин, барыбер дә өйгә кайткач, әни, дип дәшәсе, әнкәйне кочып, иңнәренә башымны саласы килә, — дип, моңсулана Сәрия ханым.

Вакытын да һәм көчен дә кызганмый, дидем. «Куйган камырларымның кабарып аккан чаклары, үземнән башка гына узган туган көннәрем күп булды инде ул», -дип елмая якташ фельдшер.

Шулай берсендә туганнар белән җыелышып, чәй эчеп утырабыз. Арабызда «авыл табибы» да бар. Тәмле җылысы чыгып торган гөбәдияне кисеп куюга телефон чылтырады. Авыру янына ут капкандай чыгып йөгерде Сәрия. «Минем гөбәдияне ашап бетермәгез!”-дигән, шаяртулы авазы гына ишетелеп калды.