Коронавирус белән авыручы: Ачлыктан да яманрак — «Ватаным Татарстан»

Вакыт кадере беләсезме кайчан арта? Авыру белән күзгә-күз очрашкач. Бигрәк тә «дошман» көчле һәм билгесез булганда. Коронавирус белән дә шулай ук.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова). Күпләр саклык чараларын күрми башласалар да, әлеге «дошман» янәшәдә генә. Ул күптән инде районнар һәм авыллар буйлап атлый. 10 — 30 мең халкы булган район үзәкләрендә дә вакытлыча госпитальләр ачыла башлады. Мондый биналар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында да үз ишекләрен ачты. Мәсәлән, соңгы берничә атнада алар Азнакай, Урыссу һәм Баулыда эшли башлады. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде әле. Димәк, үзәктән читтәрәк урнашкан район халкына да ярдәм тиз һәм нәтиҗәле барып ирешәчәк дип өметләник.    

Азнакай үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бүген пациентларны вакытлыча госпиталь буларак кабул итә. «ВТ» хәбәрчесе, провизор госпиталенә барып, табиблар һәм авырулар белән аралашып кайтты.

«Курыкмыйсызмы?»

«Кызыл зона»га керергә теләвемне әйткәч, Азнакай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Олег Косоноговның беренче соравы әнә шул булды. «Бүген бер авыруның тест нәтиҗәсе „уңай“ булып килде. Димәк, аңарда — коронавирус. Курыкмыйсыз икән, керегез. Үзегез авырмадыгызмы? Өлкән яшьтәге әти-әниләрегез бармы?» — дип сорады. Табиб белән аралашкач, зур хәрефләр белән «Кызыл зона. Керү тыелган» дигән язу эленгән ишекне ачып кердек. Махсус костюм белән, әлбәттә. Үз киемнәрем өстеннән нәрсәләр кигертүләрен язып тормыйм — бу хакта газетабызның алдагы саннарында тәфсилләп тасвирлаган идек инде. Азнакайда да шулай ук кат-кат киендерделәр. Киенергә ярдәм иткән өлкән шәфкать туташы Лениза Шәйхетдинова: «Курыкма. Барысы да яхшы булыр. Без шушылай эшләргә күнегеп беттек инде», — дип елмайды.

Вакытлыча госпиталь 40 урынга исәпләнгән. Шул исәптән, беренче провизор постында 24 урын каралган. Анда авыруны чагыштырмача җиңел уздыра торган, үпкәләре 50 проценттан кимрәк зарарланганнарны дәвалыйлар. Интенсив терапия бүлегендә — ун, реанимациядә алты ятак көйләнгән. Һәр палатада бишәр кешегә урын әзерләнгән. Без барган көнне 38 пациент иде. Шунысы әһәмиятле: әлеге бүлектә аерым автоном вентиляция бар, ягъни ул башкалар белән бәйләнешкә керми.

— Моңа кадәр без авыруларны Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендәге госпитальләргә илттек. Авыручылар күп булу сәбәпле, районда июнь ахыры-июль башында провизор госпитале эшли башлады. Бу, беренчедән, юлга киткән вакытны киметү, икенчедән, тиз арада медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген бирде. Госпиталь ачылу безнең эшне стабильләштерде, әлбәттә. Пациентлар гел кереп тора. Әлегә бөтен урыннарның да буш булган чагы юк, — диде мине озата йөрүче Олег Косоногов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, авыруларны башка шәһәрләргә илтүне оештыру белән дә авырлыклар булган. Райондагы биш «ашыгыч ярдәм» машинасы өчен зур йөк, әлбәттә. Без барган көнне табиблар Лениногорск госпиталеннән үпкәләре 40 процент зарарланган пациентны кабул итте. «Ул — Азнакай кешесе. Үзебездә госпиталь ачылганчы Лениногорскига җибәргән идек. Хәзер анда буш урыннар калмагандыр. Кире безгә кайтардылар», — дип аңлатты табиб.

Пневмонияне төгәл ачыклау өчен, компьютерлы томограф кирәк. Кызганыч, Азнакайда ул юк. Шуңа күрә шик булган авыруларны махсус транспорт белән Лениногорскига алып баралар.

— Covid-19 диагнозы тестлары уңай күрсәткән авыруларга гына куела. Мондый кешеләр күп түгел, ләкин алар бар. Әлегә нәтиҗәләре билгеле булмаганнар да бар. Әгәр ул тискәре икән, авыруда вируслы пневмония генә дигән сүз. Тестны Чаллы һәм Казанда гына ясыйлар, — ди баш табиб урынбасары.

Аның әйтүенчә, авырулар төрле хәлдә керә. Мин барганда, бер кеше дә ИВЛ аппаратына тоташтырылмаган иде.

— Авыручыларның барысы да югары температура, һава җитмәү, тәм һәм ис тоймау, хәлсезлек белән мөрәҗәгать итә. Артык авырлыктан, кан басымы, йөрәк-кан, шикәр авыруларыннан интеккән кешеләргә вирус белән көрәшү тагын да авыррак. Авыруларның барысы да диярлек 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Кызганыч, вирус яшьләрне һәм урта буынны да аямый,  — ди ул.

Табиб әйтүенчә, авырулар госпитальдә уртача 6-7 көн дәвалана. Дөрес, озаграк торганнары да бар. Мәсәлән, без килгән көнне ИВЛ аппаратыннан алынган пациентның госпитальгә керүенә 21 көн узган икән инде. Ул табиблар күзәтүе астында тагын да булачак, чөнки алга китеш күзәтелсә дә, хәле авыр.

— Авыручыларның 80 проценты авыруны җиңелчә кичерә, ләкин калган 20 проценты бик зур аерым игътибар таләп итә. Азнакайда нәкъ менә вируслы пневмониядән дә, коронавирустан да үлүчеләр юк. Ә менә шушы авырулар аркасында башка авырулары көчәеп вафат булучылар бар, — ди ул. — Баштагы вакытларда бик авыр булды. Чөнки, беренчедән, авырулар вакытында мөрәҗәгать итми иде. Икенчедән, вирустан куркып, хроник авыруларын планлы рәвештә тикшертмәгәнлектән, хәлләре начарланган кешеләр саны артты. Нәтиҗәдә, көчсезләнгән организм коронавирус, вируслы пневмония йоктырды.

Шулай да табиб фикеренчә, авыруның «иң югары ноктасы»н узганбыз.

— Май–июньдә авыручылар бик күп иде, чират хәтта урамга кадәр сузылды. Соңгы бер-ике атнада бераз гына кимү күзәтелә башлады. Бүген генә эпидемиолог белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, без «иң югары нокта»ны уздык, — ди Олег Косоногов.

«Үзебез дә шикләндек»

Госпитальдә алты табиб, берничә шәфкать туташы һәм санитаркалар эшли. Алар башкалар белән элемтәгә керми. Һәр сигез сәгать саен алышынып торалар. Хезмәткәрләргә яшәр өчен аерым кунакханә, шифаханә дә тәкъдим ителгән. Ләкин күпчелеге яшьләр һәм гаиләсез булгач, өйләренә кайтып йөри.

Өлкән шәфкать туташы Лениза Шәйхетдинова әйтүенчә, вирусны кемнең организмы ничек кабул итәсен белеп булмый, шуңа күрә саклык чараларын күрергә кирәк.

— Ял итәргә баручылар да кат-кат уйласыннар иде. Шаяра торган чак түгел. Авыруның беренче билгеләре күренү белән үк табибларга мөрәҗәгать итсеннәр. Шәфкать туташларына зур рәхмәт. Аларга бик күп эшләргә туры килде. Шушы авыр вакытларны җиңеп чыгарга язсын иде, дип телибез, — ди ул.

Анестезиолог Ләйсән Фазлыева фикеренчә, иң авыр вакытлар акрынлап чигенә, ләкин иркен суларга иртә әле.

— Авыруга каршы көрәш башлаганда барыбызга да кыен булды. Авыручылар да күбрәк иде. Чөнки башта халык та авыру барлыгына ышанмады. Ниндидер билгеләре булса да, өйдә үзләре дәвалана иде. Яшермибез, үзебезнең күңелдә дә курку, шик булды. Бу госпиталь ачылгач, ярдәмне тиз арада күрсәтә ала башладык. Шунлыктан авыру да катлаулы стадиягә барып җитми. Аңа кадәр чирне җиңелчә кичерүчеләр өйләрендә дәвалана иде. Ләкин юлда хәлләре тагын да начарланучылар булды, — ди Ләйсән Фазлыева.

«Табибларга медаль тагарлык»

Чирне бик авырган кичергән 80 яшьлек Галим Абдуллин (авыруларның исем-фамилияләре үзгәртелде) әнә шулай бәяли табибларның хезмәтен.

— Госпитальгә эләккәндә хәлем бик начар иде. Кая ничек китереп салганнарын да белмим. Берничә көн температурам 39 градустан төшмәде. Хәлем булмады. Җиде көн берни ашый алмадым, тәм сизмәдем. Менә утырып торам хәзер, Аллага шөкер. Кызларга-егетләргә зур рәхмәт. Бу балалар иң зур хөрмәткә лаек бүген. Алтын медаль тагарлык аларга. Вәгъдә ителгән акчаларын кулларына алсыннар иде инде. Без барыбыз да — нефтьчеләр. Мин — үз кулларым белән бу корпусны төзегән кеше. Без ачлыгын да, авырлыгын да күрдек. Тик бу авыру аннан да яманрак тоелды миңа, — диде ул.

70 яшьләр тирәсендәге Надежда Иванова, табибларга мөрәҗәгать итмичә, ун көн дәвамында өендә халык медицинасы буенча дәваланган. Нәтиҗәдә, хастаханәгә китергәндә үпкәсенең 60 проценты зарарланган булган. Без палатага кергәндә дә, көч-хәл белән сулап утыра иде. Берничә көн элек кенә реанимациядән күчергәннәр үзен. Вакыт шактый узса да, әбинең әле дә хәле юк.

— Башта температурам күтәрелде. Үзем белгәнчә дәваланмакчы идем. Хәлем тагын да начарланды. Аңымны югалтып егылганмын. Әле ярый балалар «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырып өлгергән… — ди ул.

75 яшьлек Любовь Виноградова да госпитальгә бер атна элек кергән.

— Иң элек температурам күтәрелде. Берничә көн бик югары торды. Хәл бетте, ис, тәм тоймый башладым. Әлегә кадәр тәм сизмим. Авызга ризык та кабасы килми, — диде ул. — Госпитальнең үзебездә генә булуы бик әйбәт, әлбәттә. Мондый хәлдә башка шәһәрләргә бер дә барасы килми бит. Монда миннән күпкә начаррак хәлдәгеләр дә бар.

Галим абыйның табибларга карата әйткән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чөнки «Кызыл зона»да ярты сәгать кенә булуга карамастан, үземне эссе мунчадагы кебек хис итә башлаган идем инде. Вакыт дәвалый, диләр. Гомерең кыл өстендә торганда, санаулы минутларны кулдан ычкындырмау хәерле шул.

Белгеч фикере 

Азнакай районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Олег Косоногов:

— Соңгы вакытта халык авырудан шикләнми, саклык чараларын күрми башлады. Ләкин иркен суларга иртә әле. Безгә бу коронавирус белән озак яшәргә туры киләчәк. Ул беркая да китмәячәк. Вирус мутацияләнә. Алга таба аның үзен ничек тотасын шулай ук белеп булмый. Сезонлы грипп белән ничек яшәдек, коронавирус белән дә шулай яшәргә туры киләчәк. Ләкин бу озаккарак сузылачак. Шәхсән мин үзем өлкән яшьтәге әти-әниләремә инде өч ай барганым юк. Аларның сәламәтлеге минем өчен кадерле. Шуңа күрә гадәти саклык чараларын (дистанция, битлек һәм пирчәткә, кулларны юу) һичшиксез күрергә һәм якыннар турында уйларга кирәк. Халыкның битлекләргә ышанычы юк. Ләкин аны дөрес кулланганда ярдәме зур. Антитәнчекләрнең дә никадәрле тотрыклы булуы билгеле түгел. Кабат йоктыру очраклары бар, дигән хәбәр дә таралды. Ләкин гомуми популяцион иммунитет ул барыбер формалашачак. Ил күләмендә кабул ителгән барлык чаралар да дөрес иде. Бу, беренче чиратта, безгә күпләп мөрәҗәгать итүче пациентлар дулкынын киметү һәм «дошман»ны әзерлекле каршы алыр өчен кирәк иде. Без вакытны оттык.