“Берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен” - «Шәһри Казан»

Мәчет-мәдрәсәләр, имамнар динне генә түгел, милләтебезне саклап калуга да үзләреннән зур өлеш кертә.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Иман йортлары намаз уку, вәгазь тыңлау урыны гына булып калмыйча, социаль әһәмияткә ия бик күп проектларны гамәлгә ашыра торган мәйданчык та булып тора. Татар телен өйрәнүнең мөһимлегенә игътибар итү максатыннан, ике ел элек мәчетләрдә татар телен укыту курслары оештырыла башлады. Җомга намазлары да үз телебездә сөйләнә.

Татар телендә дини китаплар, брошюралар, газета-журналлар да нәшер итә мәчетләребез. Хәйриячелек эшендә дә актив алар. Бүген мәчетләрне татар милләтенең җыелу, дини, социаль, мәдәни һәм мәгариф проблемаларын хәл итү урыны дип икеләнмичә әйтәргә була. “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов та үзенең бер әңгәмәсендә “татар милләтен саклап калуның рецепты бик гади: ислам, татар теле һәм мәхәллә” дигән иде.

Казан мәчетләрендә генә түгел, авыл гыйбадәтханәләрендә дә күрергә була бу үрнәк эшләрне. Моннан берничә ай элек Теләче районындагы Югары Кибәхуҗа авылы мәчете үзенең газетасын чыгара дигән хәбәрне ишетеп, соклану катыш гаҗәпләнеп калган идем. Шушы көннәрдә ватсапка “Тәрбияле бала” дигән газетаның ПДФ-форматы килеп иреште. Кызыксынып, газетаның кайда чыгарылуы турында белештем. Төсле биттә балаларга аңлаешлы телдә язылган кызыклы эчтәлекле вәгазьләр һәм догалар басылган әлеге газетаны да мәчет нәшер итә икән. Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте теләктәшлеге Тәберде-Чаллысы авылы мәчете бу эшкә ел ярым элек үк тотынган. Мәчет мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов безгә газетаны балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә яратып укуын сөйләде. Баштарак газетаны айга бер тапкыр 500 данә чыгарган булганнар, халык арасында тиз таралып, яратып кабул ителүен күреп, аның санын 999 данәгә җиткергәннәр.

Газетага вәгазьләрне Раил хәзрәт үзе әзерли. Ул аларны балаларга яраклаштырып, җиңел телдә һәм укырга кызыклы итеп яза. Шунда ук догалар да урнаштырыла. Балалар өчен булгач, табышмак-башваткычлар да, буягычлар да урын ала. Намаз вакытлары да бирелеп бара. Газета бастыра башлауның төп максаты – балаларны дингә тарту, әхлакый тәрбия бирү һәм аларга үз туган телләрендә газета укырга өйрәтү, ди Раил хәзрәт. Аның әйтүенчә, балалар өчен дини эчтәлекле газета-журналлар юк, булсалар да бик аз, бигрәк тә татар телендәгеләре.

– Алар да бераз вәгазьләнсен, догалар өйрәнсен дип башлап җибәргән эш иде бу. Динебез, милләтебез өчен һәр кеше үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тиеш дип уйлыйм. Барыбыз да динебез һәм милләтебез өчен файдалы булсак иде. Сөекле пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): “Сезнең берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен”, – дип әйткән. Һәр кеше өммәтебезне алга җибәрү бурычын үз өстенә алып, кечкенә генә булса да файда китереп яшәсә, динебез дә, милләтебез дә күпкә алга китәр иде. Көн саен йоклар алдыннан үзебезгә: “Мин бүген җәмгыятькә нинди файда китердем, берәр кардәшемә ярдәмем тидеме? Динемне, милләтемне алга җибәрер өчен үземнән өлеш керттемме?” – дигән сорау бирергә гадәтләник. Телебез дә, динебез дә саклансын иде. Милләт булып саклану өчен иң беренче чиратта телебезне сакларга тиешбез, – ди ул.