news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Татар кызларының таланты читтә, төрмәләрдә чери - «Ватаным Татарстан»

Тарих фәннәре кандидаты, галимә Тәэминә ханым Биктимерова гомеренең күп өлешен әнә шундый татар хатын-кызларының язмышын ачыклауга багышлаган.

Тарихчы: Татар кызларының таланты читтә, төрмәләрдә чери - «Ватаным Татарстан»
Салават Камалетдинова

(Казан, 7 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Фәния Әхмәтҗанова). Татар кызларының җәмгыятьтә тоткан урыннарына караш элек-электән төрлечә булган. Бу хәзер дә шулай. Әмма ничек кенә булмасын, тарихка күз салсак та, бүгенге көнгә баксак та, өлге итеп алырлык хатын-кызларыбыз бихисап. Алар арасында телебезне саклап калу өчен җанын бирергә әзер торучылар, милләтебез юкка чыкмасын дип, көрәш юлына басучылар бигрәк тә сокландыра. Чорына карап, заманасы нинди дә, шартлары нинди булган бит! Тарих фәннәре кандидаты, галимә Тәэминә ханым Биктимерова гомеренең күп өлешен әнә шундый татар хатын-кызларының язмышын ачыклауга багышлаган. 8 Март бәйрәме алдыннан аның белән бу хакта сөйләшү бигрәк тә урынлы булыр кебек.

— Тәэминә ханым, совет чорына кадәр татар хатын-кызы надан булган, укый-яза белмәгән, иренә һәм гаиләсенә генә хезмәт иткән, дигән сүзләр халык аңына дистә еллар буена сеңдерелде. Сез, чынбарлыкны эзләп табып, бу сүзләрнең уйдырма икәнен исбатладыгыз.

— Ни кызганыч, халкыбызның гаять бай тарихлы булуын без бик соң аңлый башладык. Татар хатын-кызларының югары белем өчен, гыйльми эшчәнлек өчен көрәше — рухи мирасыбызның бик аз, яисә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, әмма бик гыйбрәтле һәм бик кызыклы бер сәхифәсе. Ул меңләгән билгесез зыялы хатын-кызларыбыз язмышын үз эченә ала. Тарихта төрки бабаларыбызның IV гасырда ук укый-яза белгәннәре билгеле. Болгар дәүләтендә дә, Казан ханлыгында да мәктәп-мәдрәсәләрнең, бай китапханәләрнең күп булуы мәгълүм. Тик, ни кызганыч, Казан ханлыгы буйсындырылгач, изелеп яшәгән татар мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү турында сүз алып барып булмый инде. Коллык дәверендә акрынлап халыкның үз көнкүрешендә урнашкан матур гадәтләреннән ераклаша баруы, моңарчы хөр яшәгән хатын-кызларга да карашы үзгәрү — моның ачык мисалы. Шөкер, моңа кадәр исемнәре онытылган, әмма онытылырга һич тә тиеш булмаган батыр йөрәкле мәгърифәтче кызларыбыз, шул җөмләдән Казанда беренче булып җәдит кызлар мәктәбен ачкан Бибимаһруй Үтәмешева, Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова, атаклы мөгаллимәләр Ләбибә Хөсәения, Әминә Мөхетдинова, Суфия Җантурина, Мәрьям Акчурина, Фатыйха Аитова кебек затлы хатын-кызларыбызның исемнәре халык күңелендә яңартылды. Мин моңа бик сөенәм. Бу эшне дәвам итүчеләр булсын иде дип хыялланам.

— Үз дәүләте, үз иреге булмаган халыкка гореф-гадәтләрен, телен, төп асылын саклау бик авыр. Әмма нинди генә шартлар хакимлек итүгә карамастан, энҗе калфак, көмеш беләзек кигән, калын толымлы, нечкә билле хатын-кызларыбыз алгы сафта булырга тырышканнар. Бу күренешне ни белән аңлатыр идегез?

— Һичшиксез, беренче чиратта милләтебезнең көчле рухлы булуы белән. XIX йөзнең икенче яртысында аеруча үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте татар хатын-кызларының язмышына уңай үзгәрешләр кертә. Бу чорда татарның күп кенә зыялылары хатын-кызларның, коллык дәрәҗәсенә төшеп, мәгарифтән ераклаша башлаулары белән һич кенә дә килешергә теләмиләр. Мәгърифәтчеләр хатын-кызлар арасында гыйлем тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм балалар тәрбиясен яхшырту, ир белән хатын арасында тигез хокуклы тату тормыш кору, кыз балаларны кече яшьтән укыту зарурлыгы кебек актуаль проблемаларны яклап чыгалар. Бу тырышлыклар нәтиҗәсендә белем алуга, әдәбият мәйданында үз көчләрен сынап карарга теләүче йөзләрчә каһарман йөрәкле кызлар табыла. Игелекле татар байлары ярдәмендә кызлар өчен мәдрәсәләр, дин гыйлеме белән бергә дөньяви фәннәр дә укытылган мәктәпләр ачыла. Татар кызлары рус кызлары өчен ачылган мәктәпләргә кереп тә белем алалар, Европа илләренә чыгарга курыкмаучылар да табыла. Алар арасында Мюнхен шәһәрендә медицина буенча белем алган татар кызлары Сафия Сыртланова белән Зәйнәп Габдрахманова да бар. Ә Сара Шакулованың 1913 елда Сорбонна (Париж) университетының физика-математика факультетын тәмамлап чыгуы белән ничек горурланмыйсың?! Бу уку йортында соңрак тагын дүрт татар кызы укырга керә. Сугыш башланып, чикләр ябылу сәбәпле, укуларын дәвам итәргә мөмкинлек кенә булмый.

Россия мөселман хатын-кызлары съездында катнашучылар. 1917 ел, 20 апрель.

ФОТО: https://tatar-congress.org

— Россиядә хатын-кызларга югары белем алу мөмкинлеге кайчан барлыкка килә?

— Россия империясендә татарларга гына түгел, рус хатын-кызларына да караш бик түбән була. Мәгърифәт өлкәсендә дә хатын-кызларның югары белем алу өчен көрәшләре әле XIX йөз урталарында да һәртөрле мыскыллауларга һәм кимсетелүләргә очрый. Реакцион карашлы Мәскәү университеты галимнәре кызларны әлеге белем йортына кабул итүгә бөтенләй каршы чыга. Ниһаять, 1859 елда хатын-кызлар югары белем алу өлкәсендә мөһим адым ясыйлар. Арадан иң кыюлары Петербург университетына ирекле тыңлаучы булып лекцияләргә йөрү хокукын ала. 1872 елда хатын-кызлар өчен Югары медицина курслары ачыла. Казанда хатын-кызлар өчен фәннең төрле тармакларын өйрәнү буенча югары курслар 1876 елда пәйда була. Шунысы сөенечле: татар кызлары аларның барысында да диярлек белем ала.

— Кызларга югары уку йортының үзендә уку хокукы кайчан бирелә?

–1915 елда Казан университетына татарлардан ике кыз кабул ителә. Аларның берсе — Әминә Мөхетдинова, икенчесе — Гайшә Апанаева. Әминә бер елдан юридик факультетка күчә һәм юрист белгечлеге алып чыга. Төскә-биткә чибәр, татар, рус, француз, немец телләрен яхшы белгән, пианинода оста уйнап җырлаган Гайшә Апанаева медицина белгече булырга хыяллана. Гаризасында да: «Медицина өлкәсендә яңа ачышлар ясап, халкыма ярдәм итәргә телим», — дип яза. Тик Октябрь инкыйлабыннан соң аларның хыяллары челпәрәмә килә.

— Хәлләр кайсы якка үзгәрә?

— Хөкүмәт тарафыннан «Дини һәм милли чикләүләрне бетерү турында»гы Карар кабул ителү татар халкында бераз өмет уята. 1917–1925 елларда сугыш, тиф эпидемиясе, ачлык афәтләрен кичеп, университетка керергә 122 татар кызы гариза яза. Алар Пенза, Казан, Сембер, Саратов, Әстерхан, Уфа, Оренбург, Коканд һәм хәтта Читадан килә. Әмма, ни кызганыч, вакыйгалар барышы үз төзәтмәләрен кертә. Кызларның күбесе социалистик җәмгыятькә дошман сыйныф вәкилләре дип табыла. 1919–1923 еллар арасында гына да аларның 26сы куып чыгарыла. 14 кыз бөтенләй кабул ителми.

— Сәбәпләре?

— 1924 елны Мәскәүдә үткәрелгән татар-башкорт мәгариф хезмәткәрләренең резолюциясендә, югары уку йортларын пролетар булмаган элементлардан, башка беркайчан да вузга керә алмаслык итеп азат итәргә, дигән куркыныч сүзләр языла. Бу карар сыйнфый чыгышы белән совет властена туры килмәгән яшьләрне, нинди генә талантлы булса да, уку йортларыннан куып чыгарырга зур мөмкинлекләр ача. Архивларда югары белем аласы килгән кызларның укудан чыгармауларын үтенеп язган дистәләрчә гаризалары бар. Без югарыда телгә алган, фән эшлеклесе булам дип канатланып йөргән Гайшә Апанаеваныкы һәм Апанайлар нәселеннән җиде кызныкы да алар арасында. Гайшәнең әле шәхес культы заманында 8 ел буена лагерьларда гомере әрәмгә киткәнен әйтеп китү дә артык булмас. Үзен фән өлкәсендә сәләтле итеп күрсәтергә өлгергән Мәрьям Гобәйдуллинаны да язмыш аямый. Ул Казанда югары курсларны тәмамлагач, Казанда ачылган Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институтында укыта башлый. Аның сәләтен күргән профессор Николай Катанов кызны институтта калдырырга тәкъдим итә. Әмма «дошман сыйныфы вәкиле» ярлыгы тагылган Мәрьямгә фәнни эшен Казанда дәвам итәргә мөмкинлекләр бетә, ул Бакуга китәргә мәҗбүр була. 1927 елда медицина факультетын тәмамлаган 12 татар кызының 8е «сыйнфый чыгышлары буенча фән белән шөгыльләнергә хакы юк» дип табыла.

— Аңлашыла ки, монда күбрәк мәктәпләр, гимназияләр тәмамлаган әзерлекле, матди яктан ярыйсы гына тәэмин ителгән гаиләдәге балалар турында сүз бара. Әлеге карарның «икенче ягы»на күз салсак, югары уку йортларына күпләп эшче-крестьян балалары кабул ителергә тиеш булып чыга түгелме?

— Сүз дә юк, 1919 елда ачыла башлаган рабфакларның роле зур була. Әмма, берникадәр чара күрелүгә карамастан, югары уку йортларында татар хатын-кызларының саны аз кала. Мәсәлән, 1925–1926 елларда Татарстандагы 4 югары уку йортында нибары 139 татар кызы укыган. Чагыштыру өчен: рус кызлары — 1311, башка милләтләрдән — 259. Бу аңлашыла да. Татар авыллары хәерчелектә, бөлгенлектә яши. Укырга кергән яшьләр рус телендә фәннәрне яхшы үзләштерә алмый. Шул сәбәпле алар вуз җитәкчеләренең мыскыллы карашларына дучар була, аларны уку йортларыннан куып чыгаралар.

— Бу вазгыять кайчанрак уңай якка үзгәрә башлый?

— 1930 елда аспирантлар әзерләү эшенең гаять дәрәҗәдә начар торуын искә алып, Татарстан партия өлкә комитеты югары уку йортлары ректорлары киңәшмәсен үткәрә. Анда эшлекле киңәшләр кабул ителә. Моңа кадәр профессура, татарлар, бигрәк тә кызлар фәнни эш белән шөгыльләнергә теләмиләр, дигән фикер үткәрергә тырышалар. Шушы киңәшмәдән соң күп кенә татар кызларын аспирантурага кабул итәләр. Яңадан-яңа белгечләр пәйда була. Шул ук вакытта каршылыклар да башлана. Бигрәк тә репрессия елларында кызларның күбесе аянычлы язмышка дучар була. Аларның таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери. Алар арасында Мөхтәрәмә Рәхмәтуллина, Зөһрә Мостафина, Илһамия Туктарова, Мәрьям Мозаффарова, Хәдичә Ямашева кебек кызларыбыз бар. Әлбәттә, исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Бу — фәнгә беренче адымнарын ясаган татар кызларының башына төшкән бәла генә түгел, ә бәлки, милләтебез, телебез, фәнебез, мәгърифәтебез фаҗигасе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100