Имтиханнарны дистанцион формада тапшыралар — «Мәгариф»

Яз башында Россия буенча барлык студентлар дистанцион укуга күчкән булса, хәзер алар онлайн рәвештә зачет-имтиханнар тапшыру белән мәшгуль.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Мәгариф», Ралинә Заһидуллина). Югары уку йортлары, техникум hәм колледж студентлары онлайн имтихан тапшыру белән беренче тапкыр очрашты.

Читтән торып укуның кыенлыклары хакында Казан федераль университеты журналистика бүлегенең икенче курс суденты Алсу Зарипова болай ди:

«Дистанцион укыту безнең белем бирү сыйфатына сизелерлек йогынты ясады. Укытучы белән „экран аша“ аралашу аркасында без еш кына башка эшләргә игътибар иттек һәм темаларны тулысынча үзләштермәдек. Кайвакыт техник проблемалар килеп чыкты, элемтә өзелде һәм дәрес үткәрелмичә калды. Ә өлкән яшьтәге укытучылар Microsoft Teams системасында күпкә озаграк эшләргә өйрәнде. Бер айдан соң әти-әниемә электр өчен түләү гадәттәгедән берничә тапкырга югарырак килде, чөнки безнең гаиләдә ике студент. Шулай ук күзләргә йөкләнеш артты, физик активлык кимегәне дә бер айдан үзен сиздертте. Әмма дистанцион укуның уңай яклары да бар: вакыт янга кала (институтка барып йөрергә кирәкми), юлга матди чыгымнар тотылмый. Тик дистанцион форматта укуны дәвам итәргә теләр идемме дигән сорауга җавабым, әлбәттә, тискәре».

Казан дәүләт энергетика университетының 3 курс студенты Марат Сәлимов та үз фикере белән уртаклашты:

«Иң яманы — укытучы бирем биргәндә һәм шул биремне тапшырганда кинәт кенә интернет өзелеп китү. Кайчагында нәрсә сөйләгәннәрен дә аңламыйча калабыз. Институтка барып, аудиториядә имтихан тапшыру күпкә тынычрак дигән нәтиҗәгә килдем. Көне буе компьютер каршында утырырга мәҗбүр булдык, ә өйдә яткач, әти-әниләргә дә булышырга вакыт табарга кирәк. Уңай ягын шунда гына күрәм: җыенып, институтка барганда вакыт сарыф итәсе юк. Йокыдан дәресләр башланырга ун минут кала уяндым».

Казан инновацион университетының 3 курс студенты Илсөя Сафиуллина үзенең уңай карашларын гына белдерде:

«Дистанцион укуның минусларын күрмим, чөнки син дәрестә утырганда аудиториядә түгел, ә теләсә кайсы җирдә була аласың. Шәхсән мин үзем параллель рәвештә эштә булдым. Коронавирус пандемиясе вакытында институтка йөрмәү һәркем өчен куркынычсызрак. Сессияне ябу да уңайлы, экран аша гына бер-береңә карап утырганда, курку хисе югала. Быел диплом эшләре белән йөргәннәргә дә бәхет елмайды дип саныйм».

Россия икътисад университетының 3 курс студенты Ольга Летягова да үз хис-кичерешләре белән уртаклашты:

«Беренче вакытта уку буенча биремнәр күз алдына китерә алмаслык күп иде. Институтка барып укыганда мондый нәрсә күзәтелмәде. Көненә 8 сәгать ноутбук каршында утырырга туры килде. Дуслар белән күрешә алмау — минем өчен зур фаҗига. Тик шулай да, уңай якларын әйтеп китмичә булмый: үземнең туган шәһәремнән Мәскәүгә бару юлы ике сәгать вакытны ала иде. Көн саен юлга шактый вакыт сарыф итү зур авырлыклар китерә иде. Ә хәзер мин рәхәтләнеп өстәмә курслар, вебинарлар карап, проектлар ясый алам».