Шамил Садыйков: Татарларны берләштерү бурычы исемебезгә язылган - «Ватаным Татарстан»

«Татар-информ» – дәүләт мәгълүмат чаралары арасында интернетта эшләүче беренче номерлы мәгълүмат чарасы, ди «Татар-информ»ның генераль директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Илнар Хөснуллин). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 6 июньдә 30 еллыгын билгеләп үтә. Заманында беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы була ул. Агентлыкның бүгенге эшчәнлеге һәм татар журналистикасы, замана таләпләре һәм укучы зәвыгы турында «Татар-информ»ның генераль директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков белән сөйләштек.

Бүген «Татар-информ» нәрсә ул, аның Татарстан матбугатындагы урыны нидән гыйбарәт?

— Тарихын искә төшерсәк, агентлык 1990 елда ул вакытта КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булган Минтимер Шәймиевнең карары белән оештырыла. «Татар-информ»ны төрле формат һәм жанрдагы мәгълүмат җитештерү фабрикасы дип тә атарга мөмкин. Эчендә алты редакция бар, 100дән артык хезмәткәр. Ике телдә эшчәнлек алып барабыз. Төп бурычыбыз: матбугат чаралары, журналистлар өчен яңалыклар диңгезен барлыкка китерү. Без ясаган мәгълүматны газета-журналлар, ТВ-каналлар файдалана. Әле оештырылганда ук татар дөньясындагы вазгыять турында татар телендә мәгълүмат җиктерү бурычы куела. Икенчесе: дәүләт эшчәнлеге, рәсми хәбәрләр, республика тормышына күзәтү. Шулай итеп 30 ел узган һәм бүген Татарстанның тормышын «ТИ»сыз күз алдына китереп булмый.

Агентлык тәүлек буе, ялсыз, туктаусыз ел дәверендә эшли. 300дән артык хәбәр рус телендә, 200дән артыгы татарча чыгып бара, көнгә 2-3 матбугат конференциясе, видеоинтервьюлар, телевидение өчен тапшырулар җитештерәбез. Ике электрон газетабыз бар: «Интертат» һәм «События». Татар һәм рус телләрендә иң зур тиражлы басма – «Атна вакыйгалары» газетасын чыгарабыз. Соңгы вакытта интернетта эшләүгә аерым игътибар бирелә. Бик күп социаль челтәрләрдә төркемнәребез бар. Анда махсус контент әзерләнә. Бөтен татар дөньясына милли чаралардан онлайн-трансляция алып барабыз. Фото-банкыбыз белән бөтен матбугат чаралары файдалана.

Үзегезнең төп үзенчәлек дип нәрсәне атыйсыз? «ТИ» Татарстандагы матбугат пирамидасының кайсы өлешендә?

— Төп үзенчәлек: «Татар-информ» – дәүләт мәгълүмат чаралары арасында интернетта эшләүче беренче номерлы мәгълүмат чарасы. Аның заманча булуы да үзенчәлегебез. Вазгыятьнең ничек үзгәргәнен күреп торасыз. Элек газета-журналлар бетәр, барлык кешеләр телевизор карар дип уйладык. Хәзер телевидение үзе дә бетеп бара. Балаларымны күреп әйтәм: алар газета укымый, телевизор карамый, радио тыңламый. Яңа буын социаль челтәрләрдә утыра, мәгълүматны интернеттан җыя. Шуны аңлап, яңа эш рәвешенә өйрәнәбез. Хәзер үзгәрешләр бик тиз тормышка аша. Интернет барысын да бетерер дип уйлаган идек, хәзер сайтлар үзләре юкка чыга, чөнки социаль челтәрләрдә утыручылар саны арта. Әле кайчан гына «ВКонтакте» беренче номерлы социаль челтәр иде. Хәзер кеше Инстаграмда, ватсаптагы төркемнәрдә утыра. Элек халыкның 70-80 проценты интернетка компьютер аша керә иде. Хәзер исә телефоннан. «Интертат»ны укучыларның 70 проценты шундыйлар. Димәк, мәгълүматны да башкача кабул итәләр. Күләмле язмалар укылмый, зур видеолар каралмый. Менә шушы вазгыятьне сизеп, шуларга карап эшләү бурычыбыз санала.

«ТИ» – мәгълүмат агентлыгы, аннан оперативлык көтелә. Бүгенге мәгълүмат ташкынында хәбәрләрнең чынмы, ялганмы булуын тикшерү аерым әһәмияткә ия. Бу мәсьәлә сездә ничек хәл ителә?

— Журналистлар да мәгълүматның дөресме-юкмы икәнен безгә карап билгели. Дәүләт оештырган агентлык булгач, сүзебез өчен җавап бирергә, тикшерергә тиешбез. Имеш-мимеш яза алмыйбыз, тикшерелгән чыганакка сылтама булырга тиеш. Беренче урында – дөреслек, аннан соң гына оперативлык. Элек яңалык дефицит иде. Нидер белү өчен сәгать кичке тугызда телевизор каршына килеп утырдык. Хәзер киресенчә: иртә таңнан башлап йокларга ятканчы мәгълүмат үзе безнең арттан ияреп йөри. 250шәр каналлы телевизор күрсәтә, радиолар сөйли, телефоннан хәбәр килә, урамдагы элмә тактада нидер язылган. Интернет турында әйткән дә юк. Хәзер журналистның да эше үзгәрде: ул үзе укучы артыннан йөгереп йөрергә, аны табарга тиеш. Дөреслектән тыш, укучының зәвыгына туры килерлек мәгълүмат җиткерү бурычы, аудиторияне тоемлау дигән әйбер барлыкка килде.

«ТИ»ны оештырганда аның төп максатларыннан берсе − СССРда яшәгән татарларны берләштерү була. Бу бурыч бүген ни дәрәҗәдә актуаль?

— Бу бурыч җисемебезгә туры килеп, безнең исемдә үк язылган. «Татар» сүзе шуңа да беренче тора. Татар тормышының яшәеше – төп темабыз. Урыс телле лентада да Татарстан һәм татар темасы алдынгы булып тора. Татарлар Россия, дөнья буйлап яши. Без алар өчен дә мәгълүмат булдырырга тиеш. Дөньякүләм татарлар өчен милли-мәдәни чаралардан туры трансляцияләр ясыйбыз. Бу даими рәвештә бара. Безнең белән чит илләрдән хезмәттәшлек итүче милләттәшләребез бар. Гомумән, интернетта татар телле контент барлыкка китерү – тагын бер төп бурычыбыз.

Соңгы елларда татар телле редакциянең уңышларын күрми мөмкин түгел. Сезнең фикерегезчә, татар интернет журналистикасында иң катлаулысы нәрсә? Гомумән, безнең журналистиканы башка телдәгеләр белән чагыштыру кирәкме яисә аның үз юлымы?

— Аның тенденцияләре бер, зәвыгы гына аерыла. Татар кешесе әле ул авылдан чыгып бетмәгән. Безнең байлыгыбыз бу. Аллаһка шөкер, авылларда яшиләр, традицияләрне саклыйлар, туган телебездә сөйләшәләр. Һәр районда, һәр авылга интернет керде, мобиль элемтә тота. Күреп торасыз, татар кешесе социаль челтәрләрдә активлашты. Эчтәлек ягыннан караганда, бик күпләр, билгеле, милли тематика, авыл хуҗалыгы белән кызыксына. Урыс кешесе ул барыбер дә шәһәрләшкән инде. Аның темалары да шуңа туры килә. Интернетта зәвыкны, нинди мәгълүматка өстенлек булуын тиз аңларга мөмкин. Иң популяр тема – эстрада, танылган шәхесләр. Бу – яхшы күренеш. Халык, димәк, авыл белән генә чикләнми. Милли-мәдәни үсеш тә бар. Бу күрсәткеч безнең милли үсешкә катализатор булып та тора.

Сер түгел, интернет аудиториясе җинаять, танылган кешеләрнең шәхси тормышы кебек темаларга зур игътибар бирә. Татар укучысы да шундый. Трафик һәм башка күрсәткечләргә омтылганда балансны ничек югалтмаска? Җиңеләю, «сарылану» куркынычы янамыймы?

— Алтын урталыкны табу авыр. Без бит әле тәрбияче дә. Начар әйбер генә язсак, дөрес түгел, чама кирәк. Ләкин шул ук вакытта без бит әле бу юнәлештә, интернетта үсеп кенә киләбез. Хәзер кызыксыну чоры. Баланс саклау кирәк. Кайгы-хәсрәт турында язганда да, йомшартырга, җиңел әйбер язганда, тәрбия алымнарын кертеп җибәрү мөһим. Татар матбугатында рәсми мәгълүмат та җитәрлек дип саныйм. Без бит кеше өчен эшлибез. Төп бәя бирүче дә, заказчы да – кеше. Аңа сайлап алу мөмкинлеге бирергә кирәк. Тәрбия эшен дә, зәвыкны да истә тотарга, аудитория белән элемтәне дә югалтмаска иде. Аудитория безнең эшчәнлеккә нык тәэсир итә.

Интернет һәм басма матбугат мөнәсәбәте алга таба нинди булыр?

— Кино чыккач, театр бетәр, халык телевидениегә күчкәч, газета югалыр, дигәннәр. Һәр төр матбугат чарасы калачак, әмма аз микъдарда булыр ул. Кисәкләргә бүленеп яшәр диюем. Кемдер газета укый – аның укучысы, югары-интеллектуаль катлау калачак. Миллионлаган тиражлар юк инде ул хәзер. Замана газеталары өчен 10 меңе дә – зур сөенеч. Үзебез дә газетаны кулдан төшермибез бит әле. Киләсе дистә ел эчендә газета урынын югалтмаячак.

Кадрлар кытлыгы бармы?

— Бу – иң зур проблема, чөнки татар журналистикасы саекты. Татар мәктәпләреннән кешеләр аз килә. «ТИ»да махсус мәктәбебез бар. Өч айлык курсларда журналист белеме булмаган егет-кызларны үзебез өчен әзерлибез, өйрәтәбез. Безгә эшкә алган кешеләрнең күпчелеге йә Актаныштан, йә Арчадан, йә Балтачтан. Билгеле, анда татар мәктәпләре бар. Мәктәпләр – төп чыганак. Төп проблемалар: татарча укучыны, татарча яза белгән кешене һәм язган кешене төзәтә белүчене табу. Аерым рәхмәтем Актанышка: алар безгә күпме кадр әзерләп бирде. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә өч телле мәктәпләр оештырыла. Ул да безнең өчен кадрлар чыганагы булыр дип өметләнәбез.