6 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды? - «Ватаным Татарстан»

91 ел элек (1930) СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены гамәлгә куела.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). «Ватаным Татарстан» газетасы 6 апрель көне тарихта ниләр белән истә калганын туплаган.

Тынычлык һәм үсеш хакына халыкара спорт көне

Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 2013 елның 13 августында гамәлгә куя. Бу көнне 1896 елда Афинада (Греция) беренче Олимпия уеннары ачыла. Аның инициаторы француз Пьер де Кубертэн була. 1894 елда Парижда Халыкара Олимпия комитеты төзү һәм бу уеннарны дүрт елга бер тапкыр үткәрү турында конгресс үткәрелә. Беренче Олимпиадада 14 илдән 240 спортчы катнаша. Ир-атлар гына катнашкан ярышлар спортның 43 төре буенча үткәрелә. Иң зур делегацияләр Грециядән, Германиядән, Франциядән һәм Анлиядән килә. Акча булмау сәбәпле, Россия бу ярышта катнашмый.

Беренче Олимпия уеннарында Олимпия уты да, алтын медальләр дә булмый. Җиңүчеләрне көмеш медаль, зәйтүн ботагы, диплом белән бүләклиләр.

СССР орденнары

91 ел элек (1930) СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены гамәлгә куела.

Ленин ордены — СССРның иң югары хөкүмәт бүләге. Беренче Ленин ордены белән — «Комсомольская правда» газетасы, соңгысы белән Новосибирск өлкәсендәге кирпеч заводы директоры Яков Муль бүләкләнә. Барлыгы 400 меңнән артык орден тапшырыла.

Кызыл Йолдыз ордены белән төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән хәрбиләр, СССР дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре бүләкләнә. Бу орденның беренче кавалеры — Василий Блюхер, соңгысы — мичман В.Разумович. Барлыгы 3 млн 876 мең 742 Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла.

Беренче электр трамвае

122 ел элек (1899) Мәскәүдә беренче электр трамвае юлга чыга. Транспорт иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр йөри. Билет бәясе 6 тиен була.

Сакалга — салым

297 ел элек (1722) ПетрI сакалга салымны бетерә. Россиядә сакал үстергән өчен салымны 20 елдан артык түлиләр. 1698 елда Европа буйлап сәяхәттән кайткач, патша шундый указ чыгарган була. Сакал йөртү бары тик чиркәү хезмәткәрләренә генә рөхсәт ителә. Крестьяннарга салым салмыйлар. Әмма шәһәргә килгән саен сакал үстергән кешедән 1 тиен акча алалар.