Чия, Фиалка, Сирень – сирәк исемнәр тарихы - «Шәһри Казан»

Кушарга ярамаган, начар мәгънәле исемне алыштыру хәерлерәк, ди дин белгечләре.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Социаль челтәрдә алып барган төркемемә язылучылар арасында сирәк исемле кешеләр күп. Шуларның кайберләрен барлап, исемнәренең тарихлары турында сораштым.

Күбесенә исемне әтиләре кушкан булып чыкты. Араларында, әлеге дә баягы әтисе аркасында, бер исем уйланып, ялгыш кына икенче исемле булып куючылар да бар. Исемнәре белән килешмичә, аны алыштырырга тәвәккәлли алмыйча, үкенеп куючылары да юк түгел икән.

«Тәпи юып», әти исемне оныткан»

Шәүрә Мусина-Булатова сөйләде миңа бу тарихны. Әнисенең әби-бабалары Казан якларыннан булып, алар Башкортстанның Күгәрчен районына күчеп килгәннәр. 1948 елда әнисе күрше авылдан Солтан исемле башкорт егетенә кияүгә чыккан. Шәүрә апа гаиләдә икенче бала булып туган. — Әнием әтине авыл советына исем кушып кайтырга җибәрә. Шатлыктан әзрәк «төшереп алган» әти онытмасын дип, исемне язып ук җибәрә. Гөлшат кушарга теләгән ул миңа. Әти барып җитә, авыл советы рәисе — Илья Спиваков дигән кеше аның дусты була. Икәүләшеп минем «тәпине юарга» керешәләр. Бик озак утырганнан соң, әти нигә килгәнен искә төшерә. Әмма теге язу барлыгын да, исемне дә оныткан булып чыга. Илья агай белән икәүләп яңа исем эзли башлый болар. Ул йә әтигә ошамый, йә дустына. Бик озак сайлаганнан соң, Илья агай: «Әйдә Шәүрә», — дип атыйк ди. Әтигә дә бу борынгы башкорт исеме ошый. Кул бирешәләр дә, туу турындагы таныклыкны тутыралар. Кайткач, әниемә метриканы тоттыра. Ачып караса, әни шакката: Гөлшат урынына — Шәүрә. Исемем ошый үземә, картаеп киләм шушы исем белән. Бәләкәйрәк чакта авылда олы яшьтәге апалар мине Шәһүрә дип йөртәләр иде. Соңрак Шуара дип тә, Шаруа дип тә атаучылар булды. Әмма бервакыт та үземне Шура дип әйттермәдем. Төрки телдә ул «чәчкәле куак», «галимә» дип тәрҗемә ителә икән. Менә шулай минем исем тарихы. Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчебез — атаклы курайчы Әзһәм Искужин «Шәүрә килен» җырын башкарганда, ояла идем. Хәзер рәхәтләнеп тыңлыйм! — ди ул.

Филәйсәме, Люцияме?

Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда гомер итүче Филәйсә апа Трубинага әтисе дә, әнисе дә үз исемнәрен уйлап куя. Нәтиҗәдә әнисе теләгән исем кушыла — бәхәскә ноктаны бабасы куя. Филәйсә исемен әнисе Чистай районы Яуширмә авылына кунакка баргач ишетеп кайта. Анда Филәйсә исемле бер хатын да кунакка килгән була. — Әниемә бу исем бик ошый, кызым булса, Филәйсә кушам дигән уй белән кайтып китә. Баштан бер-бер артлы өч абыем туа. Аннары гына мин дөньяга килгәнмен. Әтиемә бу исем ошамый, аның Люция дип кушасы килә. Минем зур әтием (әтиемнең әтисе) ул вакытта авылның мулласы була. Ул исем кушарга килгәч, әнием — Филәйсә, әтием Люция ди. Зур әтием аптырап тормый. Әй, хәзер исем кушарга ярамый, кояш баеп бара икән, дип кайтып китә. Өйдә зур әнием белән киңәшләшә дә, икенче көнне иртүк килеп Филәйсә дип кушып китә. Яшь чагымда исемем үземә ошамый иде. Үскәч алыштырырмын дип хыялландым, чөнки исемемне истә калдыра алмыйлар, кат-кат сорап аптыратып бетерәләр. Хәзер, олыгайгач, әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр дип кабул итәм. Нәрсә аңлатканын күп җирдән эзләп-эзләп карадым, таба алмадым, — ди Филәйсә апа. Без дә аның исемен эзләп карадык, таба гына алмадык. Ә менә Лүзирә Мортазинага исеменең мәгънәсен табарга булыша алдык. Аңа исемне әбисе кушкан — иптәш кызының оныгы шундый исемле булган. — Бу исем бик ошап бетми дә инде, ләкин бер ни эшләп булмый әбиемнең теләге. Авыр исем, бөтен кеше дә әйтә алмый минем исемне. Нәрсә аңлатканын белмим. Интернеттан да эзләп карадым, таба алмадым, — диде ул. Ә без таптык. Бу исемдәге хатын-кызларга ягымлылык, сүздә тору, үзен корбан итәргә әзер булу кебек сыйфатлар хас икән. Тутия Сабитова да исеменең нәрсә аңлатуын без әйткәч кенә белде. Ул үзенең исемен ошатмавын, аны алыштырырга хыяллануын, әмма әти-әнисенә хөрмәт күрсәтеп кенә бу адымга бармавын сөйләде. Исеме тарихы авылларындагы Тутия исемле кеше белән бәйле. Ул авылның озын гомерле кешесе булган, яңа туган сабыйга үзенең исемен бирүләренә бик сөенгән. Тутия апа үзе дә исеменең мәгънәсен табып биргәч сөенде. Тутия хыялда гына булган мәрҗәнне аңлата икән.

Кушамат түгел, исемең ничек?

Ә менә Дильфин Исмәгыйлевка исемне җизни тиешле кешесе тәкъдим иткән.  — Ничәнчедер елда телевизордан бер сериал барган, җизни Дилфинә исемен ишетеп калган да миңа Дильфин дип куштырган. Кечкенә чагымда мәзәгрәк кебек иде, мәктәптә укыганда малайлар «акула» дип үртәде. Ул вакытта ачу килеп алыштырасы килгән чаклар булгалады. Шулай калдырдым инде. Кайбер кешеләр, исемне сорагач, кушаматыңны әйтмә, чын исемеңне сорыйбыз, дип әйтәләр иде, — ди ул. Сонания Җамалиеваның да исемен үзгәртмәгәнгә үкенеп куйган чаклары бар. Аңа исемне әтисенең әнисе кушкан. Аның шул исемдә дус кызы булган. — Башкорт исеме ул, кояшны аңлата дип әйтә иде әби. Аның алты баласы булган, берсе дә бу исемне кушарга теләмәгән. Әти төпчек булгач, син булса да куш дип үтенгән. Исемемне яратам дип әйтә алмыйм, бик авырдан әйтәләр. Әни үзгәрт дип әйтә иде, яшь чакта үзгәртмәгәнмен дип үкенгән чаклар да булгалады, — ди. Чистай районы Татар Баганалысы авылында туган Фиалка Закирова исеме өчен әтисенә рәхмәтле. Исемен бик ошата ул, үзем олыгая барсам да, исемем картаймый, ди. Чын исеме Сиринә булса да, социаль челтәрдә Сирень Сәмигуллина дип язган ханым моны күршеләре, бистәдәге таныш-белешләренең аңа Сирень дип эндәшүен, шуңа ияләшеп тә китүен әйтте. Лениногорскида Чия исемле кеше яши булып чыкты. Чия Вәлиуллинага исемне әтисе кушкан. — Элегрәк авылларга юллама белән яшь белгечләрне эшкә җибәрәләр иде. Мин туган елны безнең Иске Шөгер авылына Чия исемле шәфкать туташы килә. Мине дә шәфкать туташы булсын дип шул исемне кушканнар. Аны яздырганда «гөл» яки «миң» дигәнен өстәп куймыйсызмы дип сораганнар. Әти, юк Чия генә дигән. 1нче класска укырга кергәч, рус классы ясадылар. Дәрестә укытучы «чья ручка» дип сораган булган икән, мин «не моя» дип җавап бирдем. Әй шул вакытта оялганнарым. Хәзер ияләштем инде, — ди Чия. 

Гөлназ Мирхәлилова, психолог, психосоматика белгече, коуч: — Исемнәрен алыштырырга теләүчеләр арабызда бар. Аларның һәрберсенең үз сәбәбе. Язмышыннан канәгать булмаганы исемен алыштырып аны үзгәртергә тели. Әмма яңа исем кешенең язмышын тулысынча үзгәртә дигән сүз түгел. Аңа синең холкың да, уй-фикерләрең, гамәлләрең дә тәэсир итми калмый. Әгәр дә исемең ошамый һәм аңардан кимсенәсең, уңайсызланасың икән, аны алыштырып карарга кирәктер, бәлки. Үзенә ошаган матур исем белән йөри башлагач, кешедә үз-үзенә ышаныч артырга һәм шуның белән тормышында алга китеш тә булырга мөмкин. Тик моны турыдан-туры исем белән бәйләп карау дөрес түгел.

Мансур хәзрәт Мифтяхов, «Мәрҗани» мәчете имамы: — Шәригать буенча исем алыштыру рөхсәт ителә. Әмма балага мәгънәле исем кушу турында әти-әни алдан ук уйларга тиеш. Дин буенча кушарга ярамаган начар мәгънәле исемне алыштыру хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Сезне кыямәт көнне исемегез һәм атагызның исеме белән чакырырлар», — дигән.