news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород татарлары Эчке эшләр бүлегендә эшләүче хатын-кызларны котлады

Совет рәисе Харис хаҗи Хәкимов агымдагы елның ике аена исәп-хисап ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең «Сергач» районара эчке эшләр бүлеге каршында эшли торган Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.

Совет рәисе Харис хаҗи Хәкимов агымдагы елның ике аена исәп-хисап ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Юрий Левкин районнардагы криминаль хәл, полициянең эшчәнлеге турында сөйләде, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы.

Соңыннан Харис Хәкимов белән Юрий Левкин Иҗтимагый советта булган хатын-кызларны якынлашып килгән 8 Март бәйрәме белән котлады һәм бүләкләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot