Аллергиягә нигә шәһәрдәгеләр ешрак бирешә? - «Ватаным Татарстан»

Быел яз иртә килсә дә, аллергия чоры иртә башланды дип әйтеп булмый. Бар да график буенча бара.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Быел бераз тынгысызрак булса да, яз – яз инде ул. Көннәр җылыта, колакны иркәләп, кошлар сайрый. Озакламый бар дөнья яшеллеккә күмеләчәк. Берәү­ләр язны әнә шундый күңел күтәренкелеге белән каршы алса, арабызда аның башлануын коты очып көтеп тору­чы­лар да җитәрлек. Ник дигәндә, яз – яшеллеккә генә түгел, аллергиягә дә бай чор. Шул уңайдан укучыларыбызга табиб-аллерголог Линар Мирзаһитовның язгы аллергия турындагы фикер-киңәшләрен җиткерергә булдык.

  • Быел яз иртә килсә дә, аллергия чоры иртә башланды дип әйтеп булмый. Бар да график буенча бара. Мартта апрель башындагы кебек җылы булды. Шулай да язгы аллергиягә сәбәпче булган төп агач – каен әле яңа гына чәчәк ата башлады.
  • Соңгы елларда дөнья күләмендә аллергиядән интегүчеләр саны арта бара. Иң борчыганы шул: аллергияле кешеләрнең гомуми саны гына түгел, аллергия риниты һәм бронхлар астмасының катлаулы формалары саны да арта бара. Мисал өчен, бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 10 проценты аллергия ринитыннан интегә.
  • Аллергиянең беренче билгеләре балачакта гына түгел, өлкән яшьтә дә тәүге тапкыр күренергә мөмкин. Гади генә әйткәндә, аллергия – иммун системасы эшчәнлегенең тулысынча үзгәреп корылуы. Андый чакта организм теге яки бу матдәләргә аеруча көчле реакция ясый. Ахыр чиктә кешедә аллергиягә бәйле төрле авырулар пәйда була. Биредә кешенең сулыш органнарын (аллергия риниты, бронхлар астмасы), ашкайнату сис­темасын (ризыктан аллергия) какшатучы, тән тиресенә зыян салучы (атопик дерматит, кычыткан бизгәге) авырулар турында сүз бара. Аларның һәркайсының үз билгеләре, дәвалау алымнары бар. Беренче төркемгә кергән авыруларны гына алыйк. Мисал өчен, аллергия риниты башланган кеше еш төчкерә, борыны кычыта, борыныннан ага, күзләре кычытырга, кызарырга да мөмкин. Бронхлар астмасы вакытында сулыш алу кыенлаша.
  • Коронавирус хроник чирләре булган, сулыш юллары авыруларыннан, аерым алганда бронхлар астмасыннан интеккән кешеләр өчен аеруча куркыныч. Коронавирус чорында аллергия риниты белән тын юллары вируслы инфекциясе билгеләрен бутаудан да сакланырга кирәк. Вируслы инфекция вакытында температура күтәрелү, бизгәк, баш авырту, тамак авырту яки кычыту, ютәл күзәтелә. Аллергия риниты исә – сезонлы күренеш. Ул ниндидер фактор тәэсирендә генә пәйда була. Өй җыештырган, мәче яки эт асраган кешедә аллергия башланырга мөмкин.
  • Аллергия вакытында организмның ни өчен шул дәрә­җәдә үзгәреш кичерүе әле дә булса тирәнтен өйрәнелеп бетмәгән. Биредә нәселдәнлек, әйләнә-тирәлекнең чисталыгы да зур роль уйный. Кеше яшәгән җирлекнең дә йогынтысы юк түгел. Шәһәрдә аллергия ешрак күзәтелә. Аллергия вакытында туклануга да игътибар итәргә кирәк. Бу чорда 1-2 айга фундук чикләвеге, алма, груша, шәфталу (персик), өрек, бал ашауны чикләргә киңәш ителә. Күпләп әфлисун яки шоколад ашаганнан соң баланың тәнендә кызыл тимгелләр пәйда булганын күргәнегез бардыр. Бу әлеге ризыкларны бөтенләй ашарга ярамый дигән сүз түгел. Чамасын белергә кирәк.
  • Бүген аллергиягә кагылышлы бик күп ялгыш фикер, уйдырмалар ишетергә туры килә. Шуларның иң киң таралганы – аллергияне дәвалап булмый дип уйлау. Чынлыкта исә үзенчәлекле аллерген иммунотерапиясе (АСИТ) ярдәмендә хәзер серкәдән, үләннән, йорт тузаныннан булган аллергияне җиңеп була. Кайбер илләрдә шушы ысул ярдәмендә хайваннардан була торган аллергияне дә дәвалыйлар.

Агачлар чәчәк аткан язгы чорда аллергиядән интегүчеләр түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармасын иде, ди Линар Мирзаһитов:

1) урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга тырышыгыз. Бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә;

2) табигатьтә ял итүләрне дә чикләп тору хәерле;

3) дөрес тукланырга тырышыгыз;

4) язгы аллергия чорында үләннәр белән дәвалануны да кичектереп торырга туры киләчәк. Ромашка, бал, каен бөресе һ.б. салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак кына;

5) борынны көненә 3-4 мәртәбә кайнатып суытылган җылымса су белән юдыру да файдалы;

6) даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый;

7) агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин;

8) йорт тузаныннан аллергиясе булган кешеләргә, киресенчә, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп торырга киңәш ителә.