news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гармунчы Фәйзулла Туишев турында: Уйнаганда гармунын чөеп-чөеп ала - «Татарстан»

Озын буйлы, чандыр гәүдәле, кай ягы беләндер чегән баласына охшаган малай, әтисеннән качып, үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», «Татарстан», Мөршидә Кыямова). Тормыш авырлыкларыннан кырысланган әтисе Кәбир абзый гармунны малае кулыннан тартып алып вата, улына каты гына «сабак укыта». Тик Фәйзулланың җыр‑моңга омтылышы һәм үҗәтлеге артканнан—арта гына бара.

 БЕЛЕШМӘ

Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 елның 6 декабрендә Самара губернасы Иске Төгәлбуга авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында 3 ел мәдрәсәдә укый. 1895 елда Туктаровлар (Туишев — артистның тәхәллүсе) гаиләсе Мәләкәскә күченә. Бик яшьли үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә. Гастроль тормышы да иртә башлана. 1894 елга кадәр Чабаксар балаганында эшли. Самарадан Әстерханга кадәр Идел буйлап гастрольдә йөри. Шуннан соң 10 ел буе — күчмә циркта, 1907–1910 нчы елларда Сембер шәһәре циркында җырчы, жонглёр, цирк җайдагы булып эшли.1912 елда Мәскәүдә һәм 1914 елда Петербургта узган концертлары зур уңыш казана. 1918–1926 нчы елларда Ерак Көнчыгышта һәм Себердә яши. 1926 елда Казанга әйләнеп кайта. 1937 елдан Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Утыздан артык музыкаль әсәр авторы. Репертуарында төрле халыкларның көйләре, маршлары һәм классик әсәрләре урын алган. Музыкантның чыгышларын Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Г. Камал, Г. Кутуй, М. Горький сокланып тыңлаган. Федор Шаляпин белән берничә тапкыр чыгыш ясаган. Махсус музыкаль белеме булмаган Туишевның әсәрләренә Ленинград консерваториясе профессоры Михаил Юдин, композитор Александр Ключарёв югары бәя биргән. ТАССРның 23 еллыгына багышланган сюита, Балалар сюитасы, Совет Армиясе геройларына багышланган сюита, «Уйлану», «Ватан», «Тракторчы кыз», «Лирик бишек» җыры һ.б. әсәрләре зур популярлык казанган. Аларның кайберләре Татарстан радиосы фондына да язылган.

ТАССРның атказанган артисты (1926 ел), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1934 ел), ТАССРның халык артисты (1944 ел). Халык уен коралларында уйнаучыларның I Бөтенсоюз смотрының II премиясе лауреаты (1939 ел, Мәскәү).

1958 елда Казанда вафат була.

1988 елда Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлады. Ике ел саен үткәрелә торган бу ярыш халыкара конкурска әверелде. Фәйзулла Туишев иҗаты бик күп музыкантларга өлге булды, аның үрнәгендә милләтнең башка гармунчылары үсеп чыкты.

ХАЛЫКТАН ЧЫККАН ТАЛАНТ

Сүзебез татарның беренче профессиональ гармунчысы Фәйзулла Туишев турында. Аның автобиографиясендә шундый юллар бар:

«Атам батрак иде… Минем балачагым хәерчелектә узды. Гаиләдә 13 бала. 8–9 яшемдә рус малайлары белән уйнаганымны хәтерлим, аларның төрле уенчыклары бар, тик мин генә хәерче — бернинди уен­чыгым да юк иде. Якын дустым — Ваня Кузнецов, ни өчен якын, чөнки аның гармуны бар! Бик яхшы булмаса да, гармун белән бик тә кызык­сынам. Кайчагында дустым гармунын миңа да биргәли — көй чыгарырга маташам, бервакыт мавыгып китеп, клапанын ваттым. Дустымнан эләкте, яңа гармун сатып алгач, ул миңа аны тоттырмады инде…»

Фәйзулла үз гармуны турында хыяллана. »…Менә мин үземә акча тупларга керештем — йөгереш ярышларында катнаша башладым, анда миңа 5 тиен, 10 тиен бирәләр. Шул юл белән мин 3 сумга якын акча тупладым һәм Мәләкәс шәһәрендәге ярминкәдән 2 сум 50 тиенгә гармун сатып алдым. Ул чакта мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше дип тойдым. Тик, кызганыч, әти яраткан гармунны — минем кыйммәтле коралымны кулымнан тартып алып, идәнгә ташлады һәм аяклары белән таптап изде, үземә дә эләкте».

Туган авылыннан Мәләкәскә күчкәч, Фәйзулла карусельләргә йөрергә ярата. Аны аттракцион үзе түгел, ә музыкантлар һәм артистлар кызык­сындыра торган була. Артист, музыкантлар гади кешеләрнең күңелен ача, аларга төрле кәмит күрсәтә. Бәләкәй Фәйзүк шулар тирәсендә чуала. Шаян, кызыксынучан малай үзе дә артистларның игътибарын җәлеп итә. Башта Фәйзук «подхватта» тора, ә соңрак куплетлар башкара, бии һәм гади акробатик күнегүләр ясый башлый. Гармунчылар чыгышын малай авызын ачып күзәтә, аларның уен коралы белән эш итүләре бигрәк тә кызыклы тоела аңа. «Карусель — ул минем өчен консерва­тория һәм музыка техникумы…», — дип яза соңрак Фәйзулла Туишев үзенең автобиографиясендә.

Татарлар «тальян гармун» дип атап йөрткән ко­рал ул вакытта ук халык арасында таралган булса да, аңа карата аеруча зур кызыксыну XX гасырның беренче унъеллыгында уяна. XIX гасырның 90 нчы елларында сәләтле рус гармунчысы Петр Невский исеме бөтен илгә яңгырый. Невский ярминкәләрдә, трактирларда, халык күңел ачкан урыннарда чы­гыш ясый. Бәлки, малай чагында Туишев таныл­ган артистны Мәләкәс ярминкәсендә күргәндер, сәнгать белгечләре дә шулай фаразлый.

Авырлык белән көн күрүче гаиләдә тәрбияләнгән, музыка мәктәбенә йөрмәгән, бернинди музыка уен коралы яңгырамаган мохиттә тәрбияләнеп тә, олы сәхнәгә чыккан, дөнья күләмендә танылган Федор Шаляпинга уйнарлык һиммәткә ирешкән Фәйзулла Туишевны халыктан чыккан талант дип кенә бәяләргә мөмкиндер. Җәй көннәрендә төрле мәйданнарда уйнап йөрсә, кыш айларын­да Мәләкәснең бер туе да аның катнашыннан башка узмаган. 12 яшендә инде ул тирә‑юньдә нык таныла. «Гармунчы Фәйзүк» Мәләкәстәге тамашаларда халык мәхәббәтен яулый, ә аннан соң гармунда уйнап акча эшли башлагач, гаиләдә­геләр дә җиңел сулап куя, күрәсең, эш калдырып йөрүче «гармунчы»га һәм уен коралына карата да мөнәсәбәт үзгәрә…

Мәләкәскә килгән артистларга ияреп, Фәйзулла беренче мәртәбә Казанга килә. Үсмер егет Масле­ница бәйрәмендә чыгыш ясый, аны барысы да рус егете дип кабул итә, чөнки төрле гармуннарда оста уйнаучы татарны күз алдына китерүе дә читен була әле ул вакытта. Җитмәсә, егет шәп итеп русча сөйләшә, рус халык көйләрен башкара… Ә менә аның мөселман икәнен белеп алгач, «Печән база­ры» әһелләре, шәригатькә каршы барганы өчен, музыкантның кирәген бирәләр. «Тәмуг кисәве»н, «шайтан малае»н тотып, һушыннан язганчы кый­ныйлар. Егет яңадан туган ягына кайтып китә, әмма гармунын кулыннан төшерми…

МИЛЛИ МУЗЕЙДАГЫ КОЛЛЕКЦИЯ

Россия шәһәрләре буйлап йөргәндә, Фәйзулла төрле халыкларның милли музыкаль традициялә­рен бик җиңел үзләштерә. Кавказ, Үзәк Россия, Украина һ.б. төбәкләрдә яшәүче халыкларның музыкасын бөтен нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре белән өйрәнә ул.

Татарстан Милли музеенда Фәйзулла Туишев­ның шактый бай коллекциясе, шәхси әйберләре саклана. Музейның фәнни хезмәткәрләре әлеге милли хәзинәдән күргәзмә оештырды. Биредә аның үзенчәлекле гармуннары, концерт костю­мы, читеге, фотосурәтләр, документлар, гаилә архивыннан алынган тавыш тәлинкәләре, халык тарафыннан аңа бүләк ителгән сувенирлар белән танышырга мөмкин.

«Фәйзулла Туишев үзенең коллекциясен музейга тапшыру турында 1956 елда, авырый башлагач сүз кузгата. Безнең фондтагы фотосурәттә сак­ланып калганча, ул анда бай гармуннары коллек­циясе фонында төшкән. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Касыймов белән коллекцияне фондка тапшыру турында сөйләшәләр. Ә коллек­ция үзе безгә 1959 елда гына килеп керә. Үзе вафат

булганнан соң, тормыш иптәше китереп тапшыра. Анда 25 документ һәм гармунчының 39 шәхси әйбере, шул исәптән 17 се төрле зурлыктагы, төр­ле формадагы гармуннары була. Алар XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Германия, Россиядә һәм башка илләрдә эшләнгән, күбесе Казан музыка уенчыклар фабрикасында җитештерелгән. Шуны­сы кызык: кайбер гармуннарга ул «Бәдерниса», «Мәрьям», «Асия», «Фәхерниса» кебек хатын‑кыз исемнәре биргән. Ә ни өчен икәне мәгълүм тү­гел», — дип сөйләде безгә Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Музейда сакланучы гармуннарның техник торышын атаклы музыкант Рәшит Мостафин да өйрәнеп чыккан. «Искитмәле гармунчының уен кораллары да үзенчәлекле. Алар төрле зур­лыкта, яңгырашлары да үзенчәлекле. Кайберләре Туишевка атап махсус эшләнгән», — ди Рәшит Мостафин. Аның фикеренчә, виртуоз музыкантның гармуннарына яңа сулыш өрергә кирәк, югыйсә, алар кибеп яраксызга чыгарга мөмкин. Чыннан да, күпне күргән, бай концерт тормышы узган уен кораллары фәнни яктан да өйрәнелергә тиеш. Әлеге гармуннарда милли сәнгатебезнең үткәне чагыла. Гомумән, гармунда уйнау, гармун ясаучы­лар мәсьәләсе бүгенге көндә кискен тора дияргә мөмкин. Аны ясаучылар да, гармунда уйнаучылар да бармак белән генә санарлык.

Музыкантның гармуннары төрле зурлыкта, ул аларның һәрберсендә виртуозларча төрле милләт әсәрләрен башкара алган. Гармунчының чыгышын түземсезлек белән көтеп ала торган булганнар, чөнки ул сәхнәдә чын-чынлап, хә­зерге тел белән әйтсәк, шоу оештырган. Бәләкәй гармуннардан башлап, зурракларына күчә яисә киресенчә, көй уйнаганда гармуннарны һавага чөеп‑чөеп ала, хәтта шул вакытта да гармуннар моң чыгарудан туктамый! Халык тамашаны авыз ачып күзәтә, соңыннан кайнар алкышларга күмә.

Истәлекләрдән күренгәнчә, Мәкәрҗә ярминкә­сендә 1910 елда Фәйзулла Туишев «Сәйяр» труппа­сы артистлары белән очраша. Әлеге очрашу аның татар көйләренә игътибарын арттыра. Моңарчы рус, чуваш көйләренә мөкиббән егет үз репертуа­рын татарның «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» әсәрләре белән баетып җибәрә. Ә татар халкы мондый чыгышларны, әлбәттә, шунда ук үз итә, гармунчы егетнең даны таралганнан-тарала.

МАҖАРАЛАРГА БАЙ ТОРМЫШ

1915 елда Петербургта Фәйзулла Туишев Федор Шаляпин белән очраша. Мәшһүр җырчы, музы­кантның талантын сизеп, аңа үзе белән концертта чыгыш ясарга тәкъдим итә. Шуннан соң Шаляпин белән Туишев дуслашып, тагын берничә концерт куялар.

Бервакыт татар артисты Иваново шәһәренә гар­мун ясаучы оста янына килә. Гастроль тормышы аның мул яшәешен тәэмин итә, үзенә теләгән уен коралын сатып алу өчен ул акчасын кызган­мый. Ивановода да 14 уен коралына заказ бирә. Заказны көтәргә кирәклеге ачыклангач, вакытны бушка уздырмау җәһәтеннән, Туишев шундагы бер ресторанга эшкә урнаша. Биредә ул Максим Горький белән очраша. Музыкант бу очрашу ту­рында болай дип язып калдыра: «Горький миңа: «Ә, күптәнге таныш, музыкант Туишев! Сез ни­чек монда килеп чыктыгыз? Сез бит ресторан гармунчысы түгел, ә безнең ватан солисты».

 Мин шәһәрдәге йомышымны һәм ресторанда эшләргә мәҗбүр булуымның сәбәбен аңлаттым… Горький мине табынга чакырды, аннары дусла­рына Казанда яшәве турында бик кызыклы итеп сөйләде. Мин Алексей Максимович өчен рус көйлә­рен башкардым… Аерылышыр алдыннан ул миңа болай диде: «Моннан тизрәк китәргә тырыш, бу кабак синең талантың өчен зарарлы!»

Татар музыкантының тормышы төрле маҗа­раларга бай. Туишев Самарада Красильников циркында эшли. Бервакыт янгын чыга һәм зур цирк бинасын ут ялмап ала. Икенче көнне, ян­гыннан соң, цирк директорының, артистларга хезмәт хакын түләмичә, шәһәрдән качканлыгы ачыклана. Бөтен труппа — кырыкка якын артист — эшсез, акчасыз кала. Фәйзулланың хәле тагын да мөшкелрәк, ике‑өч ай яшәгән фатиры өчен түләнмәгән, ә янгын чыкканчы, аның бүлмәсенә караклар кереп, бөтен милкен һәм бай гардеробын урлап чыккан була…

Туишевның һәр гастроле зур уңыш белән уза. Артистлык язмышы аны кая гына ташламый, кай­да гына чыгыш ясамый ул: Самара, Баку, Түбән Новгород, Петербург, Иркутск… Монголия, Кытай, Корея, Япония, Америка… Татар гармунчысы аяк баскан һәм уйнаган барлык шәһәрләрне, илләрне санап та бетерерлек түгел. Артистның үзенчәлекле музыкаль хәтергә ия булуы мәгъ­лүм, аның виртуоз бармаклары бер ярым тоннан да теләсә нинди көйне отып ала алган. Музыкант үз чыгышларына җитди әзерләнгән, фотоларга төшкән чагында да киемендәге һәр детальгә игътибар итә торган булган. Костюм-киемнәре бик затлы, болар артистның иҗаты шаулаган чактагы мул тормышына бер дәлил.

КАЗАН ЧОРЫ

Фәйзулла Туишев төрле җирләрдә яшәп, иҗат итсә дә, 1926 елда Казанда төпләнеп кала. Биредә гармун фабрикасын ачуда башлап йөри. Аны фаб­риканың техник советына баш белгеч, соңрак консультант итеп билгелиләр. Татар дәүләт фи­лармониясе оешкач, 1937 елда данлыклы музыкант биредә эшли башлый. Ачылганнан соң, аның төп солистларыннан берсе булып китә. Филар­мония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә, 1939 елдан даими рәвештә дәресләр бирә башлый.

Виртуоз музыкантның 1949 елның 17 авгус­тында язган васыятьнамәсендә мондый юллар бар: «Минем үлем очрагында үземнеке булган әйберләрне, музыка коралларын, картиналар, фатир торышын һәм башка предметларны, сат­мау шарты белән, хатыным Ләйлә Солтан кызы Туишевага васыять итәм. Хатыным вафатыннан соң, мин фатирымны һәм андагы әйберләрне — барысын да минем яраткан Совет дәүләтенә тапшырырга васыять итәм. Минем туганнарым да, хатынымның туганнары да мираска хокуклы түгел, мөлкәтем Совет власте заманында минем тарафтан җыелган. Бу диңгездәге тамчы булса да, мин республикама, орденлы Татариямә калды­рам… Республикамнан һәм хөкүмәттән, сәнгать эшләре буенча начальниктан, Министрлар Сове­тыннан минем шундый мәхәббәт белән җыелган почмак-музейның үз урынында калдырылуын үтенәм. Композиторлар берлегенең музей-поч­макта булган хәлләрне күзәтеп торуын сорыйм».

Әлеге васыятьнең ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыкла­вы читен, чөнки Фәйзулла Туишев гомеренең соң­гы елларын юклыкта уздыра. Заманында зур сум­малар түләп алган гармуннарының кайберләрен хәтта сатарга мәҗбүр була. Фәйзулла Туишевның вафатыннан соң, хатыны да кайбер истәлекле шәхси әйберләрне чыгарып сата, гармуннарының күпчелек өлеше эзсез югала. Күпсанлы истәлекле фотолары (1941 елда Муса Җәлил белән төшкән фотосурәте, Федор Шаляпин бүләк иткән истә­лек фотосы һ.б.лар), замандашларының хатлары, концерт афишалары, Александр Ключаревка имзаланган тәмәке савыты, Бөек Ватан сугышы вакытындагы чыгышлары өчен солдатларның рәхмәт хатлары һ.б.лар Татарстан Милли музее фондында саклана. Әлеге бай тупланма татарның беренче профессиональ гармунчысы турында әтрафлы католог төзергә дә мөмкинлек бирер иде. Күренекле шәхеснең кайбер документлары исә Татарстан Дәүләт архивында да саклана.

Заманында Фәйзулла Туишев иҗатын, тормы­шын яхшылап өйрәнгән язучы Фатыйх Хөсни дә, үзенчәлекле тормыш юлы узган, гаҗәеп кешеләр белән очрашкан маэстро турында китап язып булыр иде, дигән бит.

ХАТИРӘЛӘР…

 Фатыйма Вәлиева, музыка белгече:

— Фәйзулла Туишев — үз йөзе, үз башкару стиле булган гаять зур артист. Концерт программасыннан башлап, һәр нәрсә алдан уйланылган планга туры килә һәм образ тудыру идеясенә буйсындырыла. Сәхнәгә ашыкмый гына чыга ул, йөзе бик тә җитди, иреннәре кысылган, күзләре ярым йомык була. Аның куәтле артистлык темпераменты әсәрнең беренче авазларыннан ук мавыктырып, үз артыннан ияртеп алып китә. Ул кайвакыт үзе дә сизмәстән, менә дигән югары художестволы вариацияләр тудыра. Гармун­ның мөмкинлекләре чикле булуын бик яхшы белгән Туишев, анда башка төрле халык музыка коралла­рыныкына (мандолина, курай, балалайка) охшаган авазлар һәм хәтта кеше тавышлары чыгарып, төрле тембрдагы авазлар тудырырга омтыла.

Кирам Сатиев, баянчы, Татарстанның халык артисты:

— Казанга өченче мәртәбә килүендә Фәйзулла Туи­шев Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елда Мәскәүдә зур уңыш казанганнан соң, Туишев Петербург каласында да күренергә кирәк, дигән кыю фикергә килә. 1914 елда ул Петербургка китә. Аның «Халык йорты» залында оештырылган беренче концерты зур уңыш белән уза: аның исемен танылган рус гар­мунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исеме белән янәшә куялар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100