«Син бит татар кызы!» - «Сөембикә» журналы

Иң зур җиңү – үз-үзеңне җиңү, ди «Татар кызы-2019» финалында Татарстан данын яклаган Алия Әхмәтова.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», «Сөембикә», Гөлнур Сафиуллина). Алия – «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең Ижевск шәһәрендә узган финалында Татарстан данын яклады. Сынатмады! – Татар кызы булу зур җаваплылык, минемчә, – ди Алия ӘХМӘТОВА (Казан). – Татарча сөйләшү генә түгел әле бу. Әби-бабаларың, әти-әниең салган тәрбияне, гореф-гадәтләрне, милли моңнарны киләчәккә тапшыру бурычы да йөкләнгән сиңа. Боларның барысын сакламыйсың икән – чылбыр өзеләчәк... Мин үзем Яшел Үзән шәһәрендә туып-үстем, рус мәктәбендә белем алдым. Әмма мәхәббәтемнең берсе математика булса, икенчесе татар теле һәм әдәбияты иде. Җаныма татар рухы сеңдергән өчен иң беренче чиратта дәү әти-дәү әниләремә рәхмәтлемен. «Син бит татар кызы!» – дигән сүзне дәү әни миңа адым саен кабатлады: «Ипи кискәч, өстәлдә валчыгын калдырма, син бит татар кызы», «Өлкәннәр белән исәнләш, син бит татар кызы...»... Гел шулай булды! Әнием үскән төп йорт күршесендә – татар халкының олы мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйринең әбисе нигезе. Минем кебек ул да Бакырчыга кунакка килеп йөргәндер... Маһруй әбием – мулла кызы. Ул дүрт телдә сөйләшкән, Коръәнне яттан белгән. Бабай имән кебек нык, көчле кеше булган, тик аны сугыш аямаган... Әбием биш баласын үзе генә аякка бастырган. Тәрбиялелеге, уңганлыгы, укымышлылыгы, зыялы булуы ярдәм иткән аңа. Телләргә мәхәббәтем, белемгә омтылуым, бәлки, Маһруй әбиемнәндер дә?! Казан дәүләт икътисад университетын тәмамладым: берьюлы ике һөнәр алдым – мин икътисадчы да, тәрҗемәче дә. Теләк булса, барысына да вакыт җиткерәсең! Студент чагымда «Сәләт»нең бик күп проектларында катнаштым. «Сәләт» белән «Татар кызы» бәйгесе арасында турыдан-туры бәйләнеш бар кебек тоям... Безнең җәйләр гел авылда узды, шуңа күрә сәлкеш булырга бер тапкыр гына өлгердем. Аның каравы, университетка укырга керүгә иң беренче эш итеп «Сәләт»не эзләп киттем. Бу агымга мин бик теләп кушылдым! Татар теленең ни дәрәҗәдә популяр булу-булмавы бездән торуын шул вакытта ук аңладым. «Сәләт»тәге дуслар белән һәркайда – аланнарда, кафе, киноларда очрашканда үзара гел татарча аралашабыз. «Сәләт»нең максаты да – балаларда туган телдә сөйләшергә омтылыш уяту. Мин үзем шуны күз алдында тотып эшләдем. Ә «Сәләт-Монреаль» аланына әйдаман булып баргач (мин аңа зур конкурс узып эләктем!), тагын бер нәрсәне аңлап кайттым: читтә яшәгән милләттәшләр татар теленең кадерен күбрәк белә. Хәтта балаларына да шуны сеңдерергә өлгергәннәр. Мин моны «Татар кызы» бәйгесе вакытында да тойдым. Швециядә үскән Юлия: «Казанга килү минем өчен үзе бәхет!» – диде. Ә Саша гел: «Карелиядә татар мохите юк шул, миңа сезнең янда шундый рәхәт», – дип кабатлады. Ә бәйге... Бәйге барыбыз өчен дә тормыш мәктәбе булды. Килүгә оештыручылар: «Татар кызы» – матурлык бәйгесе генә түгел, аның рухы башка», – диделәр. Безнең арада көндәшлек булмады! Иң зур җиңү – үз-үзеңне җиңү, бу – шушы иде. Дуслаштык, бер гаиләгә әйләндек! Бергә яшәдек, репетицияләргә, очрашуларга йөрдек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде: йокламадык та бугай. Җир шарының төрле почмакларыннан җыелып тагын кайчан шулай аралаша алырбыз? Мондый мөмкинлекнең бары бер генә тапкыр бирелүен барыбыз да аңладык һәм бергә чакның кадерен белергә тырыштык. Җиңүче таҗын кигән Лилия өчен сөенгәндә без барыбыз да ихлас идек! Бәйгегә әзерлек көннәрендә гел милли костюмнардан йөрдек. Кая гына барсак та халыкның күзе бездә иде. Килеп дәшүчеләр булды. Шундый зур хөрмәт белән! Кешенең игътибарын ябык киемнәр белән күбрәк тә җәлеп итеп була икән. Гомумән, киемдәге берәр милли бизәк тә татарлыкны сакларга булыша дип саныйм. Әйтик, кулымдагы милли орнаментлар чигелгән сумка. Аның белән урамга чыгуга мин игътибар үзәгендә калам. Тирә-юньдәгеләр өчен татар кызына әйләнәм! «Татар кызы» бәйгесе тәмамланганнан бирле гел бер нәрсә турында хыялланам. Чын татар кызы булыр өчен ниләр эшләргә, нәрсәләр белергә кирәген өйрәтә торган бер мәктәп ачасы иде. (Австриянең «Школа леди» кебек мәктәбе нигә татарларда да булмаска тиеш әле?!) Ә чын татар егете булыр өчен нишләргә кирәк? Ир-егетләр тәрбияләү тагын да кыенрак бугай. («Татар кызы» бәйгесе тәмамлангач, энем Азат миннән: «Ә ни өчен егетләр өчен дә андый бәйге юк? Мин катнашып карар идем», – диде. Күбрәк русча сүзләр кушып сөйләшергә яраткан энемне алыштырдылар да куйдылар. Ә аңарга бәйгенең этапларын да үтәргә туры килсә?!) Юк, алай гына да түгел, гаилә мәктәбе булсын иде ул. Яшь әти-әниләр дә курслар узсын иде анда. Бездә үзен татар дип санаучылар бик күп, әмма, кызганыч, балалары аларга «мама» дип дәшә. Татар мохитенә эләксәләр, «әни» дип әйткәннәрен сизми дә калырлар иде... Бу хыялым чынга ашачагына, мондый мохитне тудыра алачагыма бик өметләнәм. Мөстәкыйльлеккә, тормышта максатлар куеп яшәргә мине әни өйрәтә. Иң якын кешем, дустым – ул! «Мин сине аңламыйм», дигән чагы юк аның. Инглиз теле өйрәнергә теләвемне иң элек әни хуплады. Төрле проектларда катнашырга гел ул өндәп тора. Магистратураны чит илдә үтәргә теләвемне белә: әти: «Ерак», – дип икеләнә, ә әни: «Бар!» – ди. Ул миңа бөтен яктан үрнәк! 45 яшендә икенче югары белем алды. Энем Азатны хоккейга йөртергә кирәк булгач, рульгә утырды. Әле курсларга язылды – инглиз теле өйрәнә. Икътисадчы һәм тәрҗемәче белгечләренең икесен берьюлы кайда кулланырмын икән дип уйлаган идем, таптым андый урынны: «Бала-Сити» халыкара кембридж мәктәбендә эшлим. Мин аны «эш түгел – хыял» дип атыйм... Анда әле күптән түгелмен, әмма инде тәҗрибәм артуын, җаваплылык үсүен, дөньяга карашым үзгәрүен сизәм. Бездә чаралар инглиз телендә уза. Чит илдән килгән укытучылар, балалар белән дә бары тик инглиз телендә сөйләшәбез. Чит илдән килгән хезмәттәшләрем өчен «Татар кызы» бәйгесендә катнашуым бер вакыйгага әйләнде. Иң күп сорауны алар яудырды. Матурлык бәйгесендә су коену костюмыннан дефиле булырга тиеш дип беләләр бит. Юк икәнен ишеткәч, башта гаҗәпләнделәр, аннан сокландылар. «Менә нинди халык икән сез!» – диделәр. Бу сүзләрне ишеткәндә, мин дә горурландым: «Татар кызы» – татарны дөньяга таныта!